Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

Бөек Дәвер һәм без

Менә без майяларда төп шөгыль һәм кайгырту өлкәсе булган вакыт төшенчәсенә якынайдык. Эш шунда ки, Цолкин календаренда чагылыш тапкан башка мәсьәләләрдән тыш анда кешелек дөньясының үсеш дәверләре турында да бай мәгълүмат салынган һәм бу мәгълүмат бүгенге көндә зур әһәмияткә ия. Анда Җир тарихының безнең эрага кадәр 3113 елдан алып безнең эраның 2012 елына кадәр килепҗиткән Һәм 5125 ел вакытны эченә алган гаять зур циклы тасвирлана. Бу цикл майяларда Бөек Дәвер дип атап йөртелгән. Бүгенге көндә без үзебезнең, өченче меңъеллыкка атлап чыгып, 2004 елда яшәвебезне искә төшерсәк, анда теркәлеп калган әлеге Бөек Дәвер тәмамланырга дистәдән дә ким ел вакыт калганын ачыкларбыз. Табигый, бу хәл бездә бик күп сораулар уятыр һәм аларга җавап аласыбыз килер.

Чыннан да, майялар бу дәверне ни өчен шулай зурлап Бөек Дәвер дип атаганнар һәм ни өчен ул, безнең эрага кадәр 3113 елда башланып, безнең эраның 2012 елында төгәлләнә? Бу 5125 елга сузылган вакыт аралыгының кешелек дөньясы өчен нинди әһәмияте бар, аның асыл мәгънәсе нидән гыйбарәт?

Сорауларга җавап биргәнче шуны искә төшереп үтик: без инде язмаларыбызның алдагы бүлекләрендә 2012 ел турында бераз сүз алып барган идек. Галәмдәге Остазларыбыздан алынган мәгълүматларда да шул ук 2012 ел күрсәтелә, классик диннәр дә төп китапларында "вакыт төкәнгәндә" Ахырзаман, Хисап көне, Хөкем көне килер дип кешелек дөньясының исенә төшереп тора. Майяларның Изге Календаре Цолкин исә, бу хакта бернинди шик-шөбһә калдырмыйча, ачыктан-ачык итеп —2012 ел кешелек дөньясы өчен чикне үтеп чыгу, язмыш хәл ителү елы булачак дип кисәтә.
Изге Календарьда символлар һәм Кояш системасы планеталары
5125 елны эченә алган Бөек Дәвер майяларда 13 дәвергә —бактунга бүленә. Бер бактун үзе 394 елга тиң вакыт аралыгын тәшкил итә. Шулай 5125 елга сузылган тарихи процессны —Бөек Дәверне — алар сыйфат һәм эчтәлек ягыннан бер-берсеннән шактый аерылып торган 13 бактун рәвешендә күз алдына китергәннәр. Бактун 20 катунга бүленгән, һәр катун 19 елга тиң булган. Катун исә 20 тунга бүленгән, тун 1 елга тиң булган. Тун үзе 360 кинга (көнгә) тиң булган. Шулай итеп иң кече вакыт берәмлеге киң саналган. Шулай итеп, майяларның Бөек Дәвере бактуннарга бүленгән 13 чордан торган. Без алда тарихи процессның этапларын ачып салыр өчен нигездә шушы бактун (394 ел) төшенчәсе белән эш итәрбез.

Сорау туа: ни өчен майяларның Бөек Дәвере безнең эрага кадәр 3113 елдан башлана? Моңа җавап бирү өчен Җир тарихының ераграк дәверләренә күз салу кирәк булачак. Атлантиданың соңгы утравы моннан 12,5 мең ел элек су астына китә, һәлак була. Бу катастрофа тарихка Бөек Туфан (Великий Потоп) дип кереп калган. Өстәвенә нәкъ шушы вакытта Җирнең күчәре урыныннан күчә, Планетабызның күчәре күчү Җир тарихында булгалый торган хәл. Бу һәрвакыт глобаль катастрофаларга китергән. Галимнәр әйтүенчә, Җир үзенең яшәү дәверендә инде берничә тапкыр күчәренең торышын үзгәрткән. Әйтик, Җир шарының моннан алдагы 26 мең еллык циклы тәмамланганда да планетабызның күчәре күчә һәм полюслары алмашына, кешелек дөньясы бик зур һәлакәтләр кичерә. Әгәр дә ул чактагы күчәр күченүгә хәтле җир йөзендә 2 миллиардка якын кеше яшәгән булса, катастрофалардан соң планетада бары миллион ярым гына кеше исән кала. Җитмәсә, исән калган кешеләр дә бөтен планетага таралып беткән була (Ченнелинг. Послания Старших Братьев Человечества. Киев, "София", 1998. -С.40). Бу саннар кешелек дөньясының нинди зур югалтулар кичерүен һәм гаять авыр шартларда планетада кабат тормыш башлануын бик ачык күрсәтә. Без белгән "тарихның" чын тарихтан ничек ерак торуын шуннан да чамаларга мөмкин.

