Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?

Бу зур сорауга җавап табарга тырышып карыйк. Чыннан да, ни өчен фәкать Мөхәммәд пәйгамбәр булып киткән? Ни өчен Исламны дөньяга тарату өчен фәкать кораешларның хашим ыруында туып-үскән Мөхәммәд атлы зат сайланган?

Җиһанда бер нәрсә дә очраклы рәвештә барлыкка килми. Безнең "очраклы" дип уйлавыбыз бары тик аның чын сәбәбен белмәүдән килә. Ә инде яңа рухи тәгълимат, тора-бара дөньякүләм дингә әверелеп киткән Ислам берничек тә очраклы күренеш була алмый. Гомумән, җир йөзендә баш калкыткан рухи тәгълиматларның берсе дә очраклы күренеш түгел. Андый тәгълиматларның Җирдә барлыкка килүе алдан ук планлаштырыла, урыны, вакыты, лидеры билгеләнә. Җәмгыятьтә тиешле шартлар тугач, ул җан мәгълүм бер халыкта, милләттә гәүдәләнә, ягъни алдан билгеләнгән гаиләдә бала туа. Баланың үсүе, формалашуы өчен тиешле шартлар тудырыла. Бу эшләр барысы да алдан корылган План нигезендә алып барыла. Әгәр дә аны тормышка ашыруда көтелмәгән кыенлыклар килеп чыга калса, Күкләрнең махсус чаралары нәтиҗәсендә вакыйгалар кабат үз эзенә төшерелә. Кыскасы, Планны тормышка ашыру өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә.

Әгәр дә без шушы закончалыкны фикер йөрткәндә төп таяну ноктасы итеп алсак, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы, Ислам тәгълиматын тарату өчен алып барган көрәше әлеге схемага керә дә утыра. Дөрес, монда бер нәрсәне искәртеп үтү кирәктер. Әгәр дә без Җиһанда Изгелек белән Явызлык арасында туктаусыз көрәш барганын искә төшерсәк, һәр очракта Илаһи План нигезендә алып барылган гамәлләргә каршы эшләгән Тискәре Планның да булуын онытмаска тиешбез. Бу төшенчәне эзотерик әдәбиятта КосмоЗло (Космическое Зло) дип атап йөртү гадәткә кергән. Без аны үз телебездә Галәми Золмәт дип атарга булдык. Кем белә, бәлки, бу төшенчә киләчәктә шушы атама белән әдәби әйләнешкә дә кереп китәр. Безнең милләт тә, иртәме, соңмы, барыбер аңы белән Галәм киңлекләренә чыгачак.

Менә шушы Галәми Золмәт вәкилләре Галәмдә дә, җир йөзендә дә һәр изге эшкә таяк тыгарга, аны ничек тә булса туктатырга, бөтенләй туктатып булмаган очракта тоткарларга, саташтырып, ялгыш юлга кертеп җибәрергә, эволюция барышына төрле киртәләр куярга тырышалар. Моның өчен аларны сүгәргә дә, нәфрәтләнеп көчеңне юкка әрәм итәргә дә кирәк түгел. Моны Җиһанда барган даими көрәш күренеше дип тыныч кабул итәргә кирәк. Раббыбызның үз Планы, тегеләрнең үз тискәре планы объектив чынбарлык буларак яши һәм һәрберсе үз Вазыйфасын башкара.

Лирик чигенеш рәвешендә читкә тайпылыбрак әйтелгән фикерне шуның белән тәмамлыйсы килә. Җир йөзендә бик изге ниятләр белән башланган кайбер эшләр, күрсәтелгән сәбәпләр аркасында кайвакыт планлаштырылган юлдан читкәрәк тайпыла, куелган максат тиешенчә үтәлеп бетә алмый. Андый эшләрнең асылын җентекләп тикшерә башласаң, ничек башлануы белән тора-бара нәрсә килеп чыгуы арасында шактый зур аерма күрергә мөмкин. Моның иң калку үрнәге —христиан дине кысаларында үсеп чыккан инквизиция. Раббыбыз исеменнән эш йөртеп, рухиятка каршы көрәшкән Явызлык күсәге шул үзе түгелмени?!

Инде башланган сүзгә әйләнеп кайтыйк. Ни өчен кораеш кабиләсенең хашим ыруында үскән Мөхәммәд атлы зат пәйгамбәр булып киткән? Беренчедән, Мөхәммәд пәйгамбәр гарәп дөньясының иң зур каласы, мәшһүр сәүдә үзәге Мәккәдә туа. Бу очраклы хәлме? Әгәр дә пәйгамбәребез Мәккәдә тумыйча, чүлдә күчмә тормыш белән яшәгән ком гарәбе —бәдәви гаиләсендә туса, аңа пәйгамбәрлек эшчәнлеген башлау һәм алып бару өчен тиешле шартлар булыр идеме? һич юк! Ул заманда чүлдә яшәүче ком гарәпләренә шәһәр халкы артта калган икенче сорт кешеләр итеп караган. Чүлдән зур калага килеп, сәүдә эшендә шомарган, дөньяны әйбәт белгән алыпсатарларга ул нинди яңа сүз әйтә алган булыр иде. Гомумән, тәкәббер кала халкы аны санга сугып тыңлаган, сүзенә колак салган булыр иде микән? Бу очракта да "юк" дип әйтергә туры килә.

Икенчедән, пәйгамбәребезнең иң көчле һәм йогынтылы, Мәккә каласын үз кулында тоткан, зур-зур җәмәгать кәрваннары оештырып, аларны төрле илләргә озатып, халыкара сәүдә алып барган кораеш кабиләсендә тууы да очраклы хәл түгел. Аңа "язмыш" көчле һәм абруйлы кабиләдә тууны алдан әзерләп куйган.

