|
Гөлфинә Сәях кызы Сәрвәрова (Вәгыйзова).
Чаян йолдызлыгы астында туганмын, ямьле Мөслим якларында, Ык буенда үстем. Урта белем алгач, Казан дәүләт университетына, журналистика бүлегенә юл тоттым. Аны тәмамлагач, Мөслим район гәҗитендә тәрҗемәче, хәбәрче булып эшләдем.
1995 елдан Алабугада яшим, хакимиятнең матбугат үзәген җитәклим. Гашыйк булганда яисә көчле тетрәнү кичергәндә шигырьләр туа.
"Чулман язлары" күмәк җыентыгы, 1997.
|