Моннан 12,5 мең ел элек булып узган Атлантида һәлакәте, шуның белән бергә туры килгән Җир күчәре күчү , бу фаҗигаләрнең бөек Туфан белән тәмамлануы кешелек дөньясын бик авыр хәлгә куя. Кешеләр ул чакта хәтта күчәр күчеп, полюслар алмашынганын аңламый да калалар. Моны Бөек Туфан —җир йөзен су басу галәмәте дип кабул итәләр. Шулай Җирдә 6 мең елга сузылган караңгы дәвер урнаша. Моңарчы ирешелгән цивилизация казанышлары юкка чыга, кеше бик күп нәрсәләрне оныта, кыргыйлана, саны бик нык кимегән кешелек дөньясы, әле генә туган бала кебек, үзенең тарихын өр-яңадан башларга мәҗбүр була.

Шушы вакыйгадан соң алты мең еллап вакыт узгач кына планетаның зур елга үзәннәрендә кабат җир эшкәртү, нәрсәләрдер үстерү кебек шөгыльләр барлыкка килә. Хәзер шундый заман килде ки, кеше үзе яшәгән Җир планетасының Галәмдәге Көчләр өчен тәҗрибә үткәрү мәйданы икәнен аңлап яшәргә тиеш. Галәмнең, Раббыбызның төп максаты —планетада тереклек орлыклары чәчү һәм шул тереклек орлыкларын күзәтеп, багып, тәрбия кылып тору. Тереклек барлыкка килгәннән соң аңа аң кертү, шул аңны акрынлап үстерү, аңа юнәлеш бирү. Юнәлеш исә диннәр аша бирелә. Әгәр дә инде, Атлантида җәмгыятендәге кебек, гаять югары дәрәҗәгә күтәрелгән шушы аң, үз-үзенә артык ышанып, тәкәбберләнеп китеп, Галәм, Раббыбыз кануннарына каршы килсә, Тәрбиячелеренең сүзенә колак салмаса, үсешендә ялгыш юлга кереп китсә, шулай үзен туендырган, иркәләп үстергән Җир-Анабызга зыян сала башласа, көт тә тор —җәза киләчәк. Галәмнең кануннары гадел, шул ук вакытта алар гаять кырыс та. Җир-Анабыз үзенә зыян китерүчене беркайчан да саклап тотмаячак, аннан тизрәк котылырга тырышачак. Кеше һаман шушы гап-гади хакыйкатьне аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Кеше кылган вәхшилекләргә Җир-Анабыз ничек түзеп тора икән дип гаҗәпләнергә генә кала. Атлантида фәкать шуның аркасында һәлак була.

Хәер, без төп мәсьәләдән бераз читкә тайпылдык бугай. Алты мең елга сузылган һәм әле бүгенге көндә дә ачыкланып бетмәгән караңгы дәвердән соң кешелек дөньясының күзләре кабат ачыла башлый. Планетаның төрле төбәкләрендә киләчәктә бөек казанышларга ирешәчәк бөек мәдәният үзәкләре үсеп чыга — Шумер, Мисыр, һиндстан, Кытай, Крит күтәрелә, цивилизацияләрнең өр-яңа дәвере башлана. Бу заманнарны без инде сакланып калган тарихи ядкярләр, сәнгать әсәрләре һәм язма чыганаклардан беләбез. Шуңа күрә дә аларны "язма тарих" дәверләренә кертәләр.

Майяларның Цолкин календаре безнең эрага кадәр 3113 елдан башлана, дидек. Бу андагы беренче бактун башланган ел, һәр бактун кебек, ул да якынча 400 ел буе дәвам итә. Беренче бактун (б.э.к. 3113—2718) нинди заманны эченә ала, ул нәрсәсе белән әһәмиятле? Ни сәбәпле майялар Изге Календарьларын фәкать шушы елдан башлаганнар? Моның өчен бик җитди сәбәпләр булырга тиеш кебек.

