|
(1895-1939)
Революциягә кадәр үк матбугатта шигъри әсәрләре белән исеме күренгән һәм егерменче еллар татар совет поэзиясендә актив эшләгән шагыйрь һәм журналист Әбрар Сәгыйди (Әбрар Закир улы Сәгыйтев) 1895 елның 14 апрелендә Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан АССРның Апас районы) Кече Кошман авылында туа. 1912—1916 елларда Казанның «Мәрҗания» мәдрәсәсендә һәм Учительская семинариядә белем ала, соңыннан мөгаллим булып эшли. Романтизм рухында язылган беренче шигырьләре 1914 елда «Кояш» газетасында басылып чыга. 1915— 1916 елларда шигырьләре һәм поэмалары («Кыр әбие», «Абыем хатлары») «Шура», «Сөембикә», «Ак юл» журналларында, «Тормыш», «Йолдыз» газеталарында еш басыла, 1916 һәм 1917 елда исә «Сугыштан абыем хатлары», «Ирек азаны» исемле ике шигъри җыентыгы дөнья күрә.
Октябрь революциясеннән соң, 1918—1920 елларда, Ә. Сәгыйди Казанда «Эшче» һәм «Татарстан хәбәрләре» газеталарында әдәби хезмәткәр, секретарь урынбасары һәм бүлек мөдире булып эшли. Журналист буларак, күренекле партия һәм совет эшлеклеләре (Г. Ибраһимов, В. Шәфигуллин, Б. Мансуров һ. б.) белән якыннан танышу-аралашу, хезмәт ияләре белән тыгыз бәйләнештә яшәү Ә. Сәгыйдинең иҗат офыкларын киңәйтеп җибәрә: аның идея-эстетик карашлары тирәнәя, әдәби осталыгы үсә һәм иҗатының тематикасы байый. Аның бу чор поэзиясендә азат хезмәт, эшче-крестьян союзы, бөтен дөнья эшчеләренең интернациональ бердәмлеге идеяләре төп мотив булып әверелә. Шушы ук елларда язучы әдәби тәрҗемә һәм драматургия жанрында да каләмен сынап карый. Рабиндранат Тагор, Уолт Уитмен һәм пролетар шагыйре Демьян Бедныйның аерым шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә, «Сахра кызы», «Ишан улы», «Кызыл тау» исемле пьесаларын яза. «Сахра кызы» драмасы 1928 елны Татар дәүләт академия театрында, аннан соң Мәскәү үзәк татар эшче театры сәхнәсендә уйнала.
Ә. Сәгыйдинең Октябрь революциясеннән соңгы публицистик эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. 1919—1921 еллар арасында «Эш», «Эшче», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында аның агымдагы төрле иҗтимагый-политик, хуҗалык һәм культура-агарту мәсьәләләрен яктырткан кырыклап мәкаләсе басыла.
1925—1927 елларда Ә. Сәгыйди Зөя кантонының Башкарма комитетында консультант-тәрҗемәче һәм татар телен гамәлгә ашыру инструкторы булып эшли. 1927 елның көзеннән ул мәгариф системасына эшкә күчә: Норлат район бүлегендә инспектор була, Зөя, Ослан, Кошман, Карауҗа һәм Кай-быч мәктәпләрендә укыта.
Әбрар Сәгыйди каты авырудан соң 1939 елның 1 апрелендә туган авылы Кече Кошманда вафат була.
БИБЛИОГРАФИЯ
Ирек азаны: (Хөррият шигырьләре мәҗмугасы).— Казан: Мәгариф, 1917.—31 б.
Сугыштан абыем хатлары: [Шигырь белән язылган].—2-басма.— Казан: Шәмсетдин Хөсәенов варәсәсе, 1917.— 16 б.
Яшьләр иле: [Шигырьләр].— Казан: Шәрекъ яшь коммунистлары мәркәз бюросы нәшр., 1921.— 24 б. 10000.— Кит. авт.: Әбү Сәгыйть.
Умарта бакчасы: [Шигырь].— Казан: Татгосиздат, 1930.—15 б. 5000.— Кит. авт.: Әбү Сәгыйть.
Эш курае: [Шигырь]. (III—уку елы өчен).—Казан: Татиздат, 1930.— 12 б. 10000. (Укучы к-ханәсе).— Кит. авт.: Әбү Сәгыйть.
Әсәрләре
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|