Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ

Күктәге идарәче даирәләр — Иерархия — җир йөзендә югары рухи үсешкә ирешкән аерым кешеләр белән һәр заманда элемтәдә торган, алар аша диннәр, рухи тәгълиматлар, төрле гыйлемнәр бирелгән. Пәйгамбәрләр фәкать шулай барлыкка килгән. Иске Гаһедтә борынгы заманнарда яшәгән байтак пәйгамбәрләрнең тормыш юлы, нотыклары, язмалары тупланган. Алар барысы да яһүдиләр тарихы, дине, тормыш-көнкүрешенә карый. Арада Даниил пәйгамбәр эшчәнлегенә багышланганы аерым игътибарга лаек. Ул Библиягә "Даниил пәйгамбәр китабы" ("Книга пророка Даниила") дигән исем белән кергән.

Бу шәхеснең тормыш юлы да гаять кызыклы. Ул чыгышы белән аксөякләр нәселеннән була. Бабил падишаһы Навуходоносор, Иудеяне яулап алгач, үз хозурына хәрам агасын чакырып ала да:

— Син Исраил егетләре арасыннан буйга-сынга камил, чибәр, акыллы һәм гыйлем үзләштерергә, сараемда хезмәт итәргә лаеклы берничәсен сайлап ал, аларны халдей телендә сөйләшергә, безнең китаплардан файдаланырга өйрәт, —дип боера. Падишаһ бу эшне башкарып чыгу өчен хәрам агасына өч ел вакыт бирә.

Нишләмәк кирәк, падишаһ әмере үтәлми кала алмый. Шулай тиешле егетләр сайлап алына. Алар арасында Даниил да була. Ал арга падишаһ өстәленнән туену да билгеләнә. Кыскасы, егетләрне уңайлы, имин һәм тук тормыш көтә. Халдей телен өйрән дә китаплар укы. Әсир итеп чит илгә китерелгән кеше өчен моннан да зур бәхет була аламы?

Әмма Даниил алдына бер мәсьәлә килеп баса—аның падишаһ эчкән шәрабларны эчеп тәнен пычратасы килми. Шулай ук ит ризыклары белән туенуны да ул өнәп бетерми. Шул сәбәпле ул хәрам агасына бер үтенеч белән мөрәҗәгать итә:

— Миңа, падишаһ өстәленнән туенмыйча, яшелчә, ипи һәм су белән генә яшәргә мөмкин булмас микән? —ди ул.

Хәрам агасы моңа каршы:

— Мин падишаһ әмерен боза алмыйм. Әгәр дә син, яшелчә һәм су белән генә яшәп, ябыгып китсәң, йөзең төссезләнсә, моның сәбәбе иртәме-соңмы барыбер беленәчәк. Мин падишаһ каршында гаепле булып калачакмын,—ди. Даниил исә үзенекен тукый:

— Син безнең белән шундый тәҗрибә үткәр: безгә ун көн буе яшелчәләр ашап, су гына эчеп яшәргә рөхсәт ит. Әгәр дә шул вакыт эчендә ябыгып китмәсәк, падишаһ ашлары белән туенган иптәшләребездән төскә-биткә ямьсезрәк күренмәсәк, анда үзең нәтиҗә ясарсың,—ди.

Ун көн үткәннән соң хәрам агасы, егетләрне тезеп куеп, чагыштырып карый һәм яшелчә белән туенган егетләрнең йөзләре чистарак та, яктырак та икәнен, тәнгә дә ябыкмаганлыкларын күреп гаҗәпкә кала.

Шул көннән хәрам агасы падишаһ сыйларын үзенә калдыра, ә аларга теләгән хәтле яшелчә, икмәк бирә башлый. Шулай мәсьәлә уңай хәл ителә. Яшелчә генә ашап, шәраб-фәлән белән мавыкмаган Даниил һәм аның өч иптәше уку-язуда, халдей телен һәм мәшһүр халдей гыйлемнәрен үзләштерүдә дә нык алга китәләр. Нәкъ шушы чорда Даниилның рухи дөньясында, ниндидер пәрдәләр ачылып китеп, егеттә зур үзгәрешләр башлана. Аңарда күрәзәлек итү, вакыйгаларны алдан күрә белү, күргән төшләрне юрау кебек сәләтләр барлыкка килә.

Өч ел вакыт узып та китә. Навуходоносор алдында имтихан тотканнан соң Даниил өч иптәше белән падишаһ сараенда хезмәттә калдырыла. Әсир итеп китерелгән кеше буларак, аның хәтта исеме дә үзгәртелә. Тик тарихка ул барыбер Даниил пәйгамбәр булып кереп кала.