Җавап нигезле булсын өчен, кабат эзотерик чыганакларда яктыртылган мәгълүматларга, Җир тарихының бик борынгы, бүгенге кешелек дөньясына билгесез тарихына мөрәҗәгать итәргә туры килә: "Соңгы 500 мең ел эчендә төрле йолдызлыклар системасыннан килгән цивилизацияләр Җирдә бик күп тапкыр хәят орлыклары чәчтеләр (...) Бу вакыйгалар Җирдә Галактикаара Тере Китапханә (Үзәк) булдыру программасының аерым өлешләре иде. һәр цивилизация Җиргә үз вакытында килде. Әмма планетаны яулап алып, анда үз хакимиятен урнаштырган, аны башка дөньялардан аерып куйган, изоляциядә тоткан һәм бик күп заманнар башка күк җисемнәрендә яшәүчеләрне Тере Китапханәгә якын җибәрмәгән көчләрнең Җир тирәсендә электромагнит кырыннан киртә ясап куюына карамастан, төрле цивилизация вәкилләре бу киртә аша үтеп чыга тордылар, шулай Җирдә төрле цивилизацияләр төзелде. Бу цивилизацияләрнең кайберсе 500, 5000 яисә 10000 ел буе яшәде. Шулай да планетада хакимлек урнаштырган көчләр аларны куып җибәрә яисә башка берәр ысул белән юк итә барды. Шулай итеп, бу цивилизацияләр Җиргә хуҗа булу хокукына ирешә алмадылар, ләкин үзләреннән соң бик күп эзләр, кинаяләр, төрле билгеләр салып калдырдылар. Шушы билгеләр ярдәмендә, баскыч басмаларына басып аргы ярга чыккан кебек, Галактикаара Тере Китапханәнең нинди максат белән төзелүен ачыклау һәм аңа үтеп керү мөмкинлеге яшәп килде" (Барбара Марсиниак. Земля. Киев, "София", 2000. -С.33-34).

"... Мисырлылар, инклар, полинезиялеләр, греклар, тибетлылыр, шумерлар, Американың борынгы халкы, майялар, Австралия аборигеннары һәм Җирдә яшәүче башка абориген мәдәниятләр шушы эзләр-ачкычларны аңлауга үзләреннән зур өлеш керттеләр һәм аларның барысы да йолдызларга төртеп күрсәтә килде. Бу мәдәниятләрнең һәркайсы Тере Китапханәгә үтә торган ишекне бераз ачып калдырдылар". (Шунда ук. —34 б.)

"Бу цивилизацияләр ничек барлыкка килде дип сорыйсызмы? Әллә алар, тузганак кебек, җирдән үсеп чыкканмы? Юк, алар уй-фикер рәвешендә барлыкка килә... Аларга яшәү өчен импульс бирелә. Югары рухи идеалларга ирешкән барлык цивилизацияләр дә иң элек Бөек Уен Осталарының (Галәмдәге Тәрбиячеләребез —С.Ш.) фикере рәвешендә туа. Бөек Уен Осталары төрле дәверләрдә төрле цивилизация үрнәкләренең концепцияләрен төзи, аннан бу цивилизацияне төзү өчен төрле йолдызлардан вәкилләр китерелә. Җиргә төшерү алдыннан алар генетик яктан җир кешеләренә охшаш итеп үзгәртелә, адәми затның генетик линиясенә яраклаштырыла". (Шунда ук. —356.)

Мондый юл белән Җирдә башка цивилизация вәкилләренең урнашуын эзотерик әдәбиятта "йолдыз чәчмәсе" ("звездный посев") дип атыйлар. "Җирдәге бик күп цивилизацияләр шушы юл белән төзелде. Цивилизацияләр мәгълүм бер импульс буларак туа, һәр импульсның тормышка ашу программасы була. Барлык программалар да алдан әзерләнә". (Шунда ук. —35 б.)

"Бөек Уен Осталары уй ярдәмендә төзек мәдәният-цивилизация матрицалары (өлгеләре)төзиләр, аннан үлчәм-вакыт капкаларын ачып, әлеге цивилизацияләрне Җиргә иңдерәләр. Шулай ук бу цивилизацияләргә үсәр һәм чәчәк атар өчен шартлар тудыралар, шушы цивилизациянең башка дәверләргә тәэсир итү һәм аларны киләчәктә орлыкландыру көче дә саклана". (Шундаук. —386.)

Үзәк Америкада чәчәк аткан һәм 830 нче елда кинәт юкка чыккан "класик чор майялар" дәүләте дә шушы ысул белән иңдерелгән цивилизацияләрдән була. Б.Марсиниак китабында китерелгән бер өзек шул хакта сөйли: "Кайчандыр Үзәк Америкада һәм Мексикада яшәгән майя кабиләләре дә шундый уеннар остасы була. Алар төрле чынбарлыкны (реальность) үзара куша һәм бер системадан икенчесенә күчә белгәннәр. Алар яшәгән дөньяның нигезе Плеяда йолдызлыгына барып тоташса да, майялар бу йолдызлыкта даими яшәүчеләрдән түгелләр. Аларның үз дөньялары бар. Бүгенге көндә майя халкы вәкилләре Галәмдәге бик күп дөньяларда эш алып бара, гүя ул беркайчан да өзелмәгән шикелле, алар шушы бөек цивилизация традицияләрен дәйа$| иттерәләр. Алар үз цивилизацияләрен, бер үлчәмнән икенче үлчәмгә, бер дөньядан икенче дөньяга күчереп, аны "үзләре белән алып китәләр"... Майялар, Вакыт Сакчылары буларак, рухи үсеш юлында шундый камиллеккә ирешәләр ки, чынбарлыклар тудыру алар өчен гадәти нәрсәгә әверелә". ( Шунда ук. —36 6.)

