Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА...

ӨЧЕНЧЕ МЕҢЪЕЛЛЫККА КЕРҮ АЧКЫЧЛАРЫ

БЕЗ НИНДИ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ?
ГОМУМИ ВӘЗГЫЯТЬ
СОҢГЫ ИКЕ МЕҢ ЕЛ "КАЗАНЫШЛАРЫ"
ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ
26 МЕҢ ЕЛЛЫК ЦИКЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
АДӘМИ ЗАТТАН НИ ТАЛӘП ИТЕЛӘ?
ДИННӘР НИ СӨЙЛИ?
ИСКЕ ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ЯҢА ГАҺЕД ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
КОРЪӘН ҺӘМ ХИСАП КӨНЕ
ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
НИ ӨЧЕН МӨХӘММӘД?
ХИСАП КӨНЕ

КҮЧЕШ

ИЗГЕ КАЛЕНДАРЬ ЦОЛКИН ХИКМӘТЛӘРЕ

Серле Майя җәмгыяте
Хозе нәзер әйтә
Изге Календарь
Бөек Дәвер һәм без
ХИСАП КӨНЕ
Солтан Шәмси

ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ БӨЕК КҮЧЕШ

Күп тә үтмәс планетабызның бер зур үсеш циклы тәмамланыр һәм кешелек дөньясы Яңа Дәвергә аяк басар. Моны Җир тарихы, аның эволюциясендәге иң зур вакыйга дип атарга мөмкин. Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләре җиткергән мәгълүматларга караганда, ул көнгә хәтле һәм Җирнең үзендә, һәм башка күк җисемнәрендә байтак үзгәрешләр булып узачак. Шуңа бу процессны "Галактик синхронлашу-тәңгәлләшү" дип атаганнардыр, күрәсең. Контакт аша бирелгән хәбәрләрдә сүз нинди үзгәрешләр турында бара соң? (Ченнелинг. Послания Старших Братьев Человечества. 2-ое изд., "София", 1998.-С. 36).

Беренчедән, планетабызның күчәре авышачак, шул сәбәпле полюслар да күчәчәк. Бу хәл Җирдәге климатик зоналарның үзгәрүенә китерәчәк.
Икенчедән, бу процесс Кояшыбызның үзенә дә кагылачак. Ул Плеядалар йолдызлыгы системасына карата торышын үзгәртәчәк, аның да полюслары урыныннан күчәчәк. (Искә төшереп үтик, моңарчы Кояшыбыз Плеядалар йолдызлыгы системасының үзәк йолдызы Алкиона тирәли әйләнә иде.)
Өченчедән, Плеядалар йолдызлыгы үзе дә Орион йолдызлыгына карата торышын үзгәртәчәк.
Дүртенчедән, Галактикабызда барган кармик чистарыну процессы Орион йолдызлыгына да кагылачак, бу йолдызлык та, зур тетрәнүләр, сынаулар аша узып, алардан рухи яктан пакьләнеп чыгачак. Аның да полюслары күчәчәк. Шушы вакыйгалардан соң Орион йолдызлыгы Галактика Үзәгенә Үтү Капкасы (Портал) Вазыйфаларын башкара башлаячак.
Бишенчедән, 2013 елга кадәр Сириус йолдызлыгы, үз эволюциясенең рухи үсеш имтиханын тапшырып, безнең Галактикада рухи үсешне тизләтү үзәгенә әвереләчәк. Эзотерик әдәбиятта моны "Мистерияләр мәктәбе" дип атап йөртү гадәте дә бар. (Мистерия сүзенең нигезендә грекча "ябык авыз" дигән мәгънә ята. Борынгы заманнарда махсус сайлап алынган яшьләрне, киләчәктә алардан рухи җитәкчеләр-лидерлар тәрбияләү өчен, гыйбадәтханә мәктәпләрендә укытканнар. Укуның ниндидер баскычына җиткәч, аларга Җиһанның тирән серләрен ачканнар. Бу еш кына спектакль сыман тамаша кую рәвешендә үткәрелгән, укучылар анда төрле аллалар ролен башкарганнар, шулай тамаша барышында күп серләрне истә калдырганнар. Әлбәттә, бу хакта кемгә дә булса сөйләү катгый тыелган. Шуңа күрә бу процесс "мистерия"-"ябык авыз" дигән исем алган.) Димәк, Сириус йолдызлыгы киләчәктә без яшәгән системада Мистерияләр мәктәбенә, ягни рухи үсешне тәэмин итү мәктәбенә әвереләчәк.
Алтынчыдан, Галактикабызда барган шушы глобаль үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2013 елга кадәр бөтен Плеядалар йолдызлыгы Сириус тирәсендәге орбита буенча хәрәкәт итә башлаячак. Шулай итеп, Сириус йолдызлыгы Галактиканың бу канатындагы Үзәк Кояшка әвереләчәк, ягъни Яңа Дәвердә Плеядалар йолдызлыгы үзенең җитәкче ролен Сириус йолдызлыгына тапшырачак. Димәк, безнең Кояш системасы да киләчәктә Сириус йолдызлыгына йөз тотып яшәячәк.

Менә нинди глобаль характердагы үзгәрешләр бара хәзер! һәм бүгенге көндә Җирдә барган процесслар шуның бер элементы гына булып тора. Әгәр дә без бүгенге яшәешебезгә шушы галәми үзгәрешләр күзлегеннән чыгып карый алсак, без җан атып, юкка йөрәк бозып йөргән бик күп нәрсәләр, биһисап мәсьәләләр бер чүп кенә булып калачак һәм ... тормышның асыл мәгънәләре ачылачак. Бу чын мәгънәсендә тормышка реаль караш ташларга ярдәм итәчәк.

