Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

ХИСАП КӨНЕ

Соңгы ун-унбиш елда дөньяга әллә нәрсә булды. Бу беренче чиратта планетада һава шартларының кискен үзгәрә баруында чагыла — кышлар җылы, хәтта ара-тирә яңгырлар да явып ала, җәйләр исә салкын, яшелчәләр дә өлгереп җитә алмый. Дөньяда һәлакәтләр күбәеп китте, бер сәбәпсез дигәндәй, илләрне тоташ су баса, зур-зур мәйданнарда айлар буе янгыннар котырына, төрле җирләрдә локаль сугышлар кабынып китә, дини каршылыклар, социаль тетрәнүләр көчәя, тоталитар режимнар егыла... Шунысы гаҗәп — хөкем сөргән шушы хаос һәм буталчыклыкка карамастан, илләр һәм халыкларның үзара якынаю юллары эзләве, шул нигездә дөнъяда барган хәлләргә уртак караш һәм мөнәсәбәт булдырырга тырышуы да күзгә нык ташлана, гүя алар планетада бергәләп яшәү кагыйдәләре, ысуллары табарга омтылалар. Шушы хәлләрне күзәтеп торган кешедә ниндидер көчләр кешелек дөньясы үзенең яшәү рәвеше һәм киләчәге турында уйлансын өчен мондый вәзгыятьне махсус тудырмыймы дигән фикер дә туа.

Соңгы елларда шомлы фаразлары белән кеше күңеленә хәвеф салучы күрәзәчеләр һәм ялган пәйгамбәрләр дә күбәеп китте. Астрология чәчәк ата, кулына гәзит-журнал алган кеше иң элек анда урнаштырылган йолдызнамәгә күз салырга ашыга, буталышкан дөньяга кереп чумган адәми затның үзен ни-нәрсә ләр көткәнен беләсе, эш-гамәлләре һәм язмышы турында мәгълүмат аласы килә. Чыннан да, соңгы ун елда бигрәк тә ярсып киткән дөнья кеше күңелендә хәвефле уйлар кузгата: бу хәлләр нәрсә белән бетәр? Кая барабыз? Безне алда ниләр көтә? Бер нәрсәгә ышанып бетеп һәм алдан планлаштырып булмый торган мондый болгавыр заман тагын күпме дәвам итәр?

Әйе, буталчыклык, билгесезлек хөкем сөргән мохиттә яшәү кешегә зур кыенлыклар тудыра — бу стресс китереп чыгара, көчне ала. Адәм баласы үз-үзенә ышанган хәлдә тормышын нык нигезгә корырга омтыла, әмма барысын аңлатып биргән, күңелгә ышаныч һәм ныклык иңдергән чын хакыйкатьне ачып салучы юк, бары тик дөреслеге шик тудырган фаразлар, пәйгамбәрлек итүләр, чамалаулар гына бар. Билгесез лектә һәм борчу хисләренә уралып яшәгән адәми зат, аптырагач, дин китапларына мөрәҗәгать итә, анда күп гасырлар буе кешелек дөньясының исенә төшерелеп килгән Ахырзаман, Кыямәт көне, Мәхшәр көне хакындагы урыннарны эзләп таба. Шулай аның күз алдына заманнар төкәнгәндә кешелек дөньясы кичерәчәк дәһшәтле Хисап көне күләгәсе килеп баса.

Бәлки, кешелек дөньясы шушы илаһи вакыйгага— Хисап көненә якынлашып киләдер, бәлки, тиздән җир йөзендә зур һәлакәтләр башланып, диннәрдә күрсәтелгәнчә, адәм балаларын Раббыбызның ышанычын аклаганнарга һәм Ул күрсәткән юлдан бармаганнарга бүлү булачактыр? Безгә мәгълүм классик диннәрнең Төп Китаплары барысы да шул хакта сөйли түгелме соң? Барысы да, заманнар төкәнгәндә кешелек дөньясын Хисап көне көтә, адәм балалары кылган гамәлләре өчен имтихан тотачак, дип күрсәтә түгелме соң?

Борынгы классик диннәрдән саналган иудаизм, ягъни яһүдиләр дине "Даниил пәйгамбәр китабы "нда (ул Ветхий Завет—Иске Гаһедтә урын алган) бу Көн турында түбәндәгеләрне сөйли — бәян Даниил пәйгамбәр исеменнән алып барыла:

"Менә, ниһаять, мин тәхет куелганны һәм шул тәхеттә Ходайның (Библиядә—Ветхий Днями) урын алганын күрдем. Аның өстендә кардай ак кием, чәчләре саф дулкын сыман, тәхете ут ялкыныдай, аның тәгәрмәчләре — уттай дөрлиләр. Аның алдыннан сузылып утлы елга ага; Аңа меңнәр һәм меңнәр хезмәт күрсәтә, бихисап халыклар язмышы хәл ителгәнне көтеп Аның алдында тора. Хөкемдарлар урын ала һәм Китаплар ачыла". (7: 9-10)

"Китаплар"ның нинди китаплар икәнен аңлатып торуның, бәлки, кирәге дә юктыр, һәркем диярлек җир йөзендә кылган барлык эш-гамәлләре өчен генә түгел, әйткән сүзе, хәтта уйлаган уе өчен җавап тотачагын белә булса кирәк. Шушы Гамәл Китапларында тупланган мәгълүматларга карап һәркемгә бәя бирелә һәм Раббыбызның хөкеме чыгарыла.

Даниил пәйгамбәргә бу манзара әле безнең эрага кадәр үк күрсәтелә, ул дәвердә Хисап көненә әле бик ерак була. Шулай да киләчәктә кешелек дөньясын җитди сынаулар көткәне адәм балаларының хәтеренә салып куела, ул Көнне беркемнең беркемгә ярдәм итә алмаячагы турында кисәтелә, гамьсез кешелек дөньясының моны истә тотуына өмет ителә.

