Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ

Гарәбстан ярымутравы бары төньяктан гына Азия континенты белән тоташа. Аның көнбатышында — Кызыл диңгез, көнчыгышында — Фарсы култыгы белән Гарәп диңгезе, көньягында— һинд океаны җәелеп ята. Өч ягыннан тоташ су, бер ягыннан гына коры җир белән тоташкан шушы зур территорияне гарәпләр яратып әл-Җәзира, ягъни Ярымутрау дип йөртәләр. Алар телендә ул "туган җирем", "сөекле ватаным" дигән мәгънәгә ия булса кирәк. Ислам дине менә шушы кырыс һәм эссе табигатьле, таулы-чүлле илдә барлыкка килә, ныгый һәм ярты дөнья халыкларын үз канаты астына ала.

Әгәр дә без соңгы алты мең еллык дәверне эченә алган һәм төрлечә теркәлеп калган "язма тарих" сәхифәләрен барларга керешсәк, Гарәбстан ярымутравында кешелек дөньясының хәтерендә уелып калырдай мәшһүр цивилизацияне искә төшерә алмабыз. Тарихның соңгы дәверендә таулар —чүлләр белән капланган, үсемлекләргә бик тә ярлы елгасыз-сусыз бу гаять зур мәйданда бөек мәдәният учагы дөрләп китәрлек шартлар булмаганга охшый. Әллә инде булып та кешелек дөньясы хәтереннән җуелган. Шулай да Гарәбстан ярымутравының көньягында безнең эрага кадәр 8 йөз — безнең эраның 4 йөзендә яшәгән Саба цивилизациясен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Әмма ул әле аз өйрәнелгән, аның хакында зурдан кубып сүз әйтергә иртәрәк шикелле.

Шул ук вакытта Гарәбстан ярымутравына сыенып ук торган төбәктә, Тигр —Евфрат елгалары бассейнында, безнең эрага кадәр 4 мең ел элек бөек Шумер цивилизациясе үсеп чыга. Аның дөньяны таңга калдырырдай казанышлары, дәверләр буе илдән — илгә, халыктан — халыкка күчә барып, бүгенге Көнбатыш цивилизациясенең нигезен тәшкил итә. Ә индеНцарәпләр ватаныннан көнбатышка таба юнәлеп, Кызыл диңгезне кичеп чыксак, анда Нил елгасы буйлап сузылган уңдырышлы җирләр тасмасында кешелек дөньясы хәтерендә тирән эз калдырган тагын бер цивилизация — Мисырга барып юлыгабыз. Иң борынгы заманнарда Кам (Камнар иле!) дип йөртелгән бу мәшһүр дәүләт тә күпме дәверләр дөньяның аң һәм гакыл учагын сүндермичә саклап килә. Гарәбстанның күршесендә соңрак дәверләрдә Урта диңгез бассейны сәүдәсен үз кулында тоткан Финикия, мәшһүр калалары, мәгърур патшалары, катлаулы диннәре белән тарихта калган Аккад, Бабил, Элам, Халдея , Ассирия кебек дәүләтләр барлыкка килә. Әмма халыкларны үзара аралаштырып бер казанда кайнарга мәҗбүр иткән тарихи процесс, биек тау тезмәсенә килеп бәрелгән чүл җилләре кебек, гарәпләр ватанына үтеп керә алмаганга охшый. Биредә ничә мең ел буе тынлык хөкем сөрә, тормыш сүлпән бара, төннәрен чүл өстендә якты йолдызлар кабынса да, аларның илаһи нуры адәм балалары күңеленә үтеп керә алмый. Бу төбәктә туктап калган тарих арбасын кузгатып җибәрердәй, зур хәрәкәткә этәргеч бирердәй шәхес һаман күренми. Шуңа күрә нигездә чүлләрдән торган бу зур мәйданда яшәүче кабиләләр үсеш ягыннан тирә-күрше халыклардан бик нык артта кала, ыруглык җәмгыяте кысаларында яшәвен дәвам итә.

Гарәпләрне күп гасырларга сузылган бу торгынлыктан чыгаручы төп сәбәпләрнең берсе — ыруглык җәмгыятенең таркала башлавы һәм сәүдәгәрлек. Урта диңгез буе илләре белән Кызыл диңгез, Фарсы култыгы ярларында яшәгән халыкларны тоташтыручы сәүдә юллары гарәпләр ватаны аша узган, һәм бу юлларда тора-бара калалар барлыкка килгән.

Мәккә —шундый калаларның иң зурысы саналган. Аның аша Йәмән белән Сүрияне тоташтыручы мәшһүр сәүдә юлы узган. Сәүдә кәрваннары тар үзәндә урнашкан, өстәвенә атаклы Зәмзәм чишмәсе дә булган Мәккәне һич тә әйләнеп үтә алмаганнар. Юлчылар анда туктап дөяләрен сугарганнар, базарга чыкканнар, кәрваннарга ял биргәннәр. Бу хәл исә ни бакчачылык, ни игенчелек, ни телгә алырлык дәрәҗәдә үскән һөнәрчелек белән шөгыльләнмәгән шәһәр халкына зур файда китергән. Мәккә Хиҗаз аша узган мәшһүр сәүдә юлында урнашуы аркасында зур һәм бай калага әверелгән. Мәккә шәһәре тулысынча кораеш кабиләсе кулында булган. Андагы халык мал-мөлкәте, туплаган байлыгы һәм оештырган сәүдә кәрваннарының зурлыгына карап, кала үзәгендә һәм каланың читендә яшәүчеләргә бүленгән. Әлбәттә, үзәктә бай һәм абруйлы ырулар урнашкан.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013