Мәгълүм булганча, цивилизациянең матди гәүдәләнешләре булган калалар, пирамидалар, һәйкәлләр, спорт корылмалары төзек килеш утырып кала, ә халык үзе Нәфис дөньяга күчә.

Укучыларыбызның күңел дөньясын шушы мәгълүматлар белән баетканнан соң безгә инде майяларның кем булуын да, "йолдыз чәчмәсе" дигән төшенчәнең нәрсә аңлатканын да сөйләп тору хаҗәте калмый. Ә бит майяларның Изге Календаре Цолкинда күрсәтелгән Беренче бактун нәкъ менә шушы "йолдыз чәчмәсе"ннән башлана. Безнең эрага кадәр 3113 елда башланып, якынча 400 елны эченә алган бу дәвердә җир йөзендә нинди хәрәкәтләр, мөһим вакыйгалар күзәтелә соң? "Йолдыз чәчмәсе бактуны" дип аталган бу дәвердә Җир планетасы Галактика Үзәгеннән килгән синхронлашу нуры көлтәсенә килеп керә. Әлбәттә, бу нур безгә үз системабыз үзәге булган Кояш аша тапшырыла. Безнең системада бар нәрсә безгә Тереклек Бирүче Кояш ризалыгы һәм фатихасы белән башкарыла. Галактик синхронлашу нурына килеп кергән шушы дәвердә җир йөзендә Мисыр цивилизациясе күтәрелә һәм ныгый, безнең эрага кадәр 3100 елда Мин исемле патша Өске Мисыр белән Аскы Мисырны берләштерә. Нәкъ шул чорда Шумер дәүләте (б.ә.к. 3000 нче ел) чәчәк ата, Британия территориясендә атаклы Стоунхендж комплексы төзелә. Дөньяның өч тарафында өч бөек цивилизация үзәге калкып чыга. Шунысы кызык, бөек цивилизацияләр ни өчендер "кинәт" барлыкка киләләр, кешенең аңы бик акрын үсү-өлгерүгә карамастан, калкып чыккан цивилизацияләрдә тормыш-яшәешнең дә, мәдәниятнең дә һәр ягы төптән уйланган һәм камиллеккә ирешкән була. Мондый дәрәҗәгә ирешү өчен бу цивилизацияне барлыкка китергән халык бик күп заманнар максатчан эш алып барырга тиеш иде ләбаса. Юк, тарихка кереп калган һәр бөек цивилизация "кинәт" өлгерә һәм калыплашкан килеш тарих мәйданына чыга, шулай үз Вазыйфасын башкара. Бу хәл цивилизацияләрнең Бөек Уен Осталары, Күктәге Тәрбиячеләребез тарафыннан әзер матрица-өлге рәвешендә Җиргә иңдерелүе хакында сөйли.

"Классик чор майялар" дәүләте Үзәк Америкада нәкъ шулай барлыкка килә һәм үзеннән соң бүгенге көнгә хәтле ачылмаган күп серләр калдыра. Майялар дәүләте башка күк җисеменнән килгән цивилизация вәкилләре тарафыннан оештырылган булган дигән фикерне беренче булып Х.Аргуэльес әйтә һәм бу аның зур казанышы дип саналырга хаклы. Моны хәзер Б.Марсиниакның Плеядалар йолдызлыгы вәкилләре тапшырган материалларга нигезләнеп язылган китабы да раслый.

Шулай җир йөзендә Атлантида дәвереннән соң өр-яңадан калыккан цивилизацияләр дәвере башланып китә. Әле Мисырдагы Гиза шәһәрендә Бөек Пирамида да төзелмәгән, Шумер да үз мирасын Аккад белән Бабил патшалыкларына тапшырмаган, Инд елгасы бассейнында Махенджо-Даро һәм Хараппа кебек атаклы мәдәният үзәкләре барлыкка килмәгән, Кытай һәм Крит цивилизацияләре дә күтәрелмәгән. Тарихның бормалы юлларында әле бик күп казанышлар һәм югалтулар булачак, күп көч сарыф ителәчәк, адәми зат каны елгалар булып агачак, гүзәл калалар төзелеп, күп тапкырлар җимереләчәк, дөнья халыклары төрле патшалыклар, дәүләтләр, империяләр төзеп, алар да үз чиратында юкка чыгачак. Дөньяны тетрәтеп яшәгән көчле кавемнәр, күпмедер вакыт үткәч тәмам хәлсезләнеп, башка халыклар арасында йотылып эзсез югалачак. Тарих сәхифәләрендә аларның бары тик исемнәре генә уелып калачак. Соңрак чорларда тереклек иткән кавемнәр ул дәүләтләр, халыклар яшәгән җирләрдә гүзәл кала калдыклары, сарайлар, күз явын алырдай сәнгать әсәрләре казып чыгарачак,—шулай бу халыкларның, цивилизацияләрнең даны, мирасы кешелек дөньясы хәтерендә кабат урын алачак. Эволюция процессы кешелек дөньясын бертуктаусыз алга әйдәячәк. Әмма тарихи дәверләрдә нинди кыенлыклар, киртәләр очрауга карамастан, эволюция спираленә аяк баскан адәми зат, үз-үзенә нык ышанган хәлдә, аны ахырына кадәр узу өчен барысын да эшләячәк, Күкләр билгеләгән үсеш юлыннан һаман алга —алга атлаячак...

