Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

ХИСАП КӨНЕ

Кулына Коръән алып укый башлаган һәр кеше аятьләрнең көчле хис, инану һәм дәрт белән сугарылган булуына игътибар итми калмагандыр. Бу хәтта тәрҗемә ителгән текстта да нык саклана. Шундый ук көчле хисне без пәйгамбәребез үз өммәтен туры юлга өндәгәндә, кылган барлык гамәлләрегез өчен җавап тотачаксыз, адәм балаларын киләчәктә Хисап көне көтә, дип кисәткән аятьләрдә дә ап-ачык тоябыз.

Әйе, адәми зат җир йөзендә кылган һәр эше-гамәле өчен генә түгел, хәтта уе өчен дә җавап бирә. Гомумән, вафатыннан соң Нәфис дөньяга ("теге дөнья") күчкәндә анда нинди шартларга эләгүе, кабат җирдә гәүдәләнгәч, нинди гаиләдә, нинди тормыш шартларында яшәячәге —барысы да үткән гомерендә ирешкән нәтиҗәләргә карап билгеләнә. Кеше барысы өчен җавап тота. Шушы җаваплылыкны тоеп яшәү адәми затка эволюция баскычыннан һаман өскә күтәрелергә мөмкинлек бирә. Әгәр дә ул үзенә бүләк ителгән гомерендә уңай нәтиҗәләргә ирешсә, бер баскычка күтәрелә; ирешә алмаса —элекке урында кала; ә инде зур хаталар ясап, кыек юлларда йөрсә, хак юлдан читкә тайпылса, рухи деградация кичерсә, — аска тәгәри, үсешен тоткарлый. Бу очракта аңа инде бер үк юлны кат-кат үтәргә, күп вакытны юкка сарыф итәргә туры киләчәк. Шуңа күрә диннәр бер тавыштан адәм баласын туры юлны сайларга чакыра.

Коръәндә, гәрчә төгәл вакыты әйтелмәсә дә, Ахырзаман килгәч, Хисап көне булачагы турындагы кисәтүләр аеруча көчле яңгырый, хәтта, әйтергә мөмкин, куркыныч төс ала. Аерым кабилә илаһларына, йолдызларга, төрле тау-ташларга, дистәләрчә потларга, агачларга һ.б. табынып яшәгән мәҗүси гарәпләрнең аңына БЕР һәм БЕРДӘНБЕР АЛЛАҺ турындагы идеяне сеңдерү пәйгамбәребезгә җиңел булмаган, шуңа күрә ара-тирә иңеп торган сүрәләр ярдәмендә аңа даими аңлату эше алып барырга туры килгән. Бу җәһәттән кайчакта куркыту алымнары да кулланылган. Примитив аңлы бозык халыкны тагын ничек тәрбия кылмак кирәк?!

Хисап көне темасы Коръәндә төп урыннарның берсен алып тора, гаять көчле яңгырый. Ул Пәйгамбәргә вәхи иңә башлаганда бирелгән беренче сүрәләрдә үк үзен нык сиздерә. Шулай туып килгән яңа дин аша яһүди һәм христиан диннәре тапшырган хәбәр кабат кешелек дөньясының исенә төшерелә. Бу хәл үзе үк әлеге диннәрнең бер үк чыганактан һәм бер үк максат белән бирелүе турында сөйли түгелме? Бу шул ук традициянең эзлекле рәвештә гасырдан гасырга дәвам иттерелүе ләбаса! Бәс, шулай икән, ул вакытта ни өчен диннәр арасында зур каршылыклар, низаглар, килешмәүчәнлек, кирәкмәгән бәхәсләр килеп чыгып торган? Барысы да бер чыганактан, бер үк максатны — адәми затка туры юл күрсәтү, аның рухи үсешенә ярдәм итү, тормышын тәртипкә салуны күздә тотып бирелгән диннәр түгелме соң алар?

