|
Ришат САДЫЙКОВ Чиләбедә яшәп иҗат итә, Акмулла исемендәге татар-башкорт әдәби берләшмәсендә шөгыльләнә.
УРАЛЫМ
Гаҗәп матур Көньяк Урал җире,
Сансыз анда күлләр, болыннар.
Тау башында нарат урманнары,
Күл тирәсен бизи каеннар.
Җәйге таңнар алсуланып ата,
Күл өстендә сыек томаннар.
Каеннарга кунып кошлар сайрый,
Чыклы үлән чемтә боланнар.
Томан пәрдәсенә күмелгән дә,
Күлнең уртасында көймәдән
Бер балыкчы кармак салган таңда,
Иртән йокы татлы, димәгән.
Кура, нарат, чия, мүк җиләге,
Ә гөмбәсе җыеп бетмәслек.
Абагалар, урман чәчәкләрен
Ат күкрәге ерып үтмәслек.
Ямен табам, килсәм урманнарга,
Дәваланам күлләр ләменнән.
Нарат исен сулап күкрәк туймый,
Ләззәтләнәм җиләк тәменнән.
Кышын салкын, җәен эссе монда,
Кары билдән, яңгыр чиләкләп...
Ике гомер яшәр идем, Урал,
Синең кочагыңда иркенләп.
Бер, ике, өч... кәккүк кычкыруы
Сихри тавыш диеп юралган.
Тәңрем, тәкъдиреңнән узалмадым,
Аерылмадым Көньяк Уралдан.
"Мәйдан" № 6, 2010.
|