Хикмәт шунда ки, майялар бик ерак заманнарда ук Изге Календарьлары Цолкинга кешелек дөньясы үтәчәк шушы үсеш юлын ачыклап, башын һәм азагын күрсәтеп, аны якынча 400 әр елга тиң 13 дәвергә — бактунга бүлеп, нинди дәвердә нәрсә буласын билгеләп калдырганнар, һәм иң гаҗәбе шунда —алар планетабызда барган шушы эволюция процессын, Кояш системасына кергән планеталарның әйләнү цикллары белән үзара бәйләп, аларның барысын Галактикабызда хөкем сөргән вакыт челтәренә— вакыт константасына яраклаштыруга ирешкәннәр. Икенче төрле итеп әйтсәк, мәктәптәге дәресләр расписаниесенә аерым предмет сәгатьләрен керткән кебек, майялар да Җирдә барган тарихи процессның шул этабын төгәл билгеләп, аны Галактика расписаниесенә төгәл итеп кертүгә ирешкәннәр. Шулай итеп, Җирдә барган эволюция процессы Галактиканың вакыт челтәрендә төп-төгәл үз урынын алган, Гомуми Планның аерылгысыз һәм контрольдә тотып була торган табигый өлешенә әверелгән. Шуңа күрә дә майялар җәмгыятендә вакыт дигән төшенчә иң зур игътибар һәм кайгырту өлкәсе булган. Вакыт 5, 10, 20 ел саен махсус багана-һәйкәлләр рәвешендә билгеләнеп барылган. Менә нинди Бөек Уен Осталары була майялар! Күрәсең, юкка гына аларны Галактиканың Вакыт Сакчылары дип атап йөртмәгәннәрдер. Бу шөгыль аларның төп Вазыйфасы булганга охшый.

Шушы урында алда әйтелгән фикерне раслаучы өстәмә дәлил китереп узасым килә. Эш шунда ки, бу китапны язганчы авторга мәгълүматларны төрле басмалардан бөртекләп җыярга туры килде. Китап язылды, ике еллап кулъязма хәлендә тик ятты. Аны икенче кат карап, төзәтеп, кыскартып-өстәп чыгарга утырганда кайбер фактларны Күктәге Тәрбиячеләребезгә контактер аша турыдан-туры сорау биреп ачыклау мөмкинлеге туды. Шундый сорауларның берсе майялар цивилизациясенә карый иде. Бу хакта шундый сорау бирелде: "В цивилизации майя существовал культ времени. Их называют Хранителями Времени. Что означает выражение Хранитель Времени?"

Алынган җавап түбәндәгечә иде: " Дело в том, что вопрос задан не в бровь, а в глаз. Цивилизация Майя в самом деле с планеты системы Плеяд и является Хранителем Времени. Хранитель Времени —это должность, данная народу для того, чтобы обеспечить преемственность поколений, знаний и т.д. Но эта цивилизация со своей задачей не вполне справилась, распалась и самоуничтожилась, освободив место для другой, более сильной и интересной цивилизации. Задача (цивилизации Майя) была поставлена, цель определена, а решение было перенесено из плотного мира (Земли) в мир иной, где задачи остались те же, а способ исполнения изменился..."

Шулай итеп, бу хәбәрдән без майяларның чыннан да Плеяда йолдызлыгыннан килеп, Җирдә гаять үзенчәлекле цивилизация төзегән халык булганлыгын ачыклыйбыз. Өстәвенә, майяларның, төзек калаларын шул килеш калдырып, җир йөзеннән кинәт юкка чыгуының сәбәбе дә безнең өчен сер булудан туктый. Җирдә тарихи Вазыйфаларын үтәп бетерү өчен Галәм тарафыннан бирелгән вакытка алар сыеша алмаган, күрәсең. Шуңа күрә майяларга урынны икенче бер цивилизация өчен бушатырга туры килгән, ә үзләре Нәфис дөньяга күчеп, Вазыйфаларын анда үтәүне дәвам иттергән. Алар бүгенге көндә дә шушы эш белән шөгыльләнә — Вакыт Сакчылары вазыйфасын башкара. Шушы хәбәрләр яктылыгында фикер йөртсәк, "классик чор майялар"ның безнең эраның 830 нчы елында кинәт юкка чыгуының сәбәпләре дә тәмам ачыкланып бетә, дип әйтергә мөмкин.

