Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

Изге Календарь

Әйе, майялар җәмгыятендә вакыт төшенчәсенә чамадан тыш зур урын бирелә, алар Галәмне дә бихисап зур вакыт Һәм яшәеш цикллары гәүдәләнеше буларак аңлаталар. Әлбәттә, бу юкка гына түгелдер, вакыт төшенчәсе бөек культ дәрәҗәсенә күтәрелгән бу җәмгыятьнең төп Вазыйфасы, күрәсең, вакытны төгәл исәпләү, аның ритмнарын билгеләүгә бәйледер. Ә вакыт һәм аның цикллары майяларның календарь системасында чагылыш тапкан. Димәк, майяларның гаять катлаулы,, әле беркем дә аңлап бетерә алмаган календарен өйрәнергә кирәк. Шул чакта гына бу цивилизациянең серен ачып булачак. Шулай Х.Аргуэльес майяларның Цолкин дип аталган Изге Календарен өйрәнергә керешә.

Майя телендәге сүзләр еш кына төрки халык вәкилендә таныш ассоциацияләр тудыра. Әйтик, кин —көн, кояш, каан —күк, чан —кояш улы дип аңлатыла; бу очракта чанны —җан сүзе дип уйларга кирәктер. Яшь —яшел төс, яңару көче һ.б. Шушы принципка таянып, мин майяларның Изге Календаре Цолкин сүзенең дә мәгънәсен аңларга тырышып карадым, эзләнә торгач, Цолкинның—көннәр исәбе дигән мәгънәгә ия булуын ачыкладым. "Кин" сүзенең "көн" икәне билгеле булса да, кушма сүзнең беренче өлеше "цол" нәрсәне аңлата соң? Уйлана торгач, аның гап-гади "сал, салу" мәгънәсенә туры килүен күрдем.

Чыннан да, "салу" —ул бит бер рәткә салып санап баруны, ягъни көннәрне санап баруны аңлата. Димәк, Цолкин — сал һәм көн —көннәр салынышын, аларны исәпләп баруны аңлата булса кирәк. Шулай майялар календаре исеменә бераз ачыклык та керә кебек. Шундый уйланулардан соң бу календарь бөтенләй күңелгә якын булып китте, гүя аны ерак бабаларыбыз безгә мирас итеп калдырган.
Майяларның Изге Календаре гаять сәер нумерология системасын тәшкил итә. Ул сәер генә түгел, аңлау өчен бик катлаулы да. Шуңа күрә тикшеренүчеләр күп заманнар аның серен ача алмыйлар. Күп елларга сузылган өйрәнүләрдән соң Х.Аргуэльес, ниһаять, бу серне ача, шул хакта китап яза, әмма аның хезмәте дә гаять катлаулы язылган, аңлау өчен күп көч куюны һәм вакыт сорый. Шул сәбәпле китаптан катлаулы цитаталар тәкъдим итеп укучылар башын катырмас өчен, без анда китерелгән төп концепцияне гади рәвештә укучыга җиткерү юлын сайладык. Бу дөресрәк булыр дип уйлыйм. Цолкин турыпочмак рәвешендәге таблицаны тәшкил итә. Ул 13 вертикаль һәм 20 горизонталь юнәлештә урнашкан баганадан тора. Вертикаль баганалардагы саннар белән горизонталь баганалардагы саннар 20 изге символ-сурәт белән ниндидер мөнәсәбәттә тора. Вертикаль һәм горизонталь баганаларның кисешүе 260 оя —ячейкадан торган цифрлар челтәрен хасил итә. Майялар системасында саннар күләм, микъдар, кече яки зуррак саннар мөнәсәбәтен күрсәтүче буларак кына кулланылмый, ә нумерологиядәге кебек, энергетик сыйфат күрсәтүче буларак хәтта зуррак әһәмияткә дә ия. Изге Календарьда урын алган 13 сан —төрле нурланышлар энергиясен белдерсә, 20 изге символ-сурәткә караган саннар исә Галактикада хөкем сөргән тибрәнеш ешлыклары диапозоннарын күрсәтә. Шулай календарьда барлыкка килгән 260 оя бербөтен резонанс кыры барлыкка китерә. Фәлсәфи яктан килеп аңлатканда, нәкъ менә шушы резонанс кыры яшәешнең барлык сыйфатларын-як ларын үзендә гәүдәләндерә, ягъни үзенә күрә бер универсаль код ролен үти икән. Шулай итеп, майяларның календарь системасы гаять үзенчәлекле кодка ия булган матрица тәшкил итә һәм бу матрица Галактикада тупланган мәгълүматны безнең планета шартларында файдалану мөмкинлеге тудыра. Кыскасы, Цолкин календаре үзенә күрә бер мәгълүмат алу коралы, тапкырлау таблицасы кебек, универсаль ярдәмлек булып тора. Шушы корал ярдәмендә без Галактиканың мәгълүмат банкыннан файдалану һәм аның ритмнарына көйләнү мөмкинлегенә ирешә алабыз. Әмма моның өчен рухи үсешнең бик югары баскычында тору сорала.

Телгә алынган 20 изге символ-сурәт турында да берничә сүз әйтеп үтик. Бу символлар яшәеш юлын, аның төрле баскычларын билге ли. Әйтик, беренче җиде символ түбән баскычта торган физик организм эволюциясен, аның мөмкинлекләрен чагылдыра, калган унөче —аның менталь, ягъни аң-фикер үсеше эволюциясен күрсәтә. Гомумән алганда, әлеге 20 символ-сурәт тереклекнең гади формалардан алып, югары үскән аң дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү процессын ачып сала. Шулай безнең алда яшәешнең төрле дәверләрдән, баскычлардан торган тулы картинасы гәүдәләнә. Әлбәттә, бу картина энергия һәм тибрәнешләр ешлыгын чагылдырган саннар ярдәмендә бирелә. Шуңа күрә дә аны аңлавы гаять кыен. Х.Аргуэльес фикеренчә, яшәешнең универсаль моделен чагылдырган бу система Җирдәге тереклек эволюциясенә генә кагылмыйча, бөтен Җиһанның яшәеш закончалыкларын чагылдыра, шул сәбәпле галим аны Гармония Тудыручы Модуль дип атый.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013