Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"

Хөрмәтле укучым, кулымда "Уроки о переходе на высшие уровни сознания" ("Узорочье", Рязань, 2001) дип аталган китап. Аннан бер өзек тәрҗемә итеп, синең игътибарыңа тәкъдим итмәкче булам. Бу текст 1996 елның 30 мартында Остазларның берсеннән контактёр тарафыннан кабул ителгән. Аның белән танышу безгә Җир һәм кешелек дөньясының нинди чиктә торганлыгын, нинди дәвер кичергәнлеген ачык күрсәтер, без яшәгән дөньяны тирәнрәк аңларга ярдәм итәр, аңыбызны киңәйтә төшәр. Менә ул текст:

"Кешелек дөньясы тарихында башланырга торган дәвер күпләрнең, яшәү мәгънәсе дип атап йөртеп, туктаусыз матди байлык туплау, гел дан-шөһрәт артыннан куу кебек нәрсәләрдән торган күзаллауларын тәмам җимереп ташлаячак.

Бүгенге көндә адәм балаларына, аларның рухи асылы, Илаһи Бурычлары ачып салынган заманда, факт буларак шуны кабул итәргә кирәк: Илаһи Зат булган кешене басып-изеп торган, социаль, сәяси һәм рухи яктан аны буйсындырган барлык тормыш структуралары бернинди кызгану хисләренә урын калдырмыйча чынбарлыктан төшеп калачак. Галәми Гакыл Планы буенча, шушы ачышны үзе өчен кулланма дип кабул иткән адәми затка бер генә юл кала-ул да булса, бүгенге көндә Җирдә хөкем сөргән КОТОЧКЫЧ ИЗҮ СИСТЕМАСЫНЫҢ шөребенә әверелмичә, үзенең Илаһи Рухын үстерү юлына басу.

Әйе, адәми зат өчен бүген Алтын, Секс, Сатылу, Ярсу-Нәфрәт кебек һәлакәткә алып баручы, Җирдә кабат-кабат гәүдәләнүләргә илтүче юлны сайлау урынына, планетеда Яңа Расаның барлыкка килүен тормышка ашыру мөмкинлеге генә кала.

Гайсәнең Җиргә килүенә ике мең ел тулды, бу хаос, зиначылык, явызлык, ачу-нәфрәт белән тулган бик зур дәвер булды. Шушы вакыт аралыгы кешегә үзенең азгынлык, бозыклык юлыңнан баруын аңлау, бу юлның өметсез икәнен күрү, Яңа Баскычка күтәрелергә әзерлейс туплау өчен бик җиткән иде. Ул үткән ике мең ел эчендә Илаһи Көчләрнең аны тәрбия кылу буенча алып барган ният-гамәлләрен тәмам аңларга, Рухын үстерү өстендә эшләргә, тән таләпләрен канәгатьләндерүче азык-төлек, җылылык, уңайлыклар кебек нәрсәләрдән файдалануны мөмкин кадәр киметә барырга тиеш иде.

Әйе, Гайсә Җиргә килгәннән соң озын-озак ике мең ел вакыт узды, бу дәвердә Галәм, ифрат зур түземлек күрсәтеп, кешелек дөньясы тирә-юньгә тараткан эмананацияләр (кара энергия—С.Ш.) агуын кабул итә торды, гәрчә, әгәр теләсә, үлекләгән бу шешне бер хәрәкәт белән төртеп тишеп, Җирнең бөтен массасын һәм анда яшәүчеләрне эретеп юк итә, иксез-чиксез Галәм киңлекләренә таратып та бетерә алган булыр иде.