Гасырлар артыннан гасырлар уза, Җирдә тормыш үзгәрә тора, мәшһүр патшалыклар, дәүләтләр бер-бер артлы тарих томаны эченә кереп гаип була бара. Адәми зат акрынлап белем һәм акыл туплый, күп нәрсәләргә өйрәнә. Элегрәк бирелгән диннәр тора-бара искерә, заман таләпләренә җавап бирми башлый. Шулай яңа рухи тәгълимат сыйфатында христиан дине туа. Гайсә пәйгамбәр исеменә бәйле бу дин адәм балаларына үзгәрәк рухи кыйммәтләр һәм башкача фикер йөртү, яшәү рәвеше тәкъдим итә.Яңа Гаһедтә (Новый Завет) урын алган "Иоанн Богословка ачылганнар" ("Откровение Иоанна Богослова") дип аталган китапта киләчәктә Җирдә Хисап көне булачагы тагын бер кат искә төшерелә:

"Мин күз салдым һәм ак болыт күрдем, болыт өстендә Адәм Углы сыман берәү (Библиядә кайвакыт Иисус Христос шулай дип атала —С.Ш.) утыра иде: башында алтын таҗ, кулында үткен урак. (Күктәге) гыйбадәтханәдән бер фәрештә чыкты да болытта утыручыга көчле тавыш белән әйтте: "Урагыңны эшкә җик, ура башла, чөнки уракка төшәр вакыт җитте, җирдә игеннәр инде өлгерде", һәм болытта утыручы урагын җиргә төшерде, һәм җирдә игеннәр урып алынды". (14:14-16).

Библиядә кешелек дөньясы үтәргә тиешле имтихан шундый символлар аша тасвирлана. Урак — Раббыбыз кулындагы Илаһи Корал, Аның Ихтыяры, ә Җирдә өлгергән игеннәр — Хисап көне аша үтәргә тиешле кешелек дөньясы. Сынау Көне инде якынлашып килә. Менә ни сәбәпле Яңа Гаһедтә кешегә бик тә таныш күренеш — игеннәрне уру сурәтләнә.

Чыннан да, кешелек дөньясы Раббыбыз тарафыннан чәчелгән иген кыры түгелмени? Табигый, вакыты җиткәч, бу кырдан мул уңыш җыеп алу күздә тотыла. Менә шушы символик картина аша адәм балаларына Хисап көненең ничегрәк узачагы күрсәтелә. Әмма сынау көннәре әле килеп җитмәгән, яшәү тәртибеңне үзгәртергә һәм тәүбә кылырга вакыт бар.

Әмма христиан дине дә үз Вазыйфасын үтәп җиткерә алмаганга охшый. Тора-бара Гайсә пәйгамбәр аша бирелгән тәгълимат зур үзгәрешләр кичерә, аның асылы бозыла, яңа дин төрле тармакларга бүленә. Бер сүз белән әйткәндә, бу дин дә үзенең баштагы сафлыгын саклап кала алмый.

Хисап көне дигән төшенчәне тарихи перспективада тикшерә башласаң, ирексездән, бер күренеш игътибарны җәлеп итә. Әйтик, әгәр дә яһүдиләр ди^ндә бу дөньякүләм вакыйга эпик картиналар аша гаять тыныч рәвештә бирелгән булса, христиан диненә караган чыганакларда ул кешелек дөньясы кылган гамәлләрдән күңел кайту, борчылу, хәтта ярсу хисләре белән тасвирлана. Текстка ныклап кисәтү, куркыту төсмерләре килеп керә ("Иоанн Богословка ачылганнар "да):

"Ул Ходайның ярсу шәрабен эчәр, көчле шәрабен, Аның нәфрәтендә кайнап чыкканын...". (14: 10).

"һәм Фәрештә урагын җиргә төшерде, һәм җирдә йөземнәрне кисеп алды, һәм Ходайның бөек ачуы чарына ыргытты". (14: 19).

"һәм мин гыйбадәтханә эченнән җиде фәрештәгә әйтелгән көчле тавыш ишеттем: барыгыз һәм Ходай ачуының җиде касәсен җир өстенә түгегез". (16: 1).

Вакытлар үтү белән тарих мәйданында соңгы классик дин —Ислам урын алгач, Раббыбызның кешелек дөньясы кылган гамәлләрдән разый булмавы үзен бик нык сиздерә һәм бу хәл Коръәндә дә чагылыш таба. Коръән Хисап көнен, Мәхшәр көнен, Кыямәт көнен кешелек дөньясы тарихында көтелгән иң зур вакыйга буларак гел искә төшереп тора. һәм аны бик якын торган вакыйга буларак тасвирлый.

"Әй, кешеләр! Раббыгыздан куркыгыз. Чөнки ул Сәгатьтәге сынаулар Бик дәһшәтле булачак". (22 : 1). Аллаһ тарафыннан билгеләнгән бу Көндә (Сәгатьтә) башланган коточкыч һәлакәтләр җир йөзен бөтенләй танымас хәлгә китерәчәк. Кешелек дөньясы бу көнне Соңгы Сынауны узачак. 81 нче сурәдә ул менә ничек сурәтләнә:

"Кояш бөрешеп калыр, йолдызлар таркалыр, таулар кубарылыр, дөяләр караучысыз булыр, кыргый җәнлекләр бер урынга тупланырлар, диңгезләр күпереп ярларыннан чыгар, җаннар (кылган эшләренә карап) 6ер-6ерсенкән аерылыр, тереләй җиргә күмелгән кыз баладан: "Нинди гөнаһың өчен сине харап иттеләр?"—дип сорарлар; Гамәл Дәфтәрләре ачылып (бар нәрсә) фаш ителер, күкләр бушап калыр, җәһәннәм ут бөркеп торыр, җәннәт якынаер, — шул чакта һәр адәми затның җаны үз-үзенә ниләр әзерләгәнен ап-ачык күрер". (81: 1-14).

