Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?

Илаһи Гакыл кешелек дөньясына төрле формаларда иңә—диннәр, рухи тәгълиматлар, пәйгамбәрләр белән акыл ияләренең өйрәтмәләре, вәгазьләре рәвешендә, шулай ук фәнни һәм фәлсәфи трактатлар, гениаль шагыйрь, язучы, рәссам, сынчы әсәрләре, уйлап табучыларның идеяләре мисалында һ.б. төрләрдә. Шулай безгә Кукләрдән рухи ярдәм килеп тора. Бу элемтә беркайчан да өзелеп тормаган. Әгәр дә без кешелек дөньясы тарихын күздән кичерсәк, әлеге элемтәнең кайсы заманда җанланганын, кайсы дәвердә сүрелебрәк торганын ачык күргән булыр идек. Җир йөзендә Нур—Яктылык һәм Караңгылык, Томаналык дәверләре чиратлашып килә, алар арасында туктаусыз көрәш бара, эле берсе, әле икенчесе өскә чыга.

Без бугенге көндә кичергән заманны чын мәгънәсендә адәми затның Күкләр белән гаять актив элемтәгә кергән дәвере дип бәяләргә мөмкин. Бугенге көндә Тәрбиячеләребездән иңгән мәгълүматлар, киңәшләр, өйрәтмәләр шул хакта сөйли.

Кешелек дөньясы җитди сынаулар дәверенә аяк баскан шушы заманда адәми зат узенең нинди тарихи юллар узганын, нәрсәгә ирешкәнен һәм нинди мөмкинлекләрне кулдан ычкындырганын аңларга тырыша, чөнки фәкать шушы нигездә генә, хаталарны төзәтеп, алга барып булачагын ул аңлый. Соңгы елларда диннәргә карата да мөнәсәбәт узгәрә. Бер яктан, хәзерге көндә диннәрнең кабат җанлануы, бастырылып яткан еллар өчен реванш алырга, мөмкин кадәр күбрәк җаннарны уз канаты астына кертергә омтылуы кузәтелә, икенче яктан, җәмгыятьнең укымышлы катламы диннең һәр сузен сукырларча кабул итудән ерак тора. Хәзер кеше динне, аның тәгълиматын тарих, фән, фәлсәфә бизмәненә салып улчәп карарга, хакыйкатьне әзер килеш йотып җибәрмичә, фикер иләге аша уздырырга, аны узе эзләп табарга тырыша. Теге яки бу дини тәгълимат нинди нигездә усеп чыккан, нинди тарихи-социалъ ихтыяҗ аркасында ул көчәеп киткән, халыкларны уз байрагы астына туплый алган. Теге яки бу диннең асыл тәгълиматы ни дәрәҗәдә заман таләпләренә җавап бирә, әллә инде җавап биреп җиткерә алмый. Мәгълум бер дин кешегә ни дәрәҗәдә бугенге заманны, кискен үзгәрешләр чорына килеп кергән катлаулы дөньяны аңларга ярдәм итә, әллә андый йөкне инде кутәрә алмый.

Дөньяда диннәр күп булса да, һәр диннең үзәген кешелек дөньясына җиткерелергә тиешле төп фикерләр тәшкил итә: адәми затның Раббибыз тарафыннан яралтылуы, кешенең илаһи зат булуы, Раббысы белән рухи элемтәдә торганда, Ул курсәткән юлдан барганда бәхеткә, һәртөрле бәрәкәткә ирешуе, андый адәмне Раббыбызның явыз көчләрдән саклавы һ.б. Моннан тыш кайбер диннәрнең төп китапларында кешелек дөньясы тарихында булып узган һәм киләчәктә көтелгән төп вакыйгалар да теркәлә, шулай алар гасырлар, мең еллар буе һәр буынның хәтеренә төшерелеп килә. Шушы күзлектән чыгып карасак, диннәр бу ген без килеп кергән һәлиткеч Күчеш Дәвере хакында берәр суз әйтәме?

Без кичергән заман турында ул чыганакларда ниләр бар? Нинди төп вакыйга даими рәвештә адәми затның исенә төшерелеп килә?

Инде диннәрне күздән кичерик. Әмма артык җәелеп китмәс өчен узебезне чикләргә туры килер, чөнки җир йөзендә диннәр күп, аларны колачлап алу мөмкин тугел. Шуңа курә өч классик дингә—иудаизм, христиан һәм ислам диннәренә тукталыйк. Безне кызыксындырган мәсьәлә бу диннәрдә ничек куела һәм ничек хәл ителә?

Шушы өч диннең төп чыганакларын барлый башласак, андый вакыйганың кешелек дөньясы кичерәчәк Хисап көне булуында бернинди шик калмый. Кузәтуебезне хронологик тәртиптә алып барсак, щ әувәл яһудиләр диненә мөрәҗәгать итәргә тиеш булабыз. Ул әлеге өч диннец иң борынгысы—безнең эрага кадәр 1 нче меңъеллыкта ук барлыкка килгән. Иудаизмның байтак чыганаклары Библиянең борынгы өлеше Иске Гаһедтә (Ветхий Завет) тупланган. Бер уңайдан шунысын да искәрпжп утик: яһудиләр Библиянең әувәлге өлеше булган Иске Гаһедне генә таный, Яңа Гаһедтә (Новый Завет) Гайсә пәйгамбәр һәм аның апостоллары яктыртылганга—аны кабул итми. Бу хәл узе ук диннәр арасында бер-берсенә көнчел, хәтта, әйтергә мөмкин, дошманы мөнәсәбәт яшәвен күрсәтә. Бу хәл бар халыклар өчен уртак булган Раббыбызны булгәләу галәмәте дип бәяләнергә тиештер, мөгаен. Димәк, Иске Гаһед...


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013