Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?

Шушы сынау елларында адәми зат нинди таләпләргә җавап бирергә, үзендә нинди сыйфатларны үстерергә һәм нинди кимчелекләрдән арынып өлгерергә тиеш соң? Эзотерик әдәбиятта бу таләпләр ап-ачык итеп куела, чөнки үз көченә кергән Планетар канун аларның һәр кешегә җиткерелүен таләп итә. һәр кеше сынауларны уңышлы үтү, эволюциянең яңа дәверенә атлап керү өчен ТӨП ДҮРТ ПРИНЦИПНЫ аңларга тиеш. Нинди принциплар соң алар? Беренче принцип —кеше Җирдә яшәгәндә физик үсеш, хис һәм акыл ягыннан мөмкин кадәр югарырак, камилрәк баскычка күтәрелергә тиеш. Икенче принцип —кеше үзенең Илаһи Зат икәнлеген белергә, җанының Раббыбыздан бүленеп чыккан Нур һәм Ярату хисеннән хасил булуын аңлап яшәргә тиеш.

Өченче принцип — кешенең ихтыяр ирке Җиһанда беркем тартып алалмый торган универсаль хокукны тәшкил итә. Шуңа да карамастан, Раббыбыз мисалындагы бөек идеал кешене Аның ихтыярына буйсынып яшәргә чакыра, кешедән шуны өмет итә.

Дүртенче принцип — аерым кеше таләпләренә җавап бирү-бирмәүгә карамастан, Җиһан — Раббыбыз тарафыннан яралтылган изге нәрсә. Адәми зат моны аңлап яшәргә тиеш.

Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләре әйтүенчә, бүгенге көндә шушы дүрт принцип Галәмнән килгән нурланышлар тәэсире белән дә, җир йөзендәге гаммәви мәгълүмат чаралары аша да һәр кешенең исенә төшерелә. Ләкин күпчелек моны күңеле белән сизенсә дә, ачык итеп аңлау дәрәҗәсенә һаман әле күтәрелә алмый. Җирдә эволюциянең төп цикллары тәмамланганда, кешелек дөньясы Хисап көне сынауларын үткәндә боларны һәр кеше ачык белергә-аңларга тиеш. Үтиме, юкмы —аның үз эшеҗЩулай адәми зат үз язмышын үзе хәл итә булып чыга. Бу очракта Остаз ларыбызның тагын бер сүзен искә төшереп үтү урынлы булыр: "Кем сүзебезгә колак салмый, шул үз-үзенә каршы бара", — диләр алар. Моны андый кеше һәлакәткә бара дип аңласак та арттыру булмастыр.

Укучылар инде игътибар иткәндер, алда күрсәтеп үтелгән дүрт төп принцип яшәешнең гомуми якларына кагыла. Аларга конкретрак килгәндә, кеше нинди төп кимчелекләрдән арынырга тиеш дип үз-үзебезгә сорау биргәндә — аларның күзгә бәрелеп торган җидесе түбәндәгеләр була:

1. Эрелек, тәкәбберлек, мин-минлек;
2. Берәр нәрсә белән чамадан тыш мавыгу;
3. Берәр нәрсә яки кеше турында алдан фикер чыгарып кую;
4. Дошманлык саклау;
5. Кемне дә булса буйсындырырга омтылу, көчләү;
6. Юкка корбан бирү;
7. Юк нәрсә өчен оялу, гарьләнү.

Тормыштан берничә мисал китереп үтик. Әйтик, бай атасы алып биргән затлы машинада йөргән берәр егет яки кыз хезмәт хакы алалмый интеккән гаиләдә яшәгән яшьтәшенә мыскыллап караса; берәр җитәкче кеше субординация саклау белән артык мавыкса—бу гамшыәр инде эрелек, тәкәбберлек, мин-минлеккә керәдер.

Кемдер кием-шлымына, тышкы кыяфәтенә чамасыз игътибар бирсә; икенче берәү эчүчелек , секс, хоккей, футбол, шахмат, балык тоту, бизәнү әйберләре тагу, мал җыю һ.б. белән артык мавыкса; машинасы, дачасы, йорты өчен дер калтырап яшәсә —болар да чамасыз мавыгуга керәдер.

Берәү милләтенә, тышкы кыяфәтенә карап кына башка кеше турында тискәре фикердә булса, укымаган китап, карамаган фильм яки спектакль турында начар фикер әйтсә —моны да алдан фикер чыгару дип бәяләргә туры килә. Ә дошманлык саклау Россиядә гомумән киң таралган күренеш. Рус булмаган милләт вәкиленә кимсетү сүзләре әйтү яки аңа карата бер сәбәпсез начар мөнәсәбәт саклау; бер дин тарафдарының икенче диндәге кешене өнәмәвен дә чикләнгәнлектән килеп чыккан дошманлык саклау дип әйтергә мөмкиндер.

Ата-ананың баланың теләген искә алмыйча аны берәр төрле һөнәр сайларга мәҗбүр итүе; гаиләдә берәүнең башкаларга гел басым ясап торуы да көчләү галәмәтенә керәдер.

Ил эчендә алып барылган сугышларда бер гаепсез солдатларның һәм гражданнарның күпләп һәлак булуы; аучыларның, балыкчыларның кирәгеннән артык кош-корт, җәнлек ату, балык тоту белән мавыгуы, күбәеп киткән машиналарның эт, мәче, кешеләрне таптатуы кебек нәрсәләр дә юкка корбан бирүгә керәдер.

һәм кимчелекләрнең соңгысы —юкка оялу һәм гарьләнү гадәте. Әле хәтерлибез — теге елларда татар халкына карата яшәгән начар мөнәсәбәт аркасында милләттәшләребезнең байтагы үз телендә сөйләшергә ояла, кайберләре гомумән үзләренең татар милләтеннән булуын яшерә, татарлыгыннан гарьләнә, исемен рус исеменә алыштыруга кадәр барып җитә иде. Бу яман гадәт тә юкка оялу, гарьләнү галәмәте түгелмени? Шулай ук илдә байлар белән ярлылар катламы арасында артык зур аерма барлыкка килү сәбәпле соңгыларының үз фәкыйрьлегеннән оялып яшәве дә юкка оялуга керә.

Бер сүз белән әйткәндә, һәм кеше, һәм җәмгыять арынасы кимчелекләр —үзебез күреп җиткермәгән яки күреп тә арынырга теләмәгән яман гадәтләр бездә әле буа буарлык, һәм шушы елларда мондый чүп-чардан котыла барырга, күптән җыелып килгән мәсьәләләрне хәл итәргә, кармик төеннәрне чишәргә кирәк. Яңа Дәвергә кеше пакь зат буларак керергә тиеш, диелә Остазларыбыздан алынган хәбәрләрдә.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013