һәм Хисап көненең тетрәндергеч манзарасын сурәтләп күрсәткәннән соң кешелек дөньясына Аллаһ исеменнән фундаменталь сорау -бирелә:

" Кая юл тотасыз?
Бу бит халыклар өчен,
Туры юлдан барырга теләгәннәр өчен
Бер вәгазьдер ". (81: 26 -28).

Әйе, кешелек дөньясы яшәгәндә бу бөек сорау беркайчан да үзенең актуальлеген югалтмаячак. Аңа төгәл җавап таба алмыйча, әллә инде табарга да теләмичә, менә без өченче меңъеллыкның капкаларын ачып кердек — әгәр вакыт исәбен Гайсә пәйгамбәрдән саный башласак. Аңа кадәр күпме меңнәр, миллион еллар узганын бер Раббыбыз үзе генә белә. Кешелек дөньясы инде сабый бала түгел —байтак дәверләрне кичерде, нәтиҗә ясар вакыт җитмәдеме? Ә нәтиҗәне Раббыбыз үзе ясый —Хисап көне аша. Ә Хисап көненә барыбыз да ышанабызмы соң? Күпчелек аны куркытып тәрбияләү максатыннан уйлап чыгарылган әкият, дини мифология дип санамыймы? Ә Күкләрнең меңнәрчә еллар буе җир йөзендә таралган рухи тәгълиматлар аша безгә ирештереп торган кисәтүе әкият яки уйдырма була аламы? Алай дип уйларга берәр төрле нигез бармы? Бәлки, кемдер без корган дөньяны, моннан 12,5 мең ел элек булып узган Атлантида һәлакәтеннән соң кабат аякка баскан дөньяны, иң алдынгы һәм камил акыл белән төзелгән дөнъя дип саный торгандыр. Бәлки, кемдер үтеп киткән берничә мең ел эчендә безнең нинди комфорт һәм фән-техника казанышларына ирешүебезне дәлил итеп китерергә җыенадыр. Ул чакта ни өчен Җирдә яшәү елдан-ел кыенлаша бара, саф һава, чиста су һәм чиста азык-төлек кимегәннән кими? Гарип туган балалар саны арта? Без төзегән коточкыч зур калалар Җир тәнендәге яман шешне хәтерләтә, ал ар да яшәү елдан-ел авырая, кешеләр машина төтененнән тончыга. Бәс, шулай икән, димәк, без корган дөнья бигүк дөрес юлдан бармыйча, ниндидер ялгыш юнәлешкә кереп киткән түгелме? һәм кабат безнең алга Коръәндәге төп сорау килеп баса:

" Кая юл тотасыз?.."
Бу сорауны безгә Раббыбыз Үзе бирә, бу сорау кешелек дөньясы өчен бер заманда да көн тәртибеннән төшмәде һәм төшмәячәк. Бу сорау адәми заттан һәрвакыт акыл һәм рухият таләп итте. Әмма аны ишетүчеләр, колакка алучылар гына санаулы булды. Инде менә барысы өчен дә җавап бирер, өлгергәнлегебезгә имтихан тотар вакыт җитте.

* * *
Заманнар төкәнгәндә кешелек дөньясының зур сынаулар һәм тетрәнүләр аша үтәчәге турында диннәр генә түгел, башка чыганаклар да искә төшереп торды. 20 йөз, бигрәк тә аның икенче яртысы Кешелек Дөньясы Остазларыннан килгән мөрәҗәгатьләргә гаять бай булды. Аларда кешелек дөньясының тиздән өр-яңа үсеш дәверенә керәчәге, Җирдәге тәртипләрнең һәм яшәү рәвешенең үзгәрәчәге, адәмнәрнең бераздан башка нигезләргә корылган яңа дөньяга аяк басачагы турында әйтелеп килде. Бу яңа дөньяга аяк басар алдыннан кешелек дөньясы Хисап көне аша үтәчәк. Хисап көне адәм балалары өчен Яңа Дәвергә атлап керү имтиханын тапшыруның бер баскычы булачак. Бу Яңа Дәвердә планетабыз рухи яктан югарырак дәрәҗәгә күтәреләчәк,—нәкъ шул сәбәпле, вакыты җиткәч, Хисап көне үткәрү планлаштырылган була да инде. Моннан ничә мең еллар элек! Аның барышында кешеләр рухи өлгергәнлек җәһәтеннән Раббыбыз таләпләренә җавап бирүчеләргә һәм җавап бирмәүчеләргә бүленәчәк. Ашлыкны кибәктән аеру булачак.

Шулай да, бу Хисап көне дигәннәре кайчан булачак соң? Гомумән, ул булачакмы? Күп дәверләр буе ул Күкләрнең төп сере була килде. Җирдә яшәгән бер генә кеше дә аның төгәл вакытын белә алмады, һәм шунысы сәер — диннәрнең әлеге мәсьәләне гел кузгатып, искә төшереп торуына карамастан, Хисап көне һаман саен ерак киләчәккә чигерелеп килә. Бу хәл Яңа Гаһедтә дә чагылыш таба, анда апостол Петр исеменнән болай диелә: "Сезгә бер нәрсә ачык булырга тиеш, газизләрем, Ходайның бер көне мең елга тиң һәм мең елы бер көн кебек. Кайберәүләр моны акрынлык дип уйласа да, Ходай вәгъдәсен үтәми калмый; Ул безгә карата түземлелек күрсәтә, берәүнең дә һәлак булуын теләми, барлык кешеләрнең дә тәүбәгә килүенә өметләнә. Ходайның ул көне, төнге угры сыман, сиздермичә килер, һәм күкләр, тавышлар чыгарып, урыныннан күчәр, уянган табигать көчләре таралыр, Җир һәм андагы бар нәрсә янып бетәр". (Петрның2нче хаты. 3: 8-10).