Тыныша алмауның сәбәбе дин әһелләренең үзләренә кайтып кала шикелле. Алар диннәр арасындагы уртаклыкны алга сөрәсе, аларның бер чыганактан бирелүен аңлап эш итәсе урынга—аерымлык—үзгәлекләргә күбрәк игътибар иткәннәр, халыкларны аеру белән шөгыльләнгәннәр. Нәтиҗәдә кавемнәр бер-берсеннән ерагаеп кына калмаган, бер-берсен күрә алмас дошманнарга әверелгән. Тарихта билгеле дин сугышларында күпме кан коелган. Шулай изге ният белән бирелгән тәгълиматларга Галәми Золмәт, кара көчләр йогынтысы килеп кергән.

Хәер, читкә тайпылдык бугай. Хисап көненә әйләнеп кайтыйк. Кешелек дөньясы язмышында хәлиткеч роль уйный торган бу вакыйга Коръәннең бик күп аятьләрендә телгә алына.

"Әй, кешеләр, Раббыгызга каршы барудан куркыгыз, ата—баласына, бала—атасына ярдәм итә алмаячак ул Көннән куркыгыз. Белеп торыгыз, Аллаһ сүзе, һичшиксез, тормышка ашачак...". (31 : 33).

"Әй, кешеләр, Раббыгыздан куркыгыз. Чөнки ул Сәгатьтә (Кыямәт көнендә) сынаулар бик дәһшәтле булачак. Ул Көнне күргәч, сабыен имезүче хатын баласын онытыр, йөкле хатынның баласы төшәр. Аек кешеләр исерекләр сыман йөрер. Аллаһның җәзасы каты булыр". (22: 1—2)

"Ул Сәгать (Кыямәт көне) һичшиксез киләчәк. Мин (аның кайчан киләсен) белгертмәм, һәркем ни кылса, шуның әҗерен алсын, дип". (20:15)

"Аллаһ хозурына баруны ялганга чыгаручылар бик мөшкел хәлдә калачак. Көтмәгәндә Сәгать (Кыямәт көне) сукса., алар: "Аһ, ышанмый йөрүебез өстебезгә җәза булып төшә!"—дип үкенәчәкләр. Алар үз йөкләрен аркаларында алып барыр. Белеп торыгыз, аларның йөге яман бер йөктер". (6:31)

"Алар (ул) Сәгатьне (Кыямәткөнен) ялганга чыгарды, ә Без аларга Сәгатьне инкяр иткәннәре өчен Тәмуг уты әзерләп куйдык". (25: 11) "Кыямәт Сәгатенең кайчан сугасын бары тик Аллаһ кына белә". (31: 34) "Кыямәт көне һичшиксез киләчәк. Монда бернинди шик тә булуы мөмкин түгел. Тик кешеләрнең күбесе моңа ышанмый". (40:59)

Күрүебезчә, вакытлар төкәнгәндә кешелек дөньясының җитди сынау аша үтәчәге Коръәннең бик күп сүрәләрендә ап-ачык итеп әйтелә. Шулай Аллаһ исеменнән кешелек дөньясына кисәтү тапшырыла. Бу гади кисәтү түгел. Әгәр дә без Коръәннең төрле сүрәләренә чәчелгән шушы аятьләрне игътибар беләнрәк укысак, анда ялгыш юлга кереп киткән адәм балалары язмышы өчен тирән борчылу, аларның киләчәген кайгыртып сызлану, хәтта урыны-урыны белән туры юлга басыгыз, тәртибегезне, әхлагыгызны төзәтегез, сүзебезгә колак салыгыз, юкса, Сәгать суккач, бик мөшкел хәлдә калачаксыз бит, балакайлар, дип үтенү рәвешендә әйтелгән кәлимәләрнең дә булуын ачык күрербез.

Әйе, без барыбыз да Аллаһ балалары, Аның өчен кадерле затлар. Ул безгә зур өметләр баглый, Аның биһисап бурычларының берсе —бездән югары аң һәм мөкәммәл әхлакка ирешкән Галәм хезмәткәрләре тәрбияләү. Рухи үсешнең югары баскычына күтәрелгән һәр кеше аңы белән Галәм киңлекләренә чыга, андагы Иерархия белән бәйләнешкә керә, төрле Вазыйфалар үти башлый. Шулай булмаса, миллион елларга сузылган дәверләр дәвамында ифрат зур түземлек һәм сүнмәс өмет белән Галәм, анда эш алып баручы Тәрбиячеләребез, зур мәшәкатьләр кичереп, безне тәрбия кылу белән шөгыльләнер, даими кайгыртыр, планетабызны төрле һәлакәтләрдән саклап торыр идемени? Адәм балалары өчен шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлау һәм Тәрбиячеләребезгә рәхмәтләр әйтеп яшәү баскычына күтәрелү заманы килеп җитте. Хисап көнен кешеләр шундый аң белән каршы алырга тиеш түгелмени? Шундый баскычка күтәрелгән кешеләргә киләчәктә Күк Капусы ачылыр, алар үзгә шартларда үсешен дәвам иттерер. Соңгы елларда бирелгән бай мәгълүматлар, белемнәр шушы изге максатны күздә тотып башкарыла лабаса.

