|
Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы 4 май көнне туган.
Эксклюзив көмеш беләзекне Ләйсән Юнысова тапшырды
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият басмаханәсендә узган Россия Федерациясе төбәкләренең татар матбугат басмалары баш мөхәррирләренең семинары кысаларында, күрше төбәкләрдән килгән милли җанлы коллегаларыбызга бүләкләр тапшыру кебек күңелле мизгелләр дә булды. Шуның ачык мисалы итеп, “Саф чишмә” газетасы мөхәррире Фәвия Сафиуллинага эксклюзив көмеш беләзек тапшырылуын билгеләп узарга була.
Екатеринбург өлкәсе (Урал татарлары) татар конгрессының башкарма директоры, өлкәнең татарлар өчен чыгып килә торган “Саф чишмә” газетасының баш редакторы, Милли медиа-холдинг рәисе, “Азатлык” радиосының Урал төбәгендәге махсус хәбәрчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәренә бу махсус бүләкне “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова тапшырды.
Фәвия Сафиуллина Арча районы Ташкичү авылында дөньяга килгән. Урта мәктәпне Яңа Кенәрдә тәмамлаган. Үзе турында ул: “Хыялый, хисчән бала идем...”, - ди. Буш вакыты булганда Фәвия табигатькә, чишмә буйларына чыгып киткән, каеннар белән серләшкән. “Су буендагы тирәктә кереп утыра торган куышыма кадәр бар иде минем. “Кыргыйланып” йөрүемнең сәбәбе – мин балакчактан ук тотлыга идем. Шуңа, күрәсең, кешеләрдән читенсенгәнмен, табигать белән аралашу рәхәт булган инде”, - аның сүзләре “Сөембикә” журналының 2010 елгы декабрь санында аның турыдагы язмада урын алган.
1999 нчы елдан “Сөембикә” журналы редакторы “Ак калфак” республика иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстанның иҗтимагый тормышына, татар телен һәм традицияләрне саклап калуга, милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән гүзәл затларга кулдан эшләнгән кашлы көмеш беләзек бүләк итә. Бу беләзектә Бакый Урманченың Сөембикә ханбикә портреты уелып төшерелгән (авторы – Бакый Урманче премиясе лауреаты Наилә Кумысникова.
Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен браслет белән Софья Гобәйдуллина, Шәмсия Апакай (АКШ), Гультан Ураллы (төркия), Фәридә Кудашева (Башкортостан), Әлфинур Гафурова (Петербург), Бибинур Сабирова (Төмән), Нәзифә Кәримова (Мәскәү), Наилә Потеева-Фатыйхова (Әстерхан) бүләкләнгән. Бу бүләккә Татарстан лидер-хатын-кызлары да лаек булган. Алар, Зилә Вәлиева, Роза Туфыйтуллова, Камәрия Хәмидуллина, Мөслимә Латыйпова, Әлмирә Әдиятуллина һәм башкалар.
www.Tatar-inform.ru
|