Бу мәсьәлә гасырлар, мең еллар буе фәһемле кешеләргә тынычлык бирмәгән, алар аңа җавап табарга тырышкан. Коръән дә аны әйләнеп узмый: "Кыямәт Сәгатенең кайчан сугачагын бары тик Аллаһ кына белә". (31 : 34). Икенче бер урында Яңа Гаһедне сүзгә-сүз диярлек кабатлый: "Ул Сәгать (Хисап көне) һичшиксез киләчәк. Мин (аның кайчан киләчәген) белгертмәм, һәркем ни кылса, шуның әҗерен алсын, дип". (20 : 15). Әмма Аллаһ кешелек дөньясының әхлакый халәтен әйбәт белә, шуңа күрә аның рухи яктан уянуына артык өметләнми:

"Кыямәт көне һичшиксез киләчәк! Монда бернинди шик тә булуы мөмкин түгел. Тик кешеләрнең күбесе моңа ышанмый". (40 : 59).

Менә шулай бернигә ышанмыйча без инде өченче меңьеллыкка килеп кердек. Телевизор экраннарына, гәзит-журнал битләренә күз салыгыз —анда мондый мәсьәләләр күтәреләме? Үзара сүз берләшеп, дөньяның үсеш тенденцияләренә юнәлеш бирүче дәүләт җитәкчеләре мондый мәсьәләләрне күтәреп чыгамы? Халыкара сәясәт, икътисад, банк системасы, сәүдә, сугыш һәм солых мәсьәләләре — менә нинди темалар даими игътибар үзәгендә. Әмма мондый очрашулар вакытында кешелек дөньясының рухи халәте һәм аны яңа баскычка күтәрү юллары турында кайчан да булса сүз алып барылганы бармы? Бу хакта ләм-мим, гүя аңа "табу" салынган диярсең. Мондый мәсьәләләр бары тик галимнәрнең тар даирәсендә генә тикшерелә. Ә аларның сүзенә кем колак сала?

Әйтергә кирәк, булачак Хисап көне турындагы хәбәрләр кешелек дөньясына күптән бирелеп килә һәм заманча, фәнни яктан нигезле итеп бирелә. Баштарак әлеге материалларда көтелгән Хисап көне кисәк кенә үтәргә тиешле процесс буларак тасвирлана иде. Бу борынгы вариант буенча, Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән Хисап көне беркем көтмәгәндә-искәрмәгәндә килә һәм шул вакытта бөтен кешелек дөньясына һәм аерым кешегә илаһи хөкем чыгарыла. Әмма тора-бара бу Программага үзгәрешләр кертелде һәм алар гаять җитди үзгәрешләр булып чыкты.

Хикмәт шунда ки, кешелек дөньясы үзенең үсеш темплары, рухи халәте белән Хисап көнен уздыруның Әүвәлге Планы кысаларына һич тә сыя алмый, ул үсешендә гел каядыр читкә тайпыла, артка кала, шул сәбәпле аның үсеше тоткарлана килә. Әгәр дә бу шартларда Хисап көне борынгы вариант буенча берьюлы үткәрелсә, кешелек дөньясы артык зур югалтулар кичерер иде.

Чыннан да, Раббыбыз тарафыннан яралтылган һәр җан гаять зур үсеш юлы узган һәм Раббыбыз аны югалтырга теләми. Җаннар Җирдә һәм башка дөньяларда күп тапкырлар гәүдәләнгән, аларны тәрбия кылуга һәм эволюция юлыннан алып баруга күп көч, хезмәт һәм вакыт сарыф ителгән, һәм шундый җанны югалту исраф ителгән энергияне, вакытны әрәм итү булыр иде. Шул сәбәпле бер селтәнүдә "ашлыкны кибәктән аеру"га караганда кешеләргә котылып калу мөмкинлеге бирү дөресрәк түгелмени?

Шулай килеп туган вәзгыять аркасында Раббыбыз Әүвәлге Планына кайбер үзгәрешләр кертә, Җирдә Хисап көнен үткәрүнең йомшаграк вариантын сайлый. Бу процесс 1998 елның 5 июлендә бирелгән бер мәгълүматта бик ачык чагылыш таба (текстның төгәллеген саклау өчен аны тәрҗемә итмичә генә китерәбез):

"...в данное время условиями спасения и выживания людей будет принятие новых идей, воззрений, которые будут направлены на изменение физических тел людей. Новое мировоззрение приведет в работу новый механизм вибраций, которые в свою очередь, заставят по другому работать клетки организма, перестраивая его постепенно в нужном для эволюции направлении. Это совершенно новый прием постепенного, плавного перехода человечества в новое качество. Это Час "X" протяженный во времени" (Послания Иерархов группе русских учеников. Книга 4. С.-Петербург, 1999. -С. 218).

Шушы фундаменталь мәсьәләне хәл итүдә Раббыбыз, Аның күпсанлы Ярдәмчеләре генә түгел, сәләтләрен ачкан кешеләр дә катнаша.

1998 елның 3 августында бирелгән мәгълүматта мәсьәлә тагын да ачыклана төшә: "Российские контактеры совместно с посредниками из Америки и некоторых других стран дают человечеству огромные сведения от Вознесенных Владык и представителей других Галактик, других Солнечных Систем. (...) Все в Космосе, во Вселенной находится в напряженном ожидании решающего поворотного момента. Великие труды Космической Иерархии с совместными усилиями воплощенного человечества дали возможность изменить Планы Единого.

Поворотный момент (Хисап көне—Ш.С.)не будет сиюминутным, то есть слишком скоротечным Часом "X", но при содействии продвинутых духовно душ человеческих, будет проходить плавно с наименыпими болезненными приемами, которые, так или иначе, необходимы для очистки светлой силы от тьмы. Для нас —момент, для человечества —это могут быть годы..." (Шунда ук. 303 - 304 б.).

Бу хәбәрнең Санкт-Петербургтагы төркемгә 1998 елның 3 августында тапшырылуын тагын бер кат искә төшереп үтик.