"Кыямәт көне һичшиксез киләчәк! Монда бернинди шик тә булуы мөмкин түгел. Тик кешеләрнең күбесе моңа ышанмый",—диелә Коръәндә. Бу аятьтә нинди зур борчылу, кайгырту ятканын ишетәсеңме, адәм баласы? Бу бит моннан 1400 ел элек әйтелгән, безне кайгыртып, безне саклап, коткарып калу өчен әйтелгән! Кешелек дөньясы Күкләрнең кисәтүен, Раббыбызның Тәгълиматын оныта башлаган саен халыкларга кат-кат пәйгамбәрләр җибәрелә торган, алар аша Хакыйкать кабат искә төшерелгән, Китаплар бирелгән, шулай диннәр барлыкка килгән. Җибәрелгән пәйгамбәрләрне халыкларның кабул итмәве, алардан көлүе, мыскыл итүе, хәтта, Мәккә халкы Пәйгамбәрне кире каккан кебек, аны исәр шагыйрьгә, килде-китте сүз сөйләп йөрүче тинтәк адәмгә тиңләве кебек мисаллар Коръән сүрәләрендә еш телгә алына. Заманнар үтә тора, ә кешелек дөньясы ялгыш юлдан баруын дәвам итә, үзгәрергә ашыкмый, дөресрәге, бик тә акрын үзгәрә.

Әмма соңгы елларда боз кузгалды, СССРның таркалуы, төрле тыюларның юкка чыгуы, фикер иреге килү, безнең илдә һич булмаганча, дөньяны җаның ниндине теләсә шундый китаплар басып китү инде үз эшен эшли. Бүгенге көндә бик күпләрнең аңнары ачыла, яңа сәләтләре пәйда була, рухият юлына басучылар төрле төркемнәргә берләшә, бер-берсенә үсәргә, рухи баскычларның яңа басмасына күтәрелергә ярдәм итә.. Әллә бу очраклы хәлләрме? һич юк! Шулай Раббыбыз, Тәрбиячеләребез безне Яңа Дәвергә атлап керү өчен әзерли. Уңай шартлар да тиктомалдан гына барлыкка килмәде, аларның тирән сәбәпләре бар. Бар нәрсә башта Күкләрдә башлана, анда хәл ителә, соңрак кына вакыйгалар, чиләк төбенә утырган юшкын кебек, җир йөзендә, физик планда гәүдәләнә. Күп корбаннар таләп иткән дөньякүләм сугышлар да әүвәл без "теге дөнья" дип атап йөрткән Нәфис дөньяда әзерләнә, аннан соң гына аерым вакыйгалар рәвешендә җир йөзендә кабынып китә. Н.К.Рерихның "Чыңгыз хан" исемле картинасы бу закончалыкны гаҗәеп дәрәҗәдә дөрес чагылдыра. Киң дала уртасында атка атланган Чыңгыз хан берьялгызы тора. Аның баш өстендә күпереп аккан кан дәрьясын хәтерләткән җете-кызыл күк. Анда киеренкелек һәм дәһшәт. Анда инде барысы да башланган, аяусыз сугышлар бара. Ә җирдә әлегә тыныч, әмма күпмедер вакыт үткәч, күктә барган яуларны җирдә дәвам иттерәчәк шәхес инде язмыш тарафыннан сайлап алынган. Ул сәгать сукканны гына көтә. һәм сәгать сугачак, Чыңгыз хан ярты дөньяны канга батырачак, кызыл дәрьялар җирдә агачак...