Шулай ул Персия (ул вакытта Халдея) падишаһлары сараенда хезмәт итә башлый.

Аның сарайда абруе үсеп китүе, зур дәрәҗәләргә ирешүе падишаһның беркем аңлатып бирә алмаган төшләрен оста һәм дөрес юрый белүенә бәйле. Көннәрдән бер көнне Навуходоносор падишаһ куркыныч төш күрә, шул төштән күңелендә зур шом һәм вәсвәсә юшкыны утырып кала. Ә менә эчтәлеге хәтереннән чыга. Ничек кенә исенә төшерергә тырышмасын, һич булдыра алмый. Төшне исенә төшерү өчен Бабил каласының мәшһүр гыйлем ияләрен, багучыларны, күрәзәчеләрне җыя, тик берәү дә аңа җавап бирә алмый. Эчтәлеге онытылган төшне юрап бирү мөмкин түгеллеген, моны җир йөзендәге бер геңә кешенең дә башкарып чыга алмаячагын падишаһка кат-кат аңлаталар, ләкин ул һаман юрап бирүне таләп итә. Тик берәүнең дә моңа көче җитми. Ахыр чиктә җен ачулары чыккан падишаһ әрәмтамак гыйлем ияләрен җәзага тартырга боера. Бу исемлеккә Даниил белән иптәшләре дә керә.

Эш болайга киткәч, Даниил иптәшләрен һәм Бабил каласы галимнәрен коткарып калу өчен падишаһның җан сакчылары башлыгына мөрәҗәгать итә, аның булышлыгы белән Навуходоносор падишаһ хозурына керүгә ирешә.

— Падишаһлар падишаһы, бөек падишаһ! Әгәр дә миңа беркадәр вакыт бирелсә, төшне юрап бирергә алыныр идем,—дип теләген белдерә.

Навуходоносор падишаһ көтәргә була. Даниил бу хакта иптәшләренә кайтып сөйли, Ходайдан үлемнән коткаруын үтенеп сорарга куша. Үзе дә, Ходайдан ярдәм өмет итеп, догалар укый.

Шул төнне йокы вакытында Даниилга бер күренеш иңә, падишаһның онытылган төше дә, аның мәгънәсе дә аңа ачып салына.

Иртәгесен Даниил падишаһның җан сакчылары башлыгына килә:

— Падишаһка әйт, Бабил галимнәрен җәзага тартмасын. Мин аңа төшен юрап бирергә әзер,—ди.

Бераздан аны Навуходоносор падишаһ янына кертәләр. Падишаһ аннан: — Син онытылган төшемне, аның мәгънәсен юрап бирергә чыннан да әзерме,—дип сорый.

Даниил башын ия дә:

— Падишаһлар падишаһы, бөек падишаһ! Мәңге яшә!—дип, Навуходоносорны сәламли, аннан сүзгә күчә. — Бу төшнең эчтәлеген дөньяда бер генә гыйлем иясе дә, күрәзәче дә белә алмас. Бу эшкә бары тик Күкләрдәге Раббыбызның гына кодрәте җитә. Ул, бөек падишаһ, минем аша сиңа серне ача. Әлбәттә, мин башкалардан зирәгрәк булганга түгел, син, бөек падишаһ, барысын төшенсен, күңелең тынычланып калсын өчен ача Ул бу серне,—ди.

Шушы сүзләрдән соң Даниил падишаһка аның киләчәк язмышына кагылган бик әһәмиятле бер вакыйганы сөйләп, аңлатып бирә. Күрсәткән олы хезмәте өчен падишаһ аны мәшһүр Бабил каласының галимнәре башлыгы итеп билгели. Шулай бирегә әсир итеп китерелгән Даниил чит мәмләкәттә искиткеч зур дәрәҗәгә ирешә. Бүгенге сүзләр белән әйтсәк, зур карьера ясый.

Шушы вакыйгадан соң ул Халдея патшаларының төп күрәзәчесе, төш юраучысы һәм киңәшчесенә әверелә. Навуходоносордан соң тәхеткә утырган падишаһлар Валтасар, Дарий заманнарында да Даниил үзенең сәләтләре белән аларга күп хезмәтләр күрсәтә, аның даны тирә-якка тарала, башкалар аңлатып бирә алмаган кыен мәсьәләләр алга килеп басканда гел Даниилга мөрәҗәгать итәләр. Дарий заманында ул шундый зур абруй казана ки, падишаһ аны мәмләкәтендә идарә итүче йөз егерме вилаять башлыклары өстеннән куелган өч вәзирнең берсе итеп билгели. Бу хәл тәхеткә Кир падишаһ килгәнче дәвам итә. Билгеле булганча, безнең эрага кадәр 540 елда Халдеяны Кир исемле Ассан идарәчесе яулап ала. Ул Иудеядән әсир итеп китерелгән яһүдләргә үз ватанына кайтырга рөхсәт бирә. (Күрәсең, берәр яшерен хезмәт күрсәткәннәрдер.) Күп тә үтми илле мең яһүди туган илләренә юнәлә. Тик Даниил бу вакытта инде бик карт була, ул гомере бәхетле үткән мәшһүр-каладан китәргә теләми. Анда бөтенләйгә кала.

