Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

Хозе нәзер әйтә

1987 елда сәнгать белгече, рәссам, шагыйрь, рухият тарихчысы һәм философ Хозе Аргуэльесның "Майя факторы: нәтехнологик юл" дип аталган атаклы китабы басылып чыга. Үз сүзләренә караганда, әлеге китапка аның утыз ел алып барган эзләнүләре, уйланулары һәм ачышлары кергән. X. Аргуэльес 1939 елда АКШта туа, биш яшенә кадәр Мексикада яши, аннан алар гаиләләре белән кабат АКШка әйләнеп кайталар. Ул Чикаго университетын тәмамлый, аспирантурада укый, соңрак төрле югары уку йортларында укыта, фәнни дәрәҗәләргә ирешә, сәнгатькә, философиягә, фикер тарихына караган хезмәтләр яза, картиналар ясый, күргәзмәләр оештыра, актив рәвештә җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә. Әмма бу еллар үзенең төп хезмәтен —"Майя факторын..." язу өчен әзерлек чоры булуын ул соңрак кына аңлый.

1953 елда ундүрт яшьлек Хозены әтисе Мексикага алып бара. Ул бөек пирамидалар шәһәре Теотихуаканда ("Аллалар җиргә төшкән урын") була, анда Кояш Пирамидасының өстенә күтәрелә. Шул чакта күңелен биләп алган хисләрен ул менә ничек сурәтли: "... күңелемдә бик тә үзенчәлекле көчле хис уянды —минем беләсем килә иде. Сизенүемчә, бу шушы цивилизация хакында нәрсә дә булса беләсе килү хисе генә түгел, бу —гадәттән тыш көч һәм ихласлык белән тышка бәреп чыккан белемгә сусау тойгысы иде, һәм ул мине чолгап алган шушы мохит белән бәйле иде. Теотихуаканның монументаль гармония белән сугарылган манзарасыннан карашымны аера алмыйча пирамида баскычларыннан аска төшкәндә мин нәзер әйттем, ант иттем: монда элек ниләр булганын мин барыбер беләчәкмен... һәм читтән торып күзәтүче яисә археолог сыйфатында түгел, ә чын серләрне ачучы, тирәнтен күрүче сыйфатында..." Малай чакта кичергән шушы илаһи мизгел аның тормыш юлын билгели. Аспирантурада укыганда майялар тарихы, мәдәнияте, сәнгате аның төп мавыгуына әверелә. Әмма бу халык турында күбрәк укыган, уйланган саен X. Аргуэльес галимнәрнең төп нәрсәне тотып ала алмауларын ачык күрә. Эш шунда ки, бу мәдәниятне өйрәнгән археологлар, тарихчылар, сәнгать белгечләренең барысы да майяларны "таш гасыр цивилизацияләре рәтендәге бер бәхетле һәм серле халык" дип кабул итә, аларның фикере гел шушы юнәлештә әйләнә. Галимнәр майялар җәмгыятен бары тик материалистик карашлардан чыгып бәяли, аларны тар схема кысаларында аңлатып бирергә омтыла. Ләкин үсеше технологик юлдан киткән цивилизациянең алдынгы вәкилләре 20 нче йөз ахырында бу юлның глобаль фаҗигагә китерүен инде ачык күрәләр, кешелек дөньясы үз-үзен коткарып калу өчен ниндидер башка юнәлеш сайларга тиеш дигән фикер алар арасында торган саен ныгый бара. Майялар тарихына, мәдәниятенә баштан-аяк кереп чумган X.Аргуэльес та шушы елларда кинәт сискәнеп киткәндәй була. "Майяларны, гомумән, Борынгы Мексика мәдәниятен аңлау мәсьәләсе, дөресен генә әйткәндә, безнең үз цивилизациябез алдына килеп баскан мәсьәлә белән бик тыгыз бәйләнгән булуын мин акрынлап төшенә башладым", —дип яза ул. Чыннан да, майялар цивилизациясе табигать көчләреннән шулкадәр сак файдаланып, аны исраф итмичә, имгәтмичә шундый бөек казанышларга ирешә ки, бәлки, бу безнең өчен сабак булырдай үрнәктер. Җир йөзендәге башка борынгы цивилизацияләр сүнгәннән соң берничә мең ел үткәч тарих мәйданында майяларның пәйда булуы очраклы хәлме? Бу кризис дәверенә килеп кергән кешелек дөньясы өчен үз-үзен саклап калу, котылу юлын күрсәтү мисалы түгелме?