Н.К.Рерих картиналарын игътибар белән тикшерә башласаң, аларда яшерен тәгълиматның байтак закончалыкларын абайларга мөмкин. Кеше гомере белән чагыштырганда Хисап көненә килеп җитәргә әле бик ерак булса да, Тәүрат, Инҗил, Коръән кебек изге китаплар аша бу дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйга адәми затның исенә төшерелә торган. Галәм өчен Хисап көне инде бик якын, кул сузымында гына тора. Шул сәбәпле Коръәндә дә вакыт Галәм үлчәме белән билгеләнә, фикер шушы Олуг Үлчәмгә салып әйтелә. Шуңа күрә Пәйгамбәргә иңгән сүрәләрдә ул төп тема буларак яңгырый.

Табигый ки, Пәйгамбәр вәгазьләрендә әйтелгән мондый кискен кисәтүләр, аның бу хакта дулкынланып һәм ифрат дәрәҗәдә инанып сөйләве тыңлаучыларда сораулар уятмый калмагандыр Чыннан да, нәрсә соң ул Кыямәт көне? Коръәндә бу Көн әле Хисап Көне, әле Аллаһ белән очрашу көне, әле Адәмнәрне Аеру көне, әле Халыкларны Җыю көне, әле Сәгать Сугу көне, дип төрлечә атала. Әмма мәгънәсе бер— бу Көнне планетада тереклек итүче кешелек дөньясы һәм мөстәкыйль җан булып яшәүче адәм баласы үзенең бихисап дәверләрдә кылган уңай һәм тискәре гамәлләре, ирешкән һәм кулдан ычкындырган мөмкинлекләре өчен Олуг Имтихан тотачак.

Пәйгамбәрдән сүз көткән тыңлаучыларга Коръәндә мондый җавап бирелә: "Менә бу (Мөхәммәд) моңарчы килгән пәйгамбәрләр белән рәттән торучы Пәйгамбәрдер. Килергә тиешле Кыямәт көне якынлашты. Аны Аллаһтан башка һичкем чигереп тора алмас". (30 : 12—14)

"Ул Көнне (эчкерле) дуслар бер-берсенең дошманына әверелер". (43 : 67)

Коръәндә шулай ук бу Көннең ничек киләсе дә аңлатыла:

"Синнән Кыямәт көненең кайчан киләчәген сорыйлар. Әйт син аларга (и Мөхәммәд). -Бу хакта Аллаһ үзе генә белә,—диген.—Аның вакытын Аллаһтан башка зат ачыклый алмас . Күкләр вә җирдәгеләр өчен бу кыен мәсьәлә. Ул (Көн).сезгә көтмәгәндә килер". (7: 187)

Шулай ук бу Көнне булачак күренешләр дә тасвирлана: "(И Мөхәммәд, бу Көнне) син һәр өммәтне тезләнгән килеш күрерсең, һәр өммәт (үзенең саваплары—гөнаһлары теркәлгән) Китап янына чакырылыр: — Ни кылган булсагыз, бу Көнне сезгә шуның әҗере әйләнеп кайтыр. Китабыбыз сезнең хакта дөресен генә сөйләр. Хактыр ки, сез ни кылган булсагыз, барысын теркәтә бардык". (45:28-29)

Биредә һәр кешенең кылган эшләре теркәлә барган Гамәл Китабы күздә тотыла.

Бу Көннең киләсенә шик белдерүчеләрне, аңа ышанмыйча мыскыллап көлүчеләрне Коръән кисәтеп куя:

"Әйтелер: "Сез бу Көн белән очрашуны ничек оныткан булсагыз, Без дә сезне шулай онытырбыз. Урыныгыз ут булыр, ярдәмчеләрегезнең берсе дә сезне коткармас. Сез Аллаһның аятьләрен көлкегә алдыгыз. Сез фани дөнья рәхәтенә алдандыгыз". Алар (Тәмугтан) чыгарылмаячак, тәүбәләре дә кабул ителмәячәк". (45 : 34-35)

