Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ

Әйтергә кирәк, без хәзер Җир — Кояш системасы — Плеядалар йолдызлыгын үз эченә алган зур системаның 26 мең еллык эволюция циклы тәмамлану алдында торабыз. Кайбер чыганакларда аны Бөек Ел (Великий Год) дип тә атыйлар. Бу процесс фәндә "прецессия" дип атап йөртелә. Аның мәгънәсе нидән гыйбарәт соң?

Иң элек Җирнең (Кояш системасы белән бергә) Плеядалар йолдызлыгы тирәсендәге 26 мең еллык юлын ике яктан бераз кысылган кыршау-эллипс рәвешендә күз алдына китерик. Җир күчәре аша үткәрелгән туры сызык прецессияне күрсәтә. Шуның нәтиҗәсендә 26 мең елга тиң озын юлны хасил иткән озын юл-эллипс барлыкка килә. Эллипсның уң ягы Галактика Үзәгенә таба төбәлгән, сул ягы аннан иң ерак ноктада урнашкан. Җир шушы орбита буенча күктә гизгәндә Зодиакның 12 йолдызлыгы аңа чиратлашып тәэсир итә (Кучкар, Үгезбозау, Игезәкләр, Кысла Һ.6.), ягъни Җир шушы 26 мең еллык юлын үткәндә һәр йолдызлыкның көчле нурланышын тоеп тора. Шулай без 26 мең еллык циклны 12 йолдызлыкка бүлсәк, һәрберсе 2000%лдан аз гына артык булган (2160 ел) 12 дәвер барлыкка килә. Хәзерге көндә без Балык йолдызлыгыннан Сукояр йолдызлыгына күчтек. Бу хәл нинди үзгәрешләр китереп чыгарачак соң?

Хикмәт шунда ки, һәр йолдызлык Җиргә үзенә хас нурланышлар бирә һәм бу нурланышлар планетага, андагы табигать патшалыкларына, стихияләргә, хайваннар дөньясына, һәр кешегә һәм тулаем кешелек дөньясына үзенчә тәэсир итә. Икенче төрле итеп әйткәндә, һәр йолдызлык, планетабызны махсус нурланышларда коендырып, үзенә хас махсус эш башкара.

Әйтик, соңгы 2 мең ел эчендә планетабыз Балык йолдызлыгы тәэсирендә яшәде. (Әлбәттә, Җиргә бер үк вакытта башка йолдызлыклар да тәэсир итә. Әмма бу очракта сүз иң көчле, төп йогынты турында бара.) Балык йолдызлыгыннан килгән нурланышлар кешелек дөньясында нигездә Тугрылык һәм Идеализм хисләре тәрбияләде. Шул сәбәпле Җирдә хөкем сөргән күпчелек идеологияләр Тугрылык һәм Идеализм хисләре белән сугарылган иде (коммунизм, фашизм, социализм, милләтчелек, шовинизм, ватанпәрвәрлек, бер динне генә бердәнбер хак дин дип санау h.б.)

Башланып киткән Сукояр йолдызлыгы дәверендә (ул да 2 мең ел дәвам итәчәк) планетабызга килә торган нурланышлар шартлы рәвештә Церемониаль Тәртип энергияләре дип атала. Алар Җир йөзендәге цивилизациянең йөзен тамырдан үзгәртеп корачак, цивилизациянең яңа формаларын барлыкка китерәчәк. Тормышның зур тизлек белән үзгәрә баруы нәкъ шул хакта сөйли, һәм иң мөһиме — Сукояр йолдызлыгы дәверендә кешелек дөньясына Йокыдан Уяну һәм Берләшү мөмкинлеге ачылачак. Адәми затның киңәйгән аңы Галәм киңлекләренә чыгачак. Табигый, бу процесслар һәм нурланышларның шулай чиратлашып тәэсир итүе Илаһи План кысаларында алып барыла.

Әмма 26 мең еллык циклның, ягъни прецессиянең тагын бер хикмәтле үзенчәлеге бар (сызымны кара).

Борынгы заманнарда ук акыл ияләре планетабызның Галактика Үзәгеннән ераклашкан чакта ничектер "йокыга талуын ", ә якынлашкан чакта исә киресенчә "уяна" башлавын сизеп алган булганнар. Биредә сүз кешелек дөньясы аңының "йокыга талуы" һәм "уянуы" турында бара.