Галәм Бергәлеге (Космическое Содружество) өчен артык озын тоелган ике мең ел дәвамында Үз-үзләрен Аямаучы Затлар Җир аурасында (тирәсендә) яшәделәр һәм адәми зат тирә-юньгә тараткан шушы пычракны чистарту белән шөгыльләнделәр. Ә бит адәми зат яралтылганда аңа, Илаһилыкның барлык орлыклары да салынып, шушы материалдан тора-бара Раббыбызга охшаш һәм Аңа тиң кемсә барлыкка килер дип өмет ителгән, бу кемсә киләчәктә Иң Югары Зат тарафыннан төзелгән Программаны тормышка ашыруда Аңа ярдәмче булыр дип көтелгән иде.

Бөтен Галәм үтә дә авыр ике мең ел буе, үз-үзенә ышанычын югалтмыйча, Раббыбыз тарафыннан яралтылган Кешенең, ниһаять, аңга килеп, үзен бар иткән Иң Югары Зат таләпләре югарылыгына күтәрелер дип көтте. Шушы гаҗәеп четерекле ике мең ел дәвамында Галәмдә көн дә Аның яшәү нигезләрен какшату-Яхшылык, Үзара Ярдәмләшү, Бер-Береңә Юл Кую һәм Түземлеккә нигезләнгән кануннарны җимерү барды. Ә бит шушы кануннарның тайпылышсыз үтәлүе һәм Бөек Туганлык Рухын аңлы рәвештә куәтләп тору гына, һәркемнең хокуклары сакланып, Җиһанда гармонияне һәм тигезлекне тәэмин итә ала.

Ике мең ел дәвам иткән гадәттән тыш гыйбрәтле сабаклар дәвере узды-инде, ниһаять, Кискен Үзгәрешләр Заманы килде.

Шушы вакыт эчендә адәм балаларының үзләренә сиздермичә, басым ясамыйча аларга ярдәм итүнең бик күп ысуллары кулланылды, кылган гамәлләренең нинди нәтиҗәләргә китерүен аңласыннар өчен, төрледән-төрле чаралар күрелде.

Инде адәми затның кылган гамәлләренә Кырыс Бәя Бирү Заманы килде. Инде Глобаль Масштабтагы Үзгәрешләр Заманы килде, чөнки фәкать шушы чара гына Галәмдәге хәлне стабильләштерә һәм аның киләчәк үсешен тәэмин итә алачак".

Адәми зат, аның киләчәге турындагы фикерләр әлеге Остазның 1996 елның 5 маенда тапшырган хәбәрендә дә дәвам иттерелә:

"Гайсә дөньяга килгәннән соң кешегә үзенең Рухын Баету, тәкәбберлеген җиңү, көнчелек, саранлык, бозыклык кебек сыйфатлардан арыну өчен ике мең ел вакыт бирелде. Әмма бу озын-озак ике мең еллык дәвердә кешеләр, тәмам пычракка батып, тагын да тирәнрәк түбәнлеккә төштеләр.

Гайсә дөньяга килгәннән соң кешелек дөньясының аз өлеше генә үзендә Саф Уй-Фикер, Намус һәм Хәерхаһлык саклап кала алды.

Гайсә дөньяга килгәннән соң үтеп киткән шушы дәвердә бары тик санаулы кешеләр генә акылга таянып гамәл кылуда ихтыяр көче күрсәттеләр, башкача фикер йөртүче һәм гамәл кылучыга карата түземле булып кала алдылар.

Инде менә нәтиҗә чыгарыр көн килде.
"А" дип әйтмәгәннәр —"Б" дип әйтә алмаячаклар.
Бер адым да ясамаучылар — алга үтә алмаячаклар.
һәр нәрсәнең башы һәм ахыры бар.

Инде менә һәр тарафтан вакыйгалар якынлаша, бу кемнәр өчендер — Җирдә яшәүнең төгәлләнүе булыр, кемнәр өчендер—яшәешнең башка баскычына күтәрелү дәвере булыр. Ул дәвердә дөнья Явызлык һәм Сугыш дигән нәрсәләрне белмәс, анда рух ихтыяҗлары тән таләпләреннән өстен торыр, дөньяда килешеп яшәү, бер-береңне аңлау һәм, үзеңне кайгырткан кебек, бер-береңне уртак кайгырту хөкем сөрер.