Башка диннәрнең Төп Китапларында сурәтләнгән кебек үк, Коръәндә дә Кыямәт Көне, Хисап көне кешелек дөньясының миллион еллар дәвамында кылган гамәлләре өчен Җавап бирү көне буларак бик дәһшәтле сурәтләнә: "Кыямәт көнендә болытлы күк урталай ярылыр, фәрештәләр гаскәре Җиргә ургылыр. Ул Көнне бар нәрсә Мәрхәмәтле Аллаһ хөкемендә булыр. Юлдан язганнар өчен ул Көн бик хәтәр булыр. Ул Көнне гөнаһлылыр, бармакларын ТСЕШӘП: "Их, Пәйгамбәр белән бер юлдан киткән булсам!" — дип үкенерләр". (25 : 25—27)

Кешеләрнең кылган гамәлләренә карап икегә бүленүе дә Коръәндә кат-кат әйтелә: "Кыямәт сәгате суккан көнне кешеләр (кылган эшләренә карап) бер-берсеннән аерылыр". (30:14)

Алдагы бүлекләрдә без яһүди һәм христиан диннәрендә Хисап көненең ничек тасвирлануын җентекләп күздән кичергән идек. Укучы бу Көннең Тәүратта, Инҗилдә, Коръәндә бер үк тәртиптә, бер үк схема буенча тасвирлануына игътибар итми калмагандыр. Бу Көнгә Коръәндә аеруча зур урын бирелә. Әйтик, анда Аллаһ әүвәл вакытлар төкәнгәндә кешелек дөньясын Хисап көне көткәнлеген хәбәр итә, аннан төрле аятьләрдә бу Көннең нинди Көн булуын аңлата, аңа ышанмаучыларны кискен рәвештә кисәтә, бозык адәмнәрне, Аллаһ юлыннан тайпылганнарны ул Көнне нинди сынаулар, җәзалар көтүе искә төшерелә. Галәм алдында имтихан тоткан Көндә гөнаһлылыр өчен Күк Капусы ачылмаячагы аятьләрдә ап-ачык итеп әйтелә. Шулай Хисап көнендә дөнья халыкларының Аллаһ хозурына килеп Хөкем Карары көтүе сурәтләнә, кылган гамәлләренә карап, адәмнәрне ике төркемгә — илаһи имтиханны тапшырганнарга һәм тапшыра алмаганнар төркеменә аеру күренешләре тасвирлана, һәм әйтелгән барлык сүзләргә нәтиҗә ясагандай, 81 нче сүрәдә Хисап көненең тетрәндергеч манзарасы күрсәтелә:

"Кояш бөрешеп калыр, йолдызлар таркалыр, таулар кубарылыр, дөяләр караучысыз калыр, кыргый җәнлекләр бер урынга тупланыр, диңгезләр күпереп ярларыннан чыгар, җаннар (кылган эшләренә карап) бер-берсеннән аерылыр, тереләй җиргә күмелгән кыз баладан: "Нинди гөнаһың өчен сине харап иттеләр?"—дип сорарлар. Гамәл Дәфтәрләре ачылып (барнәрсә)фаш ителер, күкләр бушап калыр, җәһәннәм ут бөркеп торыр, җәннәт якынаер, — шул чакта һәр адәми затның җаны үз-үзенә ниләр әзерләгәнен ап-ачык күрер". (81 : 1 — 14)

һәм Хисап көненең шушы тетрәндергеч манзарасын сурәтләгәннән соң Аллаһ исеменнән кешелек дөньясына фундаменталь сорау бирелә:

"Коя юл тотасыз?

Бу бит халыклар өчен,

Туры юлдан барырга теләгәннәр өчен

Бер вәгазьдер ". (81 : 26—28)