Шулай итеп, Раббыбыз Әүвәлге Планын үзгәртә һәм шул сәбәпле Хисап көнен йомшаграк рәвештә, берничә өлешкә бүлеп үткәрү көн тәртибенә килеп баса. Дөнья меңәр еллар буе адәм балаларының исенә төшерелеп килгән шушы Олуг Көнне көтеп яши башлый. Ул Көн килдеме, килсә —ничек килде?

Хисап көне якынлашуын бөтенләй белмәгән кешелек дөньясы үз мәшәкатьләре белән яшәвен дәвам итә. Әмма инде Сәгать сугар көн котылгысыз рәвештә якынлаша бара, тик аның төгәл вакыты бер Раббыбызга гына билгеле була. Ниһаять, ул Көн килеп җитә, Сәгать суга.

Әгәр дә без ул көнне чыккан абруйлы дөнья гәзитләренә күз салсак, кешелек дөньясының язмышы хәл ителгән шундый көндә адәм балаларын нинди мәсьәләләр кызыксындырганын ап-ачык күрер идек. Шуннан чыгып кешелек дөнъясының рухи-әхлакый халәтен дә чамаларга мөмкин.

Инде әйтелгәнчә, Раббыбыз кешеләрне саклап калу өчен Хисап көнен йомшаграк рәвештә үткәрүне кулай дип таба, дөньяны кара көчләрдән чистарту өчен, сынауларны берничә өлешкә бүлеп уздырырга һәм кешелек дөньясын рухи яктан яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрергә карар кыла. Әйтергә кирәк, кешеләр гомер-гомергә Хисап көне, Кыямәт көне белән кызыксынып килгәннәр, аның төгәл вакытын белергә омтылганнар. Бу хәл дини чыганакларда да чагылыш таба, шул исәптән Коръәндә дә әлеге мәсьәлә күтәрелә:

"Синнән Кыямәт көненең кайчан киләчәген сорыйлар. Әйт син аларга (и Мөхәммәд): "Бу хакта Аллаһ үзе генә белә, диген. Аның вакытын Аннан башка зат ачыклый алмас. Күкләр вә җирдәгеләр өчен бу кыен мәсьәлә. Ул (Көн) сезгә көтмәгәндә килер". (7: 187). Чыннан да, Хисап көне кешелек дөньясы һич көтмәгәндә башлана. Бу хәл 2002 елның 2 июнендә 00 сәгать 02 минутта була һәм 2 минут дәвам итә. Шул ике минут вакыт эчендә Җир планетасындагы бөтен нәрсә Хөкем үлчәве аша уза. Шул ук көнне контактёр иптәшебезгә Раббыбыздан хәбәр килә:

"Шушы көннән Җирдә Хисап көне башлана, һәркем ни кылган булса, шуның әҗерен алачак, һәр кешегә үзенә тиешле урын әзерләп куелган. Сүз белән гамәл —ул сәбәп һәм аның нәтиҗәсе, кылган эшең һәм аның өчен җавап тоту. Элекке тормышларда булган гөнаһларны Мин гафу итәм, бу тормышта кылганнар өчен җавап бирергә туры киләчәк. Хисап көне Җирне явызлыктан һәм әшәкелектән чистартачак, Җирнең үсешен бик нык алга җибәрәчәк һәм аңа дөньядагы иң гүзәл цивилизацияләрнең берсенә әверелергә ярдәм итәчәк. Амин. Раббыгыз. 2.06.2002".

Вакыйгаларны бераз ашыктырып, алга сикереп, әлеге планетакүләм вакыйгага Раббыбыз тарафыннан соңрак бирелгән аңлатманы китереп үтү дөрес булыр сыман. 2003 елның 26 маенда алынган хәбәрдә шундый нәтиҗә ясала:

"Хисап көне кешелек дөньясының бик күп проблемаларын ачып салды, ал арны хәл итәргә кирәк. Кешелек дөньясының бер халәттән икенче халәткә күчәргә әзер түгеллеге ачыкланды, гади генә итеп әйткәндә —ул чистарынырга һәм яхшырырга әле әзер түгел. Ул әлегә тирес өстендә азык эзләп чокынган карганы хәтерләтә, тирә-якта ни барганын да, үзенең нинди хәлдә икәнен дә аңларлык дәрәҗәдә түгел. Явыз көчләр моннан бик оста файдалана, аның башын миңгерәйтә һәм ялгыш юлга өстери. Мондый үсеш юлы — илаһи юл түгел һәм ул кешене тупикка алып бара... Кешелек дөньясының 82 проценты үзе яшәгән сазлыктан чыгарга әзер, 4 проценты икеләнә, сазлыкта калуны кулай күрүчеләр 14 процентны тәшкил итә. Амин. Раббыгыз. 26.05.2003".

Шулай итеп, Җирдә узган Хисап көне кешелек дөньясының нинди рухи халәттә яшәвен тулысыңча ачып сала. Аның хәле бик авыр булганга, сынауны уза алмаган кешеләрне коткару өчен өстәмә чаралар үткәрү сорала. Сынауны үтә алмаганнар әле артык күп була. Аларны коткарып калу өчен нишләргә кирәк соң? Беренче чиратта, кешенең энергетикасын нормаль хәлгә китерү сорала. Начар энергетика —ул төрле авырулар, газаплар, таушалган нервлар, тормыштан ризасызлык һәм шулар нәтиҗәсендә дөньядан иртә китү дигән сүз. Болар кемнәргә файдалы соң? Әлбәттә инде, кара көчләргә. Алар фәкать тискәре хисләр энергиясе белән туенып яши.

Көн тәртибенә кешеләрне коткарып калу мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп баса. Ә моны Раббыбыз Үзе генә башкарып чыга ала. Илаһи энергияләр тылсым көченә ия. Әмма Җирдә зур сынаулар — Хисап көне башлануын һәм нинди процесслар барганын белмәгән адәм балалары тормышны элеккечә дәвам итә — бер-берсенә зыян сала, алдаша, гөнаһларын арттыра, әхлак кануннарын бозып, Раббыбыздан һаман ераклаша бара. Шулай кешеләр үз-үзләрен пычрак энергетика белән тутыра, пычрак энергетика исә тора-бара төрле авырулар рәвешендә физик тәндә төртеп чыга. Хәлнең берничек тә яхшырмавын күреп торган Раббыбыз Җирдә башланган Хисап көнен дәвам иттерергә карар кыла.