Вакыйгалар шундый тизлек белән бара ки, бары 10 еллап вакыт узуга түбән тәгәрәгән һәм деградациягә төшкән кешеләрдән арынып калган Җирдә Яңа Раса торгызылачак, бу Раса —өченче меңъеллыкның чын хуҗасы булачак. Җирдә яшәп калган кешеләргә исә Галәм Бергәлегендә (Космическое Содружество) кабул ителгән мөнәсәбәтләрне урнаштыру бурычы йөкләнәчәк".

Әйе, Галактикада рухи үсеш ягыннан шактый артта калган, алай гына да түгел — үзенең түбән тибрәнешләре белән Галәмне пычратып торган Җир һәм анда яшәүчеләр, ягъни кешелек дөньясы, киләчәктә эволюцион үсешенең югарырак баскычына күтәрелергә тиеш булачак. Ни өчен дигәндә, кешелек дөньясына билгеле галәми стандарт югарылыгына күтәрелү өчен бирелгән вакыт инде төгәлләнеп килә. Илаһи План бездән шуның үтәлүен таләп итә. Ә аның үтәлми калуы һич мөмкин түгел. Әлеге План үтәлмәгән очракта, без, кешеләр — Галәмдәге эволюция барышын тоткарлап торучыларга әвереләчәкбез.

Моннан ун еллар элек, 1992 елның 22 ноябрендә Остазларыбызның берсе бу хакта менә нәрсә әйткән булган: "...то, что производит эта планета, —ее больное, ядовитое дыхание,—мешает нормальному функционированию Мира, являясь гнойной язвой в теле Мироздания. Положение надо спасать. Призывается к этому все светлое, все мыслящее. Будут приняты чрезвычайные меры, которые в масштабе планеты поведут к смене цивилизации, но планету и людей на ней необходимо сохранить".

Шик юк, Галәмдәге эволюция барышын тоткарлап торучылар сыйфатында яшәргә безгә Илаһи Көчләр беркайчан да рөхсәт итмәячәк. Димәк, 1997 елның 24 июнендә Гайсә пәйгамбәр хәбәр иткәнчә: "Кеше телиме, юкмы —аңа барыбер үзгәрергә туры киләчәк. Шунсыз ул Хисап көнендә Галәмнең бер чүбе генә булып калачак. Бу бик җитди һәм котылгысыз таләп..."

Галәмдәге дустанә цивилизацияләр күптән инде безнең, ниһаять, уянуыбызны, алар белән бер сафка басуыбызны түземсезлек белән көтә. Әмма һәр нәрсәнең бер чиге була. Шуңа күрә без, кешеләр, язмышыбызны куркыныч астына куеп яшәгәнче, мөмкин кадәр тизрәк рухи үсеш юлына басарга тиешбез. Күкләрдән иңгән кисәтүләргә колак салырга теләмәгән, һаман элеккечә яши биргән, киләчәктә дә тормыш шулай барыр дип уйлаган кешеләр үзләренә нинди аяныч "язмыш әзерләүләрен аңлыйлар микән?

Санаулы гына калган еллардан соң безнең Галактикада синхронлашу-тәңгәлләшү (Галактическая синхронизация) дип аталган процесс көтелә, бүгенге көндә шуңа әзерлек бара. Бу процесстан , күк җисемеме ул, әллә инде аерым бер кеше генәме, — беркем һәм бернәрсә дә читтә торып кала алмаячак. Бу —Илаһи План белән алып барыла торган олуг эш. Бу очракта адәми затка Раббыбыз Планын ирекле рәвештә кабул итү һәм үзеңне Аның ихтыярына тапшыру альтернативасы гына кала. Башка юл юк. Карышып маташучылар үзләре утырган ботакны кисә, шәхси эволюцияләрен тоткарлый.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013