Х.Аргуэльес фикеренчә, майялар кешелек дөньясын киләчәктә көтелгән Галактика масштабындагы синхронлашу-тәңгәлләшү процессына әзерләү белән шөгыльләнгәннәр. Ә бу хәл, Цолкин календарендә күрсәтелгәнчә, нәкъ 2012 ел ахырында көтелә. Төзеп калдырган Изге Календарьның киләчәктә кешелек дөньясына ничек кирәк булачагын һәм, аның серләрен ачкан очракта, кешеләрнең аңы ни дәрәҗәдә киңәячәген, адәми зат үзен Кояш системасы гаиләсенең генә түгел, Галактикадагы ифрат күп дөньяларны эченә алган Зур Гаиләнең тулы хокуклы әгъзасы итеп хис итәчәген майялар алдан күрә белгәннәр, шуны истә тотып эш иткәннәр.

Шушы фактлар белән коралланганнан соң без инде "майя факторы" дип аталган төшенчә турында да кыенсынмыйча сүз алып бара алабыз. Гади генә итеп әйткәндә, "майя факторы" —бүгенге фәндә һәм хәзерге көндә кешелек тарихын күзаллауда әлегә чагылыш тапмаган мәгълүматлар катламын тәшкил итә. Х.Аргуэльес сүзләре белән әйтсәк, "майя факторы" дип аталган төшенчә Җирдәге цивилизацияне Галактика масштабыннан чыгып карауны аңлата. Бу инде кешелек дөньясын Галактиканың Гакыл Бергәлеге Системасы белән арадашчылык итүче әгъза буларак күзаллауны күздә тота. Майялар кешелек дөньясын Галактикадагы башка дөньялар белән бер рәткә куеп караганнар һәм ань1к яшәү мәгънәсе Галәм киңлекләрендә тереклек иткән күп дөньялар тарихын күздә тотып бәяләнгән. Шуңа күрә майяларның Цолкин календаренда Галактика масштабындагы гомуми караш чагылыш тапкан.

Майя җәмгыятенең мәгълүм бер дәвердә Җирдә пәйда булуы һәм бөек цивилизация төзүе очраклы хәл түгел. Алар —Галәм сәяхәтчеләре. Шуңа күрә, әгәр дә Галактиканың берәр йолдызлыгында яки берәр Кояш системасында үз-үзен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелеп килгән планета күзгә чалынса, майялар анда килеп төшә, әлеге планетаны шушы процесска әзерләү белән шөгыльләнә башлый. Әйтергә кирәк, Галәмдә мондый изге эш белән шөгыльләнүче цивилизация бер майялар гына түгел. Аларның күбесе эшчәнлекләрен Галактиканың Намус Кодексы кысаларында алып бара.

Табигый, кемне дә булса көчләп үз асылын аңларга мәҗбүр итү мөмкин түгел. Шулай ук аңы өлгереп җитмәгән берәр дөньяны да көчләп Галактиканың Зур Гаиләсе әгъзасы булуын тану дәрәҗәсенә күтәрү мөмкин эш түгел. Әмма шушы дәрәҗәгә якынлашып килүче берәр дөньяга үз-үзен, асылын аңлауны җиңеләйтү, аңа ярдәм итү мәслихәт эш санала. Шуңа күрә үсешендә мәгълүм бер стандартка якынлашып килгән, өметле күренгән дөньяларга Галәмдәге Илаһи Көчләр тарафыннан һәрвакыт ярдәм килә. Бүгенге көндә Җир һәм анда яшәүче кешелек дөньясы үсешенең нәкъ шундый дәверенә килеп керде. Без Галәмдәге Тәрбиячеләребезнең даими күзәтүе астында гына яшәмибез, Алар дан күп төрле ярдәмнәр дә алып торабыз —җир йөзендәге тоталитар режимнарның бер-бер артлы җимерелә баруы, халыкларны бер-берсеннән аерып торган идеологияләрнең берәм-берәм тарих чүплегенә чыгарып түгелүе, цензураның, сүз иркен кысуның да һаман кими баруы, бүгенге көндә күп илләрдә теләсә нинди рухи тәгълиматны чагылдырган әдәбиятның ирекле сатылуы һ.б. шул хакта сөйли кебек. Шик юк, майялар әле ничә йөз ел элек шушы көннәрнең киләсен белеп эш иткәннәр, аны алдан әзерләүчеләр булганнар — Изге Календарь Цолкин шул хакта сөйли.

