Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?

"Вы пребываете в окне продолжительностыо 25 лет (1987-2012), когда человечество находится на испытательной площадке, выбирая вероятный путь в великой Книге Земли".
Барбара Марсияк, "Семья Света"


Бүгенге көндә безнең дөньябызда гаҗәеп үзгәрешләр бара. һәркем күреп тора — замана артык катлауланды, аны аңлау елдан-ел кыенлаша. Күбебез киләчәктә нинди зур вакыйгалар, тетрәнүләр булачагын күңеле белән сизеп яши. Тормышыбыздагы барлык каршылыклар, яшерен барган процесслар кинәт өскә калкып чыкты, гүя алар , тиз арада чын йөзләрен ачып, юкка чыгарга тиешлесен көрәш утында яндырып, чистарынып калып, ниндидер яңа баскычка күтәрелергә ашкына. Бүгенге көндә һәркем эчтән генә: "Дөнья гайре табигый юлга кереп китте, болай озак бара алмас",-дип, хафалы уйларга бирелә, замананың асылын аңлый алмаудан гаҗиз булып яши. Җитмәсә, без хөрмәт иткән фән дә, авызына су капкандай, берни әйтә алмый. Хәер, ул да бит адәми затның акыл җимеше — үзеннән биегрәк сикерә алмыйдыр, күрәсең. Кешенең рухи мөмкинлекләре дә әлегә үткәнне, бүгенгене, киләчәкне бербөтен итеп карау, аннан сабак алу дәрәҗәсендә түгел. Шуңа күрә алга, маңгаңны бәрә-бәрә, капшанып атларга туры килә.

Әгәр дә без шушы буталчыклыкка, кискен үзгәрешләргә, мохитның торган саен начарая баруына, табигатьнең гаять көйсезләнүенә, төрле катастрофаларга, зур мәйданнарны камап алган янгыннарга, планетабызның әле бер, әле икенче тарафында күзәтелгән көчле су басуларга, гел кабынып торган кече сугышларга, социаль тетрәнүләргә, газета-телевидение аша аңыбызга сеңдерелеп торган вәхшилеккә күз салсак—чыннан да, киләчәгебез өметкә урын калдырмый дигән фикергә килергә тиеш булабыз кебек. Әмма андый нәтиҗә ясарга ашыкмыйк әле. Вәзгыять үзгәрә. Бүгенге көндә кешенең аңында гаҗәеп үзгәрешләр бара. Соңгы еллардагы иң зур ачыш, әйтергә мөмкин, тетрәндергеч ачыш-Галәмнең, андагы КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕНЕҢ безгә ачыктан-ачык рухи ярдәм кулы сузуы. Әйе, планетабызда барган катлаулы процесслар заманында Алар безгә ярдәмгә килде. Адәми затлар белән турыдан-туры элемтә урнаштырды. Рухи үсешнең югарырак баскычында торган кешеләр белән бәйләнешкә кереп, Алар төрледән-төрле мәгълүматлар бирә, Җирдә барган хәлләрнең асылын ачып сала, кешелек дөньясы алдында торган сынау-имтихан елларында ничек яшәү, үз-үзеңне ничегрәк тоту турында киңәшләр бирә. 1995 елның 18 сентябрендә кабул ителгән хәбәрдә Планетабыз Иерархиясендәге бер Олуг Зат: "... зур сөенеч һәм шатлык хисләре белән җир йөзендә яшәүче кеше һәм Галәмдәге Затлар арасында ачыктан-ачык диалог алып бару мөмкинлеге ачылуын билгеләп үтәбез ", — дип белдергән иде.

Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләренең максаты — адәми затның күзләрен ачу, аңын киңәйтү, аны булачак сынауларга әзерләү һәм саклап калу. Әйе, кешелек дөньясы беркайчан да берьялгызы яшәмәгән, үзенең барлыкка килү көненнән үк, аның Олуг Остазлары, Илаһи Тәрбиячеләре булган һәм Алар бүгенге көндә дә шушы изге Вазыйфаны башкару белән мәшгульләр. Бу затлар хәзер дә кешенең һәм планетабызның эволюциясен күзәтеп торалар, Илаһи Планны тормышка ашыру белән шөгыльләнәләр. Әгәр дә бүгенге көндә Алар үткән юлыбызның тирән серләрен ачып салу белән бергә киләчәккә юл да күрсәтәләр икән —димәк, без ниндидер гаҗәп заманга аяк басканбыз. Ә бит кеше белән ту рыдан-туры элемтә урнаштыру, ачыктан-ачык сөйләшү сирәк заманнарда гына була торган хәл. Гадәттә, Илаһи Тәрбиячеләр, Остазлар бу эшне сиздермичә генә алып бара. Бүгенге көндә исә Күкләрдән күпләп-күпләп хәбәрләр иңә. Хикмәт шунда ки, адәми зат Яңа Дәвергә шушы мәгълүматлар белән коралланган хәлдә аңлы рәвештә атлап керергә тиеш. Шуңа әзерлек алып барыла.

Адәми затның бурычы — Күктәге Иерархия һәм Планетабыз Тәрбиячеләренең сүзенә колак салып, алай гына да түгел —Алар куйган таләпләрне җитди кабул итеп һәм төгәл үтәп, зур сынаулар вакытында үзенең язмышын җиңеләйтү, эволюциянең башка баскычына күтәрелү.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013