Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ

Җиһанда һәр нәрсә билгеле бер цикл яисә ритмга көйләнеп яши, тереклек итә. Бу очракта сүз сөекле планетабыз Җир хакында барачак.

Җир —Галәмдә ялгызы түгел, ул башка планеталар белән тыгыз бәйләнештә тора. Беренче чиратта, Җир —Кояш системасы гаиләсендә әгъза булып тора. Ә Кояш системасы үзе Плеядалар йолдызлыгы тирәсендә әйләнә, ул шушы системаның әгъзасы. Плеядалар йолдызлыгы үз чиратында Галактикабызның башка зуррак системалары әгъзасы булып тора. Шулай саный китсәң, һаман зурая-киңәя барган системаларга күчәчәксең. Кыскасы, моның чиге юк...

Бүгенге көндә Җир —Кояш системасы — Плеядалар йолдызлыгын үз эченә алган Зур Система үзенең 26 мең еллык үсеш-эволюция циклын төгәлләргә җыена. Бер үк вакытта Плеядалар системасына кергән безнең Кояш системасы үзе дә Галактика Үзәге тирәли ( Галактиканың Үзәк Кояшы тирәли ) дәвам иткән 230 миллион еллык циклын тәмамларга тора. Плеядалар йолдызлыгы вәкилләре тапшырган мәгълүматларга караганда, безнең Галактикабыз үзе дә, чиксез зур аралыклар аша узып, Галәмнең гаҗәеп зур спирале буенча хәрәкәт итеп, Җиһанның Бөек Үзәк Кояшы тирәсендәге күп миллиард елларга сузылган бер биниһая циклын тәмамлау алдында тора икән. Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләре биргән мәгълүматларда Галәм Спираленең бер боҗрасыннан икенчесенә күчкән чакта барлык планеталар, күпләгән кояш системалары һәм аларда тереклек итүчеләр барысы берьюлы күмәкләшеп үсеш-эволюциянең өр-яңа баскычына күтәреләләр . Галәмдә барган эволюция процессы шулай тәэмин ителә, дәверләр шулай алмашына.
Әмма хикмәт шунда ки, бу юлы вәзгыять башкачарак булачак. Бу юлы төп өч цикл - Җирнең 26 мең еллык, Кояш системасының 230 миллион еллык, Галактикабызның миллиард елларга сузылган циклы —барысы берьюлы, бер үк вакытта тәмамланачак икән (Ченнелинг. Послания Старших Братьев Человечества. 2-ое изд., "София", Киев, 1998.-С.35). Остазлар моны Галәмдә сирәк була торган хәл дип билгели һәм аның тәмамлану ноктасын 2012 елның ахыры-2013 елның башы дип күрсәтә. Шушы вакытта планетабыз Җир, анда яшәүче барлык тереклек ияләре һәм кешелек дөньясы Яңа Дәвергә аяк басачак, ягни Бөек Күчеш чиген үтәчәк. Бу процесс ничек узар —анысы безгә билгесез. Бәлки ул, Җирдә узган Хисап көне кебек, сизелмичә генә үтеп китәр. (Хисап көне турында аерым бүлектә сөйләнер.)
Күп халыкларның борынгы риваятьләрендә, мифларында, диннәренең төп китапларында сүз нәкъ менә шушы Бөек Күчеш турында бара түгелме? Бәлки, Библиядәге—Суд Божий, Судный День; Коръәндәге —Кыямәт көне, Хисап көне; эзотерик әдәбияттагы —Армагеддон, Час "X", День "X", Галактик синхронлашу-тәңгәлләшү һәм башка төшенчәләр әлеге Бөек Күчешкә әзерлек чараларыдыр?
Бүгенге көндә без шушы Олуг Вакыйгага якынлашып киләбез шикелле. Әмма бу әле дөнья бетә, Ахырзаман килә дә кешелек дөньясы яшәүдән туктый дигән сүз түгел. Кеше үлемсез, мәңгелек зат булган кебек, тормыш та мәңге дәвам итәчәк. Ничек, нинди шартларда дәвам итәчәк, кемнәр бу Яңа Дәвергә атлап керергә әзер, кемнәр әзер түгел һәм... әзер булу өчен нишләргә кирәк —бу хакта алда әле сүз булыр. Хәзергә исә вакыйгаларның асылын аңларга тырышып карыйк.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013