Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ

Исламга нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәр ишле кораеш кабиләсенең хашим ыруында урта хәлле гаиләдә дөньяга килә. Ул туганчы ук атасы Габдулла вафат була, малай әнисе Әминә белән атасы ягыннан бабасы Габдел Моталлиб кулында кала.

Калада яшәгән гарәпләрдә кабул ителгән гадәт буенча, Мөхәммәдие сабый чакта чүлдә яшәүче бер бәдәви гаиләсенә тәрбиягә бирәләр, сабыйга чүл шартларында, саф һавада яшәү һәръяктан файдалы дип табылган, күрәсең. Ә Мәккә — йортлары тыгыз урнашкан, шау-шулы, тузанлы, начар һавалы кала була. Хәлимә исемле хатын булачак пәйгамбәрнең сөт анасына әверелә, ул аны ике яшенә кадәр имчәгеннән аермыйча бага.

Мөхәммәдкә алты яшь тулганда анасы Әминә дә вафат була, булачак пәйгамбәр тулы ятим килеш картайган бабасы Габдел Моталлиб кулында кала. Тагын ике елдан, малайга сигез яшь тулганда, бабасы да фани дөньяны ташлап китә. Малай әтисе белән бертуган агасы Абу Талиб гаиләсендә яши башлый. Менә шушы ятим бала киләчәктә Ислам динен дөнья халыкларына күндерүче пәйгамбәргә әйләнә.

Абзасы сәүдә кәрваннары белән ерак җирләргә йөргәнгә, Мөхәммәдие дә үзе белән алгалый, малай бик яшь ли сәүдә эше белән таныша, кәрваннар йөртергә өйрәнә. Пәйгамбәрнең беренче биографиясен язган Ибне Исхак сүзләренә караганда (милади белән 767 елда вафат), Мөхәммәд сәүдә кәрваннары белән чит илләргә йөргән чакларда төрле дин тоткан кешеләр белән очрашкан, яһүди һәм христиан дине нигезләре белән танышкан. Еллар узып, ул үзе Ислам тәгълиматын таратырга керешкәч, андый тәҗрибә аңа ярдәм иткән булса кирәк.

Сәүдәгәр тол хатын Хәдичәгә хезмәткә ялланганда Мөхәммәд инде кәрваннар белән йөреп шактый тәҗрибә тупларга өлгергән, әйбәт холкы һәм ышанычлы кеше булуы белән ырудашлары арасында хөрмәт казанган буйдак егет була. Хәдичә аны кәрван белән Сүриягә җибәрә. Мөхәммәд тау арларны сатып, шул акчага яңаларын алып, Мәккәгә әйләнеп кайта һәм шушы көннән бу гадел һәм тыйнак егет тол хатынның күңеленә кереп урнаша. Бераздан кораеш кабиләсендә күренекле хатыннардан саналган бай Хәдичә үзен аңа хатынлыкка тәкъдим итә. Мөхәммәд риза була. Шуннан соң аның икенче агасы Хәмзә бин Габдел Моталлиб Хәдичәнең туганнарына яучы итеп җибәрелә. Бу вакытта булачак пәйгамбәргә егерме биш яшь була. Шулай ул кәрваннар озатучы дәрәҗәле кешегә әверелә.

Пәйгамбәрнең тормыш юлын беренче тасвирлаган Ибне Исхак үз хезмәтендә бер кызыклы вакыйганы искә алып уза. Бу хәл Мөхәммәдкә утыз биш яшь тулган чакта була. Көннәрдән бер көнне кораеш кабиләсе вәкилләре Мәккәдә генә түгел, бөтен тирә-якка даны таралган изге Кәгъбәне үзгәртеп корырга кирәк дигән карарга киләләр. Әмма берәү дә изге корылманы сүтәргә батырчылык итми. Ул кеше зурлыгындагы авыр ташлардан төзелгән була, аны тагын да биегрәк итеп төзеп, түбәсен япмакчы булалар, чөнки караклар аның эчендәге коеда сакланган хәзинәне урлап киткән булалар. Кешеләр борын-борыннан изге саналган Кәгъбәгә кул күтәрүдән, аны ватудан бик куркалар, шулай да арадан бер Вәлид исемлесе бу эшкә алынырга була. Догаларын укып, ни булса шул булыр дигәндәй, ниһаять, ул диварны сүтәргә керешә. Җыелган халык, аңа берәр хәл булмаса без дә катнашырбыз дип, иртәгә хәтле көтәргә була. Әгәр дә Вәлид исән-сау килеш уянса, димәк, монда гөнаһ юк, дип фикер йөртәләр алар.
Иртәгесен Вәлид сау-сәламәт килеш уяна да эшне дәвам итә, башкалар да батыраеп китеп аңа булыша. Тик монда бер кызык хәл килеп чыга — бу изге эшкә өлеш кертү өчен кораеш ыруларының һәркайсы тиешле ташларны аерым җыя, шулай да сүтелгән диварны бергәләшеп өяләр. Менә диварда билгеләнгән биеклеккә Кара Ташны урнаштыру вакыты килеп җитә һәм ... зур бәхәс куба. Эш шунда ки, һәр ыру Кара Ташны үзе куярга тели, башкаларны бу эштән читләштерергә омтыла. Бәхәс шул кадәр куера ки, кешеләр хәтта бер-берсенә ташланыр дәрәҗәгә җитә.
Шул вакыт кошешлар арасында иң өлкән саналган Абу Умаййа бин әл-Могыйра бин Абдаллах бин Гомәр бин Мәхзүм исемле карт шундый киңәш бирә:

— И кораеш ырулары! —ди ул. — Сез чишә алмаган бу мәсьәләне гыйбадәтханә ишегеннән атлап кергән беренче кеше хәл итсен. Барысы да киңәшне кабул итә. Көтә башлыйлар. Бераздан бу хәлне бөтенләй белмәгән Мөхәммәд гыйбадәтханә янына килә дә ишек урыныннан эчкә үтә.

Халык җиңел сулап куя. Арадан берсе эшнең асылын аңлатып бирә. Шуннан соң Мөхәммәд берәүдән җөббәсен сорап ала да, аны җиргә җәеп, өстенә Кара Ташны китереп сала.

— һәр ырудан бер кеше бирегә килсен, җөббәне кырыеннан тотсын, ташны урынына куешсын,—ди.

Кара Ташны күмәкләшеп күтәргәч, Мөхәммәд аны үз куллары белән билгеләнгән урынга урнаштыра. Шушы вакыйгадан соң кораешлар арасында Мөхәммәдиең ышанычлы, тугры (әл-Әмин) дигән аты тарала. Бу хәл аңа вәхи килә башлаганга кадәр биш ел элек була.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013