Без Библиядә тасвирланган Даниил пәйгамбәр тарихын юкка гына искә төшермәдек. Эш шунда ки, Даниил пәйгамбәргә гомере буе Күкләрдән төрле күренешләр иңә һәм ул аларны теркәп бара. Шуңа күрә дә алар Библиядә урын алгандыр. Аңа иңгән күренешләр арасында илаһи мәгънәгә ия булганнары да шактый. Арада "заманнар төкәнгәндә" булачак дөньякүләм вакыйгаларга багышланганнары үзләренең масштаблылыгы белән адәм баласының аңын тетрәндерердәй көчкә ия.

Көннәрдән бер көнне Даниил пәйгамбәргә Ахырзаманда булачак Хисап көне күренешен күрсәтәләр. Бу күренешне ул болай тасвирлый: "Менә, ниһаять, мин тәхет куелганны һәм шул тәхеткә Ходайның (Библиядә Ходай тәгалә—Ветхий Днями дип атала —С.Ш.) тәхеттә урын алганын күрдем. Аның өстендә кардай ак кием, чәчләре саф дулкын сыман; тәхете ут ялкыныдай, аның тәгәрмәчләре уттай дөрлиләр. Аның алдыннан сузылып утлы елга ага; Аңа меңнәр һәм меңнәр хезмәт күрсәтә, бихисап халыклар язмышы хәл ителгәнне көтеп Аның алдында тора. Хөкемдарлар урын ала һәм Китаплар ачыла". (Даниил. 7: 9—10)

"Даниил пәйгамбәр китабы"нда, Ахырзаман килгәч, адәм балаларының гөнаһларына карап ике төркемгә бүленәчәге турында да ап-ачык әйтелә: "Күпләр пакьләнер, йөзләре чистарыр һәм алар, нәфесләрен җиңә-җиңә, үзләрен нык үзгәртер; яманнар исә яманлык кылыр һәм берсе дә моны аңламас, ә зирәкләр барысын да белеп торыр". (Даниил. 12 : 10)

Гаҗәп хәл, бу текстны укыганда, аның Библиядән китерелгәнен белмәсәң, безнең бүгенге тормышыбыз күз алдына килә дә баса. Бу сүзләрне бүгенге газеталарда көн дә басыла торган хәбәрләрдән дип кабул итәргә дә мөмкин. "Даниил пәйгамбәр китабы" аеруча әһәмиятле сорауга җавап бирү белән тәмамлана. "Бу гаҗәеп хәлләрнең ахыры кайчан булыр?" дигән сорауга анда мондый җавап китерелә: "... бу хәлләрнең чиге заманнар, заман һәм ярым заман төкәнгәндә, изге халыкның көче тәмам бетте дигәндә килер",—диелә анда. (Даниил. 12 : 7)

Чыннан да, соңгы елларда без намуслы, инсафлы, пакь җанлы һәм тыйнак "изге халыкка" көн тәмам бетеп килгән чорда яшәмәдекмени? Кешеләр табигый сайланыш, җаннарының нинди сыйфатта булуына карап күзгә бәрелеп торган ике төркемгә бүленмәде мени? Саф җаннарның бу елларда газап чигеп яшәвен күрмибезмени?

Шулай итеп, вакытлар төкәнгәндә кешелек дөньясының авыр чорга килеп керәчәге, зур сынауларга дучар булачагы турында моннан берничә мең ел элек үк пәйгамбәргә иңгән күренешләр аша адәм балаларына җиткерелә килгән һәм бу хәбәрләр дин китапларында теркәлеп калган. Икенче төрле итеп әйткәндә, Хисап көне хакындагы мәгълүматлар кешелек дөньясы хәтерендә җуелмыйча сакланып калырга тиеш булган. Шулай борынгы заманнарда ук тиешле мәгълүматлар кешелек дөньясы хәтеренә салып куелган һәм имтихан бирү вакыты якынлашканда аның калкып чыгуы, үз эшен башкаруы алдан күздә тотылган.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013