Чыннан да, кеше дигәнең, җир өстендә үрмәләгән бөҗәк кебек, үзенең Илаһи Зат булуын бөтенләй диярлек онытты, коточкыч дәрәҗәдә вакланды, үз тормышын әһәмияткә лаек булмаган нәрсәләр белән шыплап тутырды. Ни белән генә шөгыльләнми дә, нинди генә вактан-вак максатлар өчен көчен сарыф итми?

Ә Галәм һәм Заман бездән бөтенләй башканы көтә, юк —таләп итә, зур вакыйгалар күптән инде ишегебезне шакый. Ишетәбезме, күрәбезме, әллә инде һаман ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышып яшибезме? Адәм балаларының һаман уяна алмыйча, йокымсырап яшәвен күреп торган Раббыбыз, Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләре, Галәмдәге Остазлар бүгенге көндә чаң кага: "Вакытлар төкәнеп килә, инде төкәнде диярлек, күзләрегезне ачыгыз, аңга килегез, рухи яктан тизрәк уяныгыз!" —диләр алар. Шулай безне коткарып калырга, кешене Галәмнең аңлы хезмәткәре, Раббыбызның җир йөзендәге ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрергә тырышалар.

Контактёрлар аша Алардан күпме хәбәрләр килде, күпме кисәтүләр яңгырады һәм яңгырап тора. Тәрбиячеләребез, Остазларыбызның төрле китапларга, җыентыкларга тупланган күпме вәгазьләре-диктовкалары басылып чыкты. Шуңа да карамастан күпчелек кешеләр аларга һаман илтифат итми, ышанып бетми, шикләнеп карый, ә кайберәүләр андый әдәбият барын гомумән белми. Галәмдә һәм Җир планетасы аурасында нәфис тәндә Кешелек Дөньясы Тәрбиячеләре яшәвен факт буларак һаман кабул итә алмый. Күпләрнең аңы борынгы заманда бирелгән, хәзер инде берничек тә дөньяны аңлата алмый торган дини мифология йогынтысында кала бирә. Тәрбияче ләребезнең гасырлар гына түгел, меңәр, миллион елларга сузылган дәверләр дәвамында кешелек дөньясын кайгыртып яшәвен аңлаудан күпләр әле ерак тора. Мондый аң белән үзенең киләчәккә үтә алмаячагын кеше, ниһаять, аңларга тиеш.

Алда алты пункттан торган глобаль үзгәрешләр манзарасы тасвирланды. Мин аңлыйм, мондый мәгълүматны кабул итәргә әзер булмаган кешеләрнең хисси яктан шактый кыен хәлдә калулары да бик ихтимал. Аңлашылып җитмәгән нәрсә еш кына күңелдә шик-шөбһә уята, хәтта нәфрәт тә тудыра бит ул. У кучы ларымның кичерүен үтенеп, шуны әйтәсем килә: мин бу мәгълүматларны кемнедер шаккатыру өчен китермәдем. Алар барысы да соңгы ун елда басылып чыккан җитди китаплардан алынды. Бу елларда мин үзем өчен бер зур сер ачтым —берәр җитди мәсьәлә белән чынлап торып кызыксына башласаң, сиңа кирәкле китаплар, кешеләр, мәгълүмат үзеннән-үзе килеп керә башлый икән! Ягъни рухи ярдәм килә. Без барыбыз да Раббыбыз һәм Аның күп санлы ярдәмчеләре күзәтүе астында яшибез, Алар безнең һәр адымыбызны, хәтта уйлаган уебызга кадәр белеп тора. Туры юлга баскан һәр кешегә Алардан ярдәм килә.

Әйе, соңгы елларда, дөньяның буталуы сәбәпле, үз юлыңны табу шактый кыен мәсьәләгә әверелде, чөнки юлдан яздыручылар да бик нык активлашып китте. Элекке бик күп кыйммәтләр әһәмиятен югалтты. Күпчелек киләчәктә нәрсә буласын белми, алда яктылык күрми. Бу хәл кешеләрдә зур борчылу, эчке тынычсызлык тудыра, өметне какшата, һәм шуның нәтиҗәсендә кешеләрдә тискәре хисләр, омтылышлар өстенлек ала.

Чыннан да, киләчәктә ни көткәне ачык булмагач, бүген яшәп калу, алыр нәрсәне теләсә-нинди ысул белән умырып алу, яшәешнең төп мәгънәсен рәхәтрәк яшәүгә кайтарып калдыру философиясе чәчәк ата түгелмени? Телевидение дә нигездә шушы юнәлештә эш алып бара. Бу шартларда дөньяның кая таба юнәлеш тотуын төгәл һәм фәнни рәвештә аңлау, алда торган зур сынаулар чорында үзең өчен ачык перспектива күрү үтә дә мөһим мәсьәләгә әверелә. Остазларыбыз һәм аларның җир йөзендә таралган шәкертләре шуны аңлату эше белән шөгыльләнә дә. Бу — Раббыбызның безгә ярдәм кулы сузуы, чөнки Җирдә һәр нәрсә адәми зат кулы белән башкарыла.

Уйлап карасаң, без чыннан да гаҗәеп кызыклы һәм гыйбрәтле заманда яшибез икән бит, әй! Бәхетле, сайлап алынган җаннарга гына мондый заманда Җирдә яшәү мөмкинлеге бирелә булса кирәк.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013