Шулай Хисап көне сынауларының икенче этабы —Мәхшәр көне килә. Мәхшәр көне 2002 елның 27 декабрендә 6 сәгать 25 минутта башлана. Берничә айдан соң, ягъни 2003 елның 6 апрелендә Раббыбыздан килгән хәбәрдә бу сынауның мәгънәсе болай аңлатыла:

"Дөнья икенче тапкыр Хисап көне аша узды, бу юлы зуррак таләпләр куелды. Кешеләрнең 20 проценты Мәхшәр көне сынавын узды, 80 проценты уза алмады. Алар иң кадерле нәрсәләрен югалтты —аурасыз, энергетик тәнсез һәм җансыз калды. Проблемалары артты..."

Хисап көне узганнан соң адәм балаларын тагын да җитдирәк сынау —Мәхшәр көне аша үткәрү нигә кирәк булды икән соң? Югарыда китерелгән хәбәрнең дәвамында бу сорауга ачык җавап бар: "Моның сәбәбе — кешеләрнең үз көчләрен» артык ышануында һәм, Ходайны онытып, үзләрен Аңа каршы куюында. Дөнья куу, матдиятчелек рухияттан өстен куелды, мал-мөлкәт туплау омтылышы кеше акылын буйсындырды. Матдиятчелекнең рухияттан өстен куелуына түзеп тору мөмкинлеге калмады".

Кешеләрдәге рухият белән матдият плюс 6 белән минус 6 арасында тирбәлгән диапазонда чагыштырылса, Раббыбыз аларның нисбәтен түбәндәгечә билгели: кешеләрдә матдият плюс 6 (ягъни 100 процент), ә рухият бары тик минус 4 дәрәҗәсендә генә калган, һәм шул ук хәбәрдә мәсьәләгә өстәмә ачыклык кертелә: "Кеше аңындагы мондый тайпылыш аның рухи үсешен туктатты. Бу әле кешеләр азрак укый башлады дигән сүз түгел, әмма уку аларга инде рухи үсеш бирми, киресенчә, читкә алып китә иде. Ак һәм кара көчләр арасындагы каршылык шушы нигездә барлыкка килде, һәр көч кешелек дөньясын үз ягына тарта иде".

Җир йөзендә дәвамлы Хисап көне үткәрү моның белән тәмамланмый, адәм балаларына ярдәм итү йөзеннән Раббыбыз аларга Амнистия бирә. Амнистия, билгеле булганча, гөнаһларны кичерүне аңлата, гәрчә, моңа һәркем һәм һәрвакытта да лаек булып чыга алмаса да. һәрхәлдә, кешегә амнистия бирү —ул аның гөнаһларын аванс рәвешендә гафу итүне һәм киләчәктә тәртибенә карата ризасызлык булмауны күздә тота.

Раббыбыз тарафыннан ясалган Беренче Амнистия 2003 елның 25 гыйнварында 17 сәгать 02 минутта үтә. Мәхшәр көне белән Беренче Амнистия арасындагы бер ай вакыт эчендә кешеләрдә берәр төрле үзгәреш булганмы соң, дигән сорау туа. Бу сорауга Раббыбызның 2003 елның 6 апрелендәге хәбәрендә ачык җавап бар:

"Беренчедән, кешеләр үзләрендәге саулык энергетикасын, яшәү энергетикасын, аң энергетикасын югалттылар.

Икенчедән, элекке чирләре тагын да көчәеп китте һәм катлауланды. Өченчедән, кеща килеп туган вәзгыятьтән чыгу юлын күрми һәм аңа беркем дә ярдәм итә алмый иде!

Дүртенчедән, бу хәл аның дөньяда яшәү вакыты бетеп килүне аңлата иде. Кешеләр авырый һәм дөньядан китә башлады, бу хәл кара көчләрнең энергетик яктан көчәеп китүенә китерде, ал арның энергетикасы һаман ныгыды, үзләре үрчеде һәм Җирдә явызлык артканнан-арта барды. Әгәр дә Мәхшәр көнен үткәргәндә (27.12.2002) дөньяда явызлык энергиясе минус 2 дәрәҗәсе белән билгеләнсә, бер айдан соң, кешеләргә Беренче Амнистия ясалган көнне (25.01.2003), явызлык энергиясе инде плюс 6 га кадәр җиткән иде".

Раббыбыз тарафыннан кешеләргә ясалган Беренче Амнистия нәтиҗәсендә явыз көчләрне туендырып торган энергия каналы ябып куела.

Кабат Раббыбыздан алынган хәбәргә мөрәҗәгать итик:

"Мәхшәр көне сынавын үтеп, адәми зат нәрсәгә иреште соң? Амнистия алганнарга яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлек бирелде. Алар да кабат аура, энергетик тән һәм җан барлыкка килде. Мәхшәр көне сынавын уза алмаганнарның хәле гаять катлауланды, авырулары көчәйде һәм алар өчен дөньядан китү вакыты якынайды".

һәм бу хәбәр аяныч нәтиҗә белән төгәлләнә: "Мәхшәр көне узды. Кешеләрнең хәле гадәттән тыш авыр. Аларны бер Раббыгыз гына дәвалый ала".

