|
(1948-1992)
Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Күзкәй авылында туган. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, комсомол путевкасы белән Кама буендагы яшьлек шәһәре — Түбән Кама төзелешенә килә һәм нефть-химия комбинатында өч елга якын слесарь булып эшли. 1969—1974 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Казан телестудиясендә редактор, аннары «Татарстан яшьләре» газетасы, «Ялкын», «Казан утлары» журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1983 елдан бирле ул —Татарстан Язучылар союзының Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре.
Фәннур Сафин матур әдәбиятка бик яшьли килеп, башлангыч мәктәптә укыганда ук беренче шигъри тәҗрибәләре белән «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленинчы» газеталарында күренә башлый. Студентлык елларында иҗат иткән шигырьләре исә «Беренче карлыгачлар» (1970), «Юл башы» (1972) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрә.
Шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы — «Кеше юлга чыкса» (1976) исемле җыентыгы «Җитмешенче еллар Корчагиннары» дигән Бөтенсоюз конкурсына куелып, җиңүчеләрнең берсе итеп таныла.
Ф. Сафин — нигездә лирик шагыйрь. Аның шигырьләре яшьлек романтикасы белән мул сугарылган булып, үз замандашларының күңел кичерешләре, туган җир, туган табигать турында лирик уйланулар рәвешендә кабул ителә. Аның лирикасына халыкчанлык, беркадәр моңсулык һәм җорлык хас. Бу сыйфатлар аның «Сез кемнәр?», «Тынлык» һәм «Күкчәчәк» исемле чираттагы җыентыкларына кергән поэма һәм шигырьләрендә дә ачык сиземләнә.
Фәннур Сафин—1978 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|