|
(1938-12991)
Булат (Бикбулат) Вәли (Вәлиулла) улы Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районьь Сопра авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлың башлый: 1961 елга кадәр Себер шәһәрләрендә (Ом, Салехард) һәм Төмән өлкәсендә йөкче, бетончы, маляр, китапханәче булып эшли. 1961 елда экстерн тәртибендә гомуми урта мәктәп программасы буенча имтихан тоткач, Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның татар филологиясе бүлегенә укырга керә, әмма бераздан укуын ташлап, яңадан хезмәт юлын дәвам иттерә: Фрунзе, Сургут, Баку, Казан һәм Төмән шәһәрләрендә төрле эшләрдә эшли. Хезмәтеннән аерыл» мыйча укып, 1974 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының, (Мәскәү) поэзия бүлеген тәмамлый.
Б. Сөләймановның беренче шигырьләре алтмышынчы еллар башында «Татарстан яшьләре» газетасында басыла. Соңга таба «Казан утлары»,, '<Ялкын» журналларында, «Беренче карлыгачлар» (1970) исемле күмәк җыентыкта, «Идел» альманахында (1976) шигъри цикллары белән күренә. Аерым шигырьләре русча тәрҗемәдә «Юность», «Сибирские огни» журналларында, «Литературная Россия» атналык газетасында һәм альманахларда да («Тверской бульвар», 1970; «Вдохновение», 1979) басылалар. 1980 елда Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнең «Таңнар фонтаны» исемле мөстәкыйль җыентыгын бастырып чыгарды.
Б. Сөләйманов шигырьләре нигездә интим-лирик характерда булып, беренче нәүбәттә алар Себер җиренең, кешеләренең үзенчәлекле сыйфатларын чагылдырырга омтылуы, этнографик детальләргә бай булуы белән хәтердә кала.
Б. Сөләйманов —1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Таңнар фонтаны: Шигырьләр /С. Хәким кереш сүзе.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—95 б. 2000.— (Яшь шагыйрьнең беренче китабы).
Рец.: Маннапов Ш. Себер киңлегеннән.—Казан утлары, 1981, № 3, 167—168 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|