Җир йөзендә вакыйгалар куерганнан-куера барса да, алар яшерен төстә алып барыла. Кеше дигәнең үзенең гадәти эшләре белән шөгыльләнә, планнар кора, тик күпчелек кешеләр үз язмышының үзенең рухи-әхлакый халәтенә, яшәү һәм фикер йөртү рәвешенә, тәртибенә бәйле булуын аңлаудан әле бик ерак тора. Беренче Амнистиядән соң бер ай чамасы вакыт узгач, 2003 елның 22 февралендә 18 сәгать 25 минутта Раббыбыз адәм балаларына ярдәм кулы сузу йөзеннән Җирдә Икенче Амнистия ясый. Шулай кешеләрне дәвалау һәм коткару дәвам итә. Амнистия ясалган саен кешегә Җирдә яшәү, Раббыбыз күрсәткән юлга аяк басу, Аның кануннарын үтәү мөмкинлеге тудырыла.

Ә без, адәмнәр, Раббыбызның бу Рәхмәтләрен ничек кабул иттек соң? Күпчелек кешеләр: "Ә без берни белмәдек!"—дип җавап бирер. Алдан кисәтелеп куелгач, ул Хисап көне буламыни?! Дин китаплары аша гасырлар буе бу хакта искә төшерелеп киленмәдемени? Хисап көне сиздермичә килер, дип кисәтелмәдемени? Ә безнең күңелебез, интуициябез, җаныбыз нигә аваз салмаган? Әллә инде без, матди тормышка артык бирелеп китеп, аларның барлыгын бөтенләй диярлек оныттыкмы? Ничәшәр мәртәбә Җирдә гәүдәләнеп яшәгән җаныбыз, күп цивилизацияләрдә тәҗрибә һәм гакыл туплаган илаһи җаныбыз ни өчен шундый сынаулар якынлашуын безгә белгертмәде, искәртмәде икән соң? Ул бит барысын да сизә, белеп тора. Ни өчен без аңа мөрәҗәгать итмибез дә аның пышылдавын ишетергә теләмибез? Әллә инде аның барлыгын бөтенләй оныттыкмы? Аның Раббыбыз тарафыннан безгә бүләк ителгән илаһи очкын икәнен истән чыгардыкмы?

Әмма Раббыбыз моның белән Җирдә башланган чистарту процессын, кешелек дөньясын иләк аша үткәрүне туктатмый, күбрәк җаннарны саклап калу өчен, Өченче Амнистия ясый. Аның алдыннан контактёр иптәшебез аша шундый хәбәр алына:

"Бүген 2003 елның 28 мартында Җирдә бик зур вакыйга булачак. Бу көн кешеләрнең хәтеренә уелып калачак, чөнки ул Җирдәге кешелек дөньясы өчен төп вакыйгаларның берсе буларак теркәлеп калачак. Бу вакыйга Өченче Амнистия дип атала. Ул 19 сәгать 15 минутта көтелә. Бу Амнистия адәми затка нәрсә бирә соң? Беренче һәм Икенче Амнистияләр кешеләрнең Ходай тәгалә рәхмәтен кабул итәргә һәм рухи үсеш юлына басарга әзер түгеллеген күрсәтте. Шуңа да карамастан, Ходай тәгалә Җир кешеләренә туры юлга басарга һәм акылга килергә тагын бер мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә вәзгыять шундый аяныч ки, бары тик 60 процент кешеләр генә Хисап көне сынавың үтте һәм ал арның аурасы бар.

Явызлыкка киртә кую һәм аның туену чыганакларын юкка чыгару ялгыш юлдан киткән кешеләрне чистарту, аларны Ходай тәгалә юлына кайтару мөмкинлеге бирде. Өченче Амнистия дә барлык кешеләр өчен түгел, ул Хисап көнен уза алмаган 9 процент кешене генә коткара".

Шулай итеп, адәм балалары өчен Өченче Амнистия ясалганнан соң да бик күп кеше әле аның шифалы йогынтысыннан читтә кала, бу исә ал арның аурасы, энергетик тәне дәваланмаган, тәнне ташлап киткән җаны (дөресрәге—рухы) үз урынына кире кайтарылмаган дигәнне аңлата. Андый кешеләрнең гомере бик нык кыскара, алар тиздән җир йөзен ташлап китәргә тиеш була. Әмма Раббыбызга һәр җан кадерле һәм Ул, күп ташламалар ясап булса да, аларны мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга омтыла. Адәм балаларына карата булган мәрхәмәте, аларны ЧЫН АТАЛАРЧА ЯРАТУЫ Раббыбызны адәм балаларын коткарып калу өчен тагын бер омтылыш ясарга этәрә. Шулай 2003 елның 6 апрелендә 20 сәгать 00 минутта Җирдә Дүртенче Амнистия була.

Җир йөзендә кешеләргә сиздермичә алып барылган дәвамлы Хисап көне, төрле этаплар үтеп, бик күпләрне явыз көчләр кочагыннан тартып ала, аларга, Галәм масштаблары белән чагыштырганда бик кечкенә булса да, гаҗәеп матур Җир планетасында яшәүләрен дәвам иттерү мөмкинлеге тудыра. Әмма Дүртенче Амнистиядән соң да Җирдә Хисап көне имтиханнарын узмаган кешеләр, димәк, җаннар әле байтак кала. Аларны нишләтергә? Явыз көчләр кочагында калдырып, ул җаннарны шушы көчләргә бүләк итәргәме? һич юк, бу акылсызлык булыр иде. һәм Раббыбыз гадәти булмаган карар кабул итә— Җир йөзендә Гомуми Амнистия үткәрергә һәм шуның белән Дәвамлы Хисап Көненә нокта куярга карар кыла. Гомуми Амнистия Җирдә яшәүчеләрнең байтагы өчен истәлекле көндә — 2003 елның 9 маенда 11 сәгать 25 минутта ясала. (Моны очраклы хәл дип уйламыйсыздыр бит?!). Русиядә яшәүчеләр бу көнне кара көчләр гәүдәләнеше булган фашизмны Җиңү бәйрәмен билгеләп үтте. Шәһәрләрдә урамнар тулы халык, мәйданнарда, бина фасадларында әләмнәр җилферди, оркестрлар дәртле маршлар уйный, парадлар, демонстрацияләр үткәрелә. Кешеләр кояшның ягымлы нурларына, язның җылы-матур көненә сөенешеп ял итәләр, табигатькә чыгалар, дачага барып, җирдә казыналар. Әмма беркем дә Җирдә нинди Бөек Көн тууын абайламый. Бу көнне адәм балаларының күпчелеге Раббыбыз тарафыннан гафу ителә, алар Гомуми Амнистиянең шифала канаты астына алына.
Шулай итеп, бу көнне кешелек дөньясы эволюция юлын дәвам итү өчен ифрат җитди имтихан тапшырды дип исәпләргә нигез бар. 2002 елның 2 июнендә башланып киткән Хисап көне сынаулары 2003 елның 9 маендагы Гомуми Амнистия белән тәмам була. Ул 11 ай да 7 көн дәвам итә. Хисап көне сынаулары кешеләр өчен уңай, йомшак рәвештә үткәрелә. Раббыбыз күпчелек җаннарны коткарып кала, шуның белән Ул безгә Илаһи Мәрхәмәтен күрсәтә.