Анда чагылыш тапкан Бөек Дәвер 2012 ел белән тәмамлана. Шушы 5125 елга сузылган вакыт дәвамында планетабыз Галактика Үзәгеннән килгән махсус нурланышлар йогынтысында яши һәм кешелек дөньясы 13 тарихи дәвергә —бактунга бүленгән зур үсеш юлы уза. Әлбәттә, безнең эрага кадәр 3113 нче елда да, аннан якынрак дәверләрдә дә кешелек дөньясы үзе килеп кергән әлеге нурланышлар йогынтысын тояр дәрәҗәдә булмаган. Без моны шушы процессның соңгы бактунында гына, алай гына да түгел,—соңгы 13 нче бактун тәмамланырга ике дистә ел калганда гына сизә башладык, һәм шушы елларда Җир кешесе үзенең планета язмышы өчен җаваплы зат икәнлеген аңлау дәрәҗәсенә күтәрелде. Шуңа бәйле рәвештә экология мәсьәләләренә багышланган фәнни, фәнни-популяр әдәбият, публицистика, кинодокументалистика, иҗтимагый хәрәкәтләр, бик күп оешмалар барлыкка килде. Кеше үзенең ниндидер хәтәр һәм җаваплы, зур үзгәрешләр һәм сынаулар чорына килеп керүен бөтен кискенлеге белән аңлады. Шушы ук елларда кешелек дөньясының нинди җаваплы дәвер кичерүен аңлаткан китаплар, брошюралар дөнья күрде. Төрле илләрдә яшәүче арадашчы — контактёрлар, Галәмдәге Затлар белән элемтәгә кереп, алардан кызыклы мәгълүмат ала, ал арны бастырып чыгара башладылар. Бу китапны язып утыручы без фәкыйрегез дә безнең ил өчен өр-яңа күренеш булган андый басмаларны йотлыгып укып баручыларның берсе иде. Андый китаплар беренче тапкыр кулга килеп кергәч, нинди көчле шаккату хәлендә калуымны һич онытасым юк. Бу минем өчен бер революция булды, аңым зур тетрәнү кичерде. Таңга калу һәм соклануның чиге юк, укыганда тыннар кысыла. Бу минем өчен Христофор Колумбның Америка континентын ачуы кебегрәк бер нәрсә булды. Мондый әдәбият уннарча еллар уйлап йөреп тә очына чыга алмаган фундаменталь сорауларга әтрафлы җавап бирә иде. Андый китапларның сатыла башлавын бер белеп алгач, аларны бөтен җирдән эзлисең һәм эзләгән саен кулыңа килеп керә тора. Башта бу хәл мине бик нык гаҗәпләндерсә дә, күпмедер вакыт узып, кайбер яшерен закончалыкларны белә башлагач, шуны ачыкладым — охшаш нәрсәләр бер-берсен тартып китерә икән. Син аларны уйларың белән үз тормышыңа тартып китерәсең, уй-фикерләрең чынбарлыкта тиешле вакыйгалар барлыкка китерә. Гап-гади канун. Шулай яшәешнең серләре акрынлап ачыла торды. Тормыш торган саен кызыклырак була барды...

Менә тагын читкә тайпылдым. Башлаган сүзгә, кешелек дөньясы узган тарихи юлларга әйләнеп кайтыйк.

Без инде беренче бактунда Җирнең "йолдыз чәчмәсе" белән орлыкландырылуын әйтеп үткән идек. Шул сәбәпле җир йөзендә бөек цивилизацияләр күтәрелә. Әгәр дә шул цивилизацияләр үткән юлны җентекләп тикшерә башласаң, аларның һәркайсында читтән килгән берәр цивилизация эзләрен ап-ачык күрергә мөмкин. Әйтик, Шумер калаларының Тигр һәм Евфрат елгалары өстенә салынган геометрик фигура —очлы почмак эчендә урнашуы, алай гына да түгел —бу калаларның әлеге почмакны хасил иткән һәм аны урталай бүлеп торган өч сызык буенча урнашкан булуы үзе үк ни тора! Галәмнән очып килгән кораблар, калалардан хасил булган шул почмакка юнәлеш тотып, аның урта сызыгы буенча хәрәкәт иткәндә җиргә якыная барган һәм почмакның нәкъ очында урнашкан изге Ниппур каласы янындагы космодромга төшә торган булганнар. Ниппур каласы—дәүләтнең үзәге, аллалар торган кала саналган.

Шулай ук Борынгы Мисыр пирамидаларының җирдә урнашу тәртибе Сириус йолдызлыгының төп-төгәл копиясен тәшкил итүе дә очраклы хәл түгелдер. Әгәр дә без Мисыр мифологиясендә һәм сәнгатендә сурәтләнгән җан ияләренең кем һәм нәрсәләр булуы белән кызыксына башласак, шулай ук күп серләр ачкан булыр идек.