Өченчедән, пәйгамбәребезнең бабасы Габдел Моталлиб Зәмзәм чишмәсен саклаучы, бу чишмә корыганнан соң, аны казып-чистартып, чыганакка кабат җан кертүче зур абруйга ия зат була. Өстәвенә Кәгъбә ачкычы да шушы картта саклана, аның вафатыннан соң әлеге вазыйфа варисларына тапшырыла. Рәсүлебезнең фәкать шушы гаиләдә тууы, гомеренең беренче яртысы Кәгъбә тирәсендә узуы, шәһәр халкы өчен әһәмиятле күп вакыйгаларның, карарларның шушында узган җыеннарда кабул ителүе, димәк, пәйгамбәребез яшьтән үк каланың иҗтимагый тормышы эчендә кайнавы, барысын ишетеп-белеп торуы, укый-яза белмәсә дә, гаять мәгълүматлы кеше булуы да очраклы хәл түгел. Шулай аның киләчәк эшчәнлеге өчен тиешле җирлек әзерләнгән.

Дүртенчедән, пәйгамбәребез бик яшь ли тулы ятим кала. Бу хакта уйлана башласаң, күз алдына Тукай килеп баса. Дөрес, пәйгамбәребезнең балачагы шагыйрьнеке кебек үк авыр узмаган. Мөхәммәдиең көчле туганнары булган. Ул заманда гарәпләрдә әле ыруглык җәмгыяте йола-тәртипләре бик нык саклана, бер ыру да үз кешесен җәберләргә ирек бирми, аның хокукларын, иминлеген саклауны үз өстенә ала. Кан үче дигән нәрсә яши. Әгәр дә берәр ыру икенче бер ыру вәкиленә тисә, үтерә-нитә калса, үтергән ыру үзенең бер кешесе белән түләргә тиеш булган, яисә күп акча түләп кенә бу бәладән котыла алган.

Шулай итеп, пәйгамбәребез яшьлегендә атасы белән бертуган агасы Абу Талиб кайгыртуында яши башлый. Әмма агаң —атаң-анаң түгел, ул инде сиңа ераграк кеше. Бу хәл исә җитди карарлар кабул иткән Мөхәммәдкә иркенрәк эш итү мөмкинлеге биргән, ул ирекле шәхес булган. Аңа пәйгамбәрлек эшчәнлеген башлап җибәргәндә гарәпләрдә борын-борыннан яшәп килгән төрле ышануларга, гореф-гадәтләргә, тәртипләргә каршы чыгарга, ал арның дөрес нәрсә түгел икәнлеген һәр вәгазендә исбатларга туры килә. Шулай ул үз халкының яшәү рәвешен, ышануларын тәнкыйтьләргә тотына, ул табынган ил аһ ларның , потларның чын булмавын исбатлап кискен чыгышлар ясый. Халкын бердәнбер Аллаһны танырга, Исламга чакыра. Кыскасы, Мөхәммәд пәйгамбәр традицион гарәп җәмгыятенә берьялгызы каршы чыга. Әлбәттә, бу адым шәхестән зур кыюлык, үз юлыңның дөреслегенә гаҗәеп дәрәҗәдә ышануны, рухи ныклык таләп иткән.

Инде күз алдына китерик, таяныр тарафдарларың әле бармак белән генә санарлык чакта атасы-анасы исән булып, күпчелек кабиләдәшләре кебек, алар да Мөхәммәдие гөнаһлы эшләрдә гаепләсә, үҗәтлек белән үз юлыннан баруын күреп каргаса, гаепләп чыкса, —пәйгамбәр үтә дә кыен хәлдә калган булыр иде. Әмма аның язмышында бу мәсьәлә дә алдан хәл итеп куела—пәйгамбәр яшь ли ятим калып, ирекле булып үсә. Шул ук ятимлек аны, ата-ана канаты астына сыенып ятмыйча, бик иртә киңрәк дөньяга чыгарга мәҗбүр итә. Йөргән таш тиз шомара дигәндәй, булачак пәйгамбәр шулай тормыш тәҗрибәсе туплый, киңрәк дөнья белән таныша. Бишенчедән, Хәдичәгә —бай хатынга өйләнүе аңа матди мөстәкыйльлек китерә, рухи тормыш белән яшәү өчен мөмкинлек тудыра. Бу да очраклы хәлме —һич юк.

Шулай итеп, без санап үткән шартлар аның пәйгамбәрлек эшчәнлегенә алдан ук тиешле җирлек әзерли. Ә бу шартлар, тиешле җирлек — очраклылык галәмәтеме, әллә инде алдан әзерләп — планлаштырып куелган гамәлләрме, —анысы инде укучыга ачыктыр дип уйлыйм.

Әлбәттә, монда бернинди дә очраклылык була алмый. Гарәбстан ярымутравындагы кабиләләрнең иҗтимагый үсеше мәгълүм бер дәрәҗәгә җитү белән аларга этәргеч бирү, мең елларга сузылган йокымсырап яшәүдән уятып, бу кавемнәрне яңа дин байрагы астына туплау, аңнарын, әхлак дәрәҗәләрен яңа баскычка күтәрү, яшәү рәвешләрен үзгәртү ихтыяҗы туа. һәм тарих мәйданында Мөхәммәд атлы шәхес һәм Ислам дип исем алган рухи тәгълимат үсеп чыга.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013