Майяларның иң яраткан шөгыле —вакыт белән эш итү була. Бу мәдәнияттә календарь төзү, астрономия белән шөгыльләнү, күк җисемнәренең орбиталарын исәпләп чыгару, аларның үзара якынаю, очрашу вакытларын билгеләү, ниндидер даталарга багышлап таш баганалар — стелалар утырту, бернинди техникадан файдаланмыйча, гаҗәеп күп кул көче түгеп, күккә омтылган бихисап пирамидалар төзү —болар барысы да көнкүреш ихтыяҗларын кайгыртып җирдә яши торган гади аң өчен бик тә сәер шөгыльләр түгелмени? Барысын да исәпкә алып уйлана башласаң, майялар бик сәер һәм башка цивилизациягә охшамаган гаҗәеп үзенчәлекле мәдәният булып чыга түгелме соң? Җәмгыятьнең күп көчен-вакытын ала торган мондый эшчәнлек ал арга нигә кирәк булган? Ни өчен майялар җәмгыяте үз алдына реаль тормыш ихтыяҗлары белән аз бәйләнгән илаһи бурычлар куеп яшәгән? Моны нәрсә белән аңлатырга? Бәлки, алар Җиргә махсус вазыйфа үтәр өчен килгән чит планета вәкилләредер? Бәлки, бу сәер цивилизация безгә сабак бирү, үсеше ялгыш юлга кереп киткән кешелек дөньясы өчен башка төрле яшәү үрнәге бирү өчен оештырылгандыр? Кризис чорына килеп кергән кешелек дөньясы шушы катлаулы заманда, бәлки, йөзе белән алар калдырган мираска борылыргҗтдештер? Аннан соң майяларның 830 нчы елда кинәт тарих мәйданыннан юкка чыгуы, калаларының, дини комплексларының бушап калуы аларның Җирдә ниндидер вазыйфа үтәүләре һәм соңыннан аңлы рәвештә физик планнан юкка чыгуы турында сөйләмиме? Аларның Европада "караңгы дәвер" хөкем сөргәндә, дөнья нурга сусап яшәгәндә тарих мәйданына килеп чыгуы очраклы хәлме?
Майяларның дин әһеле
Майяларны өйрәнгән археологлар, тарихчыларның, үзара сүз берләшкәндәй, бу мәдәнияттә күп нәрсәләрнең вакыт төшенчәсенә бәйләнгән булуы, табылган язуларда сүзнең гел Ай, Венера планетасы цикллары, аллаларга багышланган йолалар, календарьда билгеләнгән ниндидер даталар турында баруы да бу халыкның вакыт агышын исәпләү белән мавыгуы, аны бөек бер культ дәрәҗәсенә күтәрүе хакында сөйли бугай. Безнең эраның 200 — 400 елларында, майялар астрономик күзәтү һәм дини йолалар үткәрү үзәкләре төзи башлаганда, аларның иероглифлар һәм математик символлар системасы инде тулысынча калыплашкан була. Шулай майя халкының мәдәният һәм фән өлкәсендә акрынлап үсә, катлаулана барган системасы барлыкка килү процессы бөтенләй күренми. Бу система кинәт барлыкка килә. Шулай булгач, үз өстенә ниндидер галәми Вазыйфалар, илаһи бурычлар куеп яшәгән бу цивилизациянең нигезләре Җирдә түгел, ә бөтенләй башка күк җисемнәрендә салынган булса кирәк. Фәкать шулайдыр, майялар Җиргә махсус вазыйфа үтәү өчен килгән җәмгыять булгандыр. Классик майяларның зур көч-куәт туплауларына карамастан, сугыш һәм яулар белән мавыкмыйча, көчне башка юнәлештә сарыф итүләре, җир йөзендәге башка цивилизацияләр юлыннан китмичә, үзләренең бөек максаты итеп рухиятне кайгыртуы шул хакта сөйли кебек.

Күп еллар дәвамында майялар мирасын өйрәнү, алар яшәгән борынгы калаларда булу, күкләргә омтылган пирамидалар, мәшһүр биналар тирәсендә атналар-айлар буе уйланып йөрүләрдән җщ Х.Аргуэльес бу халыкның , чыннан да, Җир тумасы булмыйча, махсус вазыйфа баппСару өчен бүтән күк җисеменнән килүенә тәмам ышана һәм өч дистә ел буе бөртекләп туплаган белемнәрен шушы фикер чылбырына тезәргә керешә.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013