Әйе, кешелек дөньясы яшәгән чакта бу бөек сорау беркайчан да үзенең әһәмиятен югатмаячак. Аңа төгәл җавап таба алмыйча, әллә инде табарга да теләмичә, менә без өченче меңъеллыкның да капкаларын ачып кердек. Өченче меңъеллык,—әгәр дә вакыт исәбен Гайсә пәйгамбәрдән саный башласак, ә аңа кадәр күпме меңнәр һәм миллион еллар үткәнен Раббыбыз үзе генә белә. Кешелек дөньясы инде сабый бала түгел, байтак дәверләрне кичергән, нәтиҗә ясарга вакыт бик җиткәндер. Ә нәтиҗәне Раббыбыз үзе ясый —Хисап көне аша. Ә Хисап көненә барыбыз да ышанабызмы соң? Күпчелек бит аны куркытып тәрбия кылу максатында уйлап чыгарылган әкият, дини мифология җимеше дип саный. Әмма Күкләрнең меңнәрчә еллар дәвамында җир йөзендә таралган рухи тәгълиматлар аша безгә ирештереп торган кисәтүе әкият, уйдырма була аламы? Алай дип уйларга нигез бармы? Бәлки, кемдер без корган дөньяны, моннан 12,5 мең ел элек булып узган Атлантида һәлакәтеннән соң кабат аякка баскан дөньяны, иң алдынгы һәм камил акыл белән төзелгән дөнья дип уйлый торгандыр? Бәлки, кемдер үтеп киткән берничә мең ел эчендә безнең нинди комфорт һәм фән-техника казанышларына ирешүебезне дәлил итеп китерергә җыенадыр? Ул чакта ни өчен Җирдә яшәү елдан-ел кыенлаша бара, саф һава, чиста су һәм чиста азык-төлек кимегәннән кими? Ни өчен гарип туган балалар саны һаман арта? Без төзегән коточкыч зур калалар Җир тәнендәге яман шешне хәтерләтә, аларда яшәү елдан-ел авырая, кешеләр машина төтененнән тончыга. Бәс, шулай икән, димәк, без корган дөнья бигүк дөрес юлдан бармый булып чыга, ул каядыр ялгыш юлга кереп киткән.

һәм кабат безнең алга Коръәндәге фундаменталь сорау килеп баса: " Кая юл тотасыз?"

Бу сорау Аллаһның үзеннән, ул кешелек дөньясы өчен беркайчан да көн тәртибеннән төшмәгән. Әлеге сорау адәми заттан һәрвакыт акыл һәм рухият таләп иткән. Әмма аны ишетүчеләр, аңа колак салучылар гына санаулы булган.

Инде менә җавап бирер, өлгергәнлегебезгә имтихан тотар вакыт килеп җитте...

Алдарак китерелгән 81 "Тәкъвир" ("Төреп кую") сүрәсе, белгечләр фикеренчә, Мәккәдә Пәйгамбәргә вәхи килә башлаган беренче елларда ук иңгән, дип санала. Бу шулай ук 82 "Интифар" ("Ярылу") сүрәсенә дә кагыла. Анда 81 сүрәдә әйтелгән фикерләр кабатлана. Бу хәл нәрсә турында сөйли соң? Димәк, Коръән иңә башлаган беренче елларда ук Хисап көне булачагы кабат адәм балаларының исенә төшерелә. Шулай кешелек дөньясы тарихында көтелгән иң әһәмиятле вакыйга Коръән иңә башлаганда ук ап-ачык итеп әйтелә.

Инде 82 сүрә аятьләренә мөрәҗәгать итик. Анда: "Күкләр урталай ярылып, йолдызлар таралгач, елгалар агып беткәч, каберләр кубарылгач, һәркем киләчәге өчен ни хәзерләгәнен, фани дөньяда нинди гамәлләр калдырганын беләчәк. И адәм баласы! Нәрсәгә кызыгып, син, чиксез юмарт Аллаһ нигъмәтләреннән коры калдың?"—дип ничәнче кат адәми затка сорау бирелә, һәм шунда ук җавап та китерелә:

"Аллаһ сине юктан бар итте, сәламәт әгъзалар биреп, (гәүдәңне) тигез-төгәл ясады, һәрьяктан камил итте. Ничек теләсә, шундый кыяфәттә яралтты. Юк бит! Шушы апачык дәлилләрдән соң да сез Кыямәт көнен ялганга чыгарасыз. Ә сезне күзәтеп торучылар барлыгын оныттыгыз, алар барысын да язып бара. Алар ни кылганыгызны белеп тора". (82: 1 - 12) "Күзәтеп торучылар" мәсьәләсенә килсәк, Нәфис дөньядагы югары технологияләр адәми затның кылган барлык эш-гамәлләрен теркәп бару мөмкинлеген бирә, махсус компьютер системасы барысын да язып бара. Әлбәттә, борынгы заманнарда моны кешенең ике иңендә утырган фәрештәләр теркәп бара дип аңлатканнар. Ул заманда кешегә мондый мәгълүматны бары шул рәвештә генә җиткереп булган. Бүгенге көндә исә эзотерик әдәбиятта кешелек дөньясының Галәмдәге Көчләр тарафыннан оештырылган Илаһи Бер Эксперимент булуы ачыктан-ачык әйтелә. (Ченнелинг. Послания Старших Братьев Человечества. "София", Киев, 1998.)