Кеше дигәнең бик сәер зат бит ул. Әле бу мәкалә язылганчы мин, кулымдагы материалларга таянып, кайбер кешеләргә җир йөзендә булып узган шушы планетакүләм вакыйгалар турында сөйләп карадым, тик реакция һәрвакыт бертөрле булды —һәрберсе миңа шикләнеп карады. Җирдә халыкларны тетрәндерерлек вакыйга булганы юк бит, алай яшерен рәвештә үткәч, ул нинди Хисап көне була соң инде, дигән җавап ишетергә туры килде. Кешелек дөньясы үзен канга батырган, җәзалаган-җж|эалаган тираннарны, диктаторларны гына исендә калдырырга сәләтле, күрәсең. Илаһи ТМәрхәмәтне кабул итәргә ул әле әзер түгел ахрысы.

2003 елның 11 маенда, Гомуми Амнистиядән соң ике көн үткәч, Раббыбыздан кабул ителгән хәбәрдә бу вакыйгага шундый нәтиҗә ясала: "Хисап көне 2002 елның 2 июнендә башланды һәм 2003 елның 9 маенда тәмамланды. Бу көнне кешеләргә Гомуми Амнистия ясалды һәм, 98 процент адәм балалары Хисап көнен узып, ауралы, энергетик тәнле һәм җанлы кеше булуга иреште. Хисап көнен узмаган 2 процент кешегә Гомуми Амнистия ясалмады, алар җәмгыять өчен хәтәр кешеләр".

Бер елга якын Җирдә дәвамлы Хисап көне барды. Шушы вакыт эчендә кара көчләр йогынтысында булган җаннарны коткарып калу өчен Җирдә һәм Күктә киеренке эш, көрәш дәвам итте. Киләчәктә бу катлаулы процессның этапларын җентекләп тасвирлаучы затлар әле табылыр дип уйларга кирәк. Әлбәттә, Җирне һәм кешелек дөньясын чистарту, нурландыру җиңел генә бармый, төрле каршылыкларны җиңеп чыгар өчен яңадан-яңа ысуллар табарга, чишелешләр эзләргә туры килә. Тик бу бер ел дәвамында алып барылган көрәшне санаулы кешеләр генә белә,—күпчелек үз тормышы белән яши, кайдадыр хезмәт итә, планнар кора, балалар үстерә, карьера ясый, тормышын көйләү белән шөгыльләнә. Әмма боларның барысын да кабул иткән хәлдә, үз-үзебезгә сорау бирик: "Җаныбыз авазына колак салмыйча, Раббыбызны онытсак — без нәрсәгә ирешә алачакбыз? Төзегән дөньябызда Раббыбызга урын калдырмыйча, шәхсән үзебез өчен генә бәхет утравы оештыру тормышка ашмаслык хыял, бер иллюзия генә булып калмасмы? Барысы да ахыр чиктә Раббыбызга барып тоташа түгелме? Аны инкяр итеп, торШппта нәрсәгә дә булса ирешеп буламы?"

Җир йөзендә яшәүче кешеләрнең күбесе өчен бу әлегә гаять актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Хисап көне инде формаль яктан төгәлләнгән булса да, Раббыбызның безгә карата куелган таләпләре һич тә кимеми, хәтта арта гына төшә дип әйтергә мөмкин. Кешелек дөньясына үсеш өчен бирелгән мәгълүм вакыт аралыгы төгәлләнеп килә, тиздән ул үзгә рухи халәткә күчәргә тиеш. Җирдә Хисап көне үткәрү шушы процессның бер этабы булып тора. Бүгенге көндә кешелек дөньясын иләк аша үткәрү кебек бер эш алып барыла. Галәм безгә һәрвакыт ниндидер ташламалар ясап торыр дип уйлау беркатлылык булыр иде. Анда кануннар катгый, билгеләнгән вакытка әзер булмасаң, сафтан төшәсең дә каласың. Бирелгән мөмкинлектән файдаланмасаң — үзеңә үпкәлә! Без, кешеләр, моны аңлыйбызмы соң? Дөньябыз яхшырамы? Раббыбыз күрсәткән юлдан барабызмы? Аның кануннары буенча яшибезме? Сорау туа: Хисап көне сынауларын уза алмаган кешеләргә нишләргә кала соң? Бүгенге көндә алар алдына бик катлаулы мәсьәләләр килеп басты. Аларны ничек хәл итәргә? Гомумән, ал арны хәл итеп буламы? Пычрак энергия белән тулган кешеләргә яшәү мөмкинлеге каламы? Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәлә җир йөзендә күпме яшәү срокларына кайтып кала. Бүгенге көндә моны Раббыбыздан ярдәм алучы бик югары квалификацияле дәвалаучылар гына хәл итә ала. Бу очракта да рухият алгы сафка чыга, соңгы сүзне ул әйтә.

Җирдә Хисап көне узды, тик Имтихан тоту дәвам итә...


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013