Бу язмаларның максаты 5125 елны эченә алган Бөек Дәвердә кешелек дөньясының нинди үсеш баскычлары үтүен җентекләп тасвирлау түгел, —безнең максат күпкә тыйнак. Без бары тик шушы зур тарихи дәвернең башында дөньяның нинди хәлдә булганын һәм шушы дәвер тәмамланырга торган безнең көннәрдә нинди процесслар барганын бераз ачыклап кына китмәкче булабыз. Аң булып яшәр өчен!

Безнең көннәрдә бу процесска карата нинди мөнәсәбәттә булырга, үз-үзеңне ничек тотарга һәм кешелек дөньясы тарихында Сират Күпере кичүне тәшкил иткән 2012 елны ниндирәк уй-хисләр, омтылышлар белән каршыларга кирәклеген бераз гына аңлатып үтәргә булдык. Әгәр дә без кешелек дөньясы үткән шушы 5 мең еллык дәвергә гомуми караш ташласак, иң элек тарихи процессның торган саен тизләнә, вакыйгаларның тыгызлана, дөньяда мәгълүмат алмашуның һаман саен арта баруына игътибар итәрбез. Кешелек дөньясы, үзе дә аңлап җиткермичә, каядыр ашкына, алга чаба. Аңа бөтен нәрсә күбрәк һәм тизрәк кирәк. Шушы 5 мең ел элек башланган тормышны безнең көннәр белән чагыштырсаң —аерма җир белән күк арасы. Кеше кая ашкына, нигә ашкына, аны кем һаман алга куа —ул моны белми. Кешелек дөньясы, борылган сәгать кебек, бара да бара, торган саен тизрәк атлый, эшчәнлеге һаман киңәя-колачлана бара. Моның бер зур мәгънәсе булырга тиештер бит?!

Әлбәттә, тарихи процесс булып күренгән бу тизләнүне без белгән тарихи дәверләр кысасында гына аңлатып бирү мөмкин эш түгел. Әгәр дә адәми %ат бу юлдан аңлы рәвештә барса, аны әле кешенең үз инициативасыннан килә дип уйларга да мөмкин булыр иде. Әмма бу алай түгел. Бу очракта кешелек дөньясы бары тик ниндидер яшерен программаны үтәүче ролен генә үти. Димәк, бу процесс, гомумән, планетабызның эволюциясе белән бәйле. Кешелек дөньясының һаман алга ашкынуы, торган саен яңа биеклекләр яулавы, аң дәрәҗәсе үсә баруы —болар барысы да Җир-Анабыз үтәргә тиешле үсеш юлының бер элементы гына булып тора. Кендегебез Җир-Анабызга бәйләнгән, Җир безне тудыручы, туендыручы, энергия бирүче, саклаучы, безгә Галәмдә яшәү урыны бирүче. Җир безнең бишегебез, Туган Йортыбыз, Кадерле Әнкәбез. Шулай булгач, Әнкәсе куенында яшәгән адәми затның үсеше Җир белән бәйләнмәгән башка бер Программа буенча алып барыла дип уйлау ахмаклык булыр иде. Димәк, эш монда адәми затта гына түгел, ә Җир-Анабыз үтәргә тиешле эволюция юлына, Галактикадагы Югары Структуралар билгеләгән конкрет вакыт аралыгына бәйле, һәм Галактиканың Вакыт Сакчылары саналган майялар Цолкин календаренда ул чикне 2012 ел азагы белән билгеләгәннәр. Моны ап-ачык итеп теркәп калдырганнар. Шулай итеп, Җир Бөек Дәвер дип исемләнгән шушы вакыт аралыгына безнең эрага кадәр 3113 елда кереп, 5125 елга тиң зур тарихи юл үтеп, аннан 2012 елда чыгарга тиеш. Әмма бу әле, дин китаплары куркытканча, Кыямәт көне дә, Ахырзаман килү дә, дөнья бетү дә түгел. Бу — кешелек дөньясы өчен Олуг Имтихан, үзгә сыйфатка күчү генә. Кешелек дөньясы бетмәячәк, бары тик зур сынаулар кичереп, үсешен башка шартларда дәвам гына иттерәчәк. Яшәешнең сыйфаты, мәгънәсе үзгәрәчәк.

Бу хакта Х.Аргуэльес бик мәгънәле сүзләр әйтә: "2012 елда Планетабызның Галактик синхронлашу нурыннан чыгуы, Бөек Дәвернең тәмамлануы үзгә бер циклның башлануы булачак, шул чакта кешелек дөньясы гүя яңадан туачак, үзен беренче тапкыр күргәндәй хис итәчәк. Әмма ул инде элекке кешелек дөньясыннан нәрсәсе беләкдер аерылып торачак" (Х.Аргуэльес. Фактор Майя: Внетехнологический путь. "София", Киев, 1996. С.-161).


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013