Әйе, адәми зат махсус рәвештә барлыкка китерелгән һәм, тәҗрибә объекты буларак, даими күзәтү астында яши. Адәми затны барлыкка китерүдә бик күп цивилизацияләр катнаша, алар үз геннарыннан аңа өлеш чыгдра. Шуңа күрә кешене ал арның уртак иҗат җимеше, генетик тәҗрибәләр нәтиҗәсе дип санарга тулы нигез бар. Әлбәттә, адәми зат әле гаять примитив чакта барлыкка килгән диннәр бу мәсьәләгә кереп тормый, кешенең барлыкка килү тарихын да, ул яшәгән дөньяны да бик нык гадиләштереп тасвирлый. Галәм, Раббыбыз тарафыннан иңдерелгән белемнәр һәр дәвердә кешенең аңы, психикасы кабул итәрлек, сыйдыра алырлык микъдарда гына бирелгән.

Әлбәттә, Пәйгамбәребезгә Коръән иңгән чактагы гарәп җәмгыятенә мондый белемнәрне җиткерү мөмкин булмаган, аның әле вакыты җитмәгән. Өлгермәгән җәмгыятькә бирелгән белем аны һәлакәткә китерергә мөмкин, һәрхәлдә, ул уңай нәтиҗәгә китерә алмый. Атлантида һәлакәте моның ачык мисалы булып тора. Галәмнән килгән Люцифер (Коръәндә ул Иблис буларак сурәтләнә) командасы Атлантидага килеп төшкәннән соң андагы идарәчеләр белән сөйләшүләр алып бара, үзләрен шул җәмгыятьтә кабул итүләрен, урын бирүләрен сорый. Шуның бәрабәренә килмешәкләр атлантларны Галәмдәге югары технологияләр, әле җир йөзендә булмаган белемнәр белән тәэмин итәргә ышандыра. Атлантлар моңа риза була.

Әйтергә кирәк, шушы белемнәр, технологияләргә ия булу аркасында атлантлар кодрәтле җәмгыятькә әверелә, империя төзи, башка халыкларны буйсындыру сугышлары башлап җибәрә. Җәмгыятьтә кара сихер, табигать көчләреннән — стихияләрдән явызларча файдалану чәчәк ата. Бу инде адәми затның Раббыбыз өлешенә керүе була. Тора-бара Атлантида җәмгыяте килмешәкләр йогынтысына кереп каба, бу йогынтыны кабул итүчеләр һәм кире кагучылар төркеменә бүленә. Кире кагучылар Люцифер (Иблис) китергән технологияләрнең, белемнәрнең җәмгыятьне эчтән җимерүен ап-ачык күреп торалар, шуңа күрә аерым яши башлыйлар. Алар рухи сафлык саклау тарафдарлары булып калалар. Шулай Атлантида җәмгыяте икегә бүленә. Бер лагерьдагылар бирелгән белемнәрдән дөрес файдаланмый, нәтиҗәдә җәмгыять бик авыр хәлгә төшә. һәм, ахыр чиктә, Атлантиданың һәлакәте белән тәмамлана. Әлбәттә, бу бик зур тема. Ул хакта аерым бер хезмәт язарга мөмкин. Әлегә без аны мисал өчен генә телгә алып уздык.

Шулай итеп, безнең эраның 7 гасырында кешелек дөньясы гарәп кабиләләренә иңгән Коръән аша үзен көткән зур сынаулар — Хисап көне турында тагын бер кат кисәтү ала. Бу соңгы кисәтү булганмы, әллә инде андый кисәтүләр, хәбәрләр планетабыздагы башка берәр цивилизациядә тагын да очрыймы? Алдагы бүлектә без шушы сорауга җавап табарга тырышырбыз...


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013