|
Татар яшьләре арасында шигырь язучы, шаян сүз сөйләүче, көрәш белән шөгыльләнеп дини йолаларны үтәп баручы егетләр дә шактый. “Кызган таба”ның чираттагы кунаклары Рүзәл һәм Рәдиф Әхмәдиевләр шундыйлардан.
“Кыстыбый” дуэты Казанда үтүче татар дискәтүкләрендә чыгыш ясый. Күптән түгел җырчы Илназар белән рэп стилендә җыр да яздырырга өлгергән алар.
Аксубай районының Шәрбән авылында туып үскән егетләр нинди мөмкинлек бар – барысын да кулланырга тырыша. Әхмәдиевләр Казандагы “Шәрык” клубының асыл егетләреннән санала.
Рәдиф 1990 елның 24 нояберендә туган. Үзе көрәш белән шөгыльләнә, волейбол уйный. Казан федераль университетының тарих факультетында укый. "Яңа гасыр" телеканалында корреспондент.
www.Azatliq.org
|