Җир эллипс рәвешендәге шушы орбита буенча Галактика Үзәгенә таба хәрәкәт иткәндә, планетабыз акрынлап яшәешнең рухият чәчәк аткан гүзәл һәм бөек дәверенә якынлаша. Бу чорда Җир гүяки йокыдан уяна, тормыш торган саен камилрәк төс ала. Тулы камиллеккә ул эллипсның Галактика Үзәгенә иң якын торган ягында ирешә. Бу дәвер борынгы чыганакларда Алтын Гасыр (санскрит телендә — Сатья Юга) дип атала, һәм киресенчә, Алтын Гасыр дәверен үтеп, аннан ераклаша барган саен Җирдә рухият сүрелә, тормыш үзе дә, андагы тәртипләр дә кырыслана бара, планетабыз рухи яктан гүя "йокыга тала".

Ә инде Җир үз орбитасының Галактика Үзәгеннән иң ерак ноктасына барып җиткәндә планетада гадәттән тыш кырыслык һәм вәхшәт хөкем сөрә — бу дәвер борынгы чыганакларда Тимер Гасыр (Кали Юга) дип атала. Шунысы кызык, Җирдә кискен үзгәрешләр эллипсның капма-каршы урнашкан А һәм Б нокталарында түгел, ә аларны узып 900 ел вакыт үткәннән соң гына башлана. Әйтик, Алтын Гасырдан чыгу, Б ноктасын үтеп, 900 ел вакыт үткәч кенә башлана (Г ноктасында). Шулай ук кырыслык һәм вәхшәт тулы Тимер Гасырдан соң планетада кабат рухият уяна башлау да А ноктасыннан соң 900 ел вакыт үткәч үз көченә керә (В ноктасында). Бәхеткә, бүгенге көндә кешелек дөньясы, үсешенең Тимер Гасыр дәверен узып, планетабызның "уяну" чорына аяк басты. Планетадагы һәм тормышыбыздагы кискен үзгәрешләр фәкать шуның белән аңлатыла. Без хәзер Галактика Үзәгенә торган саен якыная барачакбыз. Әмма Алтын Гасырга керү өчен кешелек дөньясына әле тагын берничә мең ел кирәк булачак.

Борынгы чыганакларда телгә алынган Алтын Гасыр белән Тимер Гасыр төшенчәләре һич тә шагыйранә чагыштыру түгел, ә Җир тарихында булып узган конкрет дәверләр, мәгълүм закончалыкка буйсынып алмашынып торган цикллар булып тора. Бер-берсеннән бик зур вакыт аралыгында торулары сәбәпле (13 мең ел) кешелек дөньясы аларны оныта барган, һәр "йокыга талу" дәверендә, кешелек дөньясының акылы шактыҢ 5 саега төшеп, кешеләр ирешелгән бик күп казанышларын югалта, оныта торган булганнар. Элек ирешелгән биеклеккә һәм аннан да югарырак баскычка —Алтын Дәвергә таба хәрәкәт иткәндә яңабаштан күтәрелергә туры килгән. Шулай Галәм безне, бер утта кыздырып, бер суга чумдырып дигәндәй, тәрбия кыла, даими сыный, чыныктыра, иләк аша уздыра һәм шушы имтиханнарны узган җаннарны гына эволюциянең яңа дәверенә үткәрә.

Әйтелгәнчә, хәзерге көндә кешелек дөньясы гадәттән тыш озын һәм авыр тоелган, адәми затны бастырып торган, зур корбаннар таләп иткән Тимер Гасырдан чыкты. Дөресен әйтергә кирәк, кеше аннан гаять кырысланып, кыргыйланып, рухияттан, Раббыбыздан бик нык ераклашып, матдиятчылыкка тәмам кереп баткан хәлдә чыкты. Хәзер Җирдә елдан-ел рухият арта, дөнья торган саен яктыра, камилләшә барачак. Бу яктан бернинди дә шик-шөбһә, өметсезлек, икеләнү булырга тиеш түгел. Безгә хәзер Җир эволюциясендәге шушы закончалыкны аңлап яши башларга вакыт җитте. Бүгенге көндә планетабызда барган процесслар шул хакта сөйли. Яңа Дәвергә керү алдыннан чистарыну, искедән арыну процессы бара. Раббыбыз безне шуңа әзерли. Шик юк, Туган Йортыбыз Җирдә шундый эшләр барганда һәр кешедән аңа үз өлешен кертү, нур чәчеп торучы бер якты ноктага әверелеп яшәү сорала. Шулай булганда әлеге процесс бермә-бер тизрәк барачак.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013