Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Тәүфикъ Әйди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Тәүфикъ Әйди

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Тәүфикъ Әйди

(1941-2001)

Тәүфикъ Әйди (Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев) 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсе Шатура районы Туголееский Бор поселогында сезонлы эшче гаиләсендә туган. Бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апае районы Түбән Балтай (1941—1951; 1955—1957), Олы Бакырчы (1954), Омск өлкәсенең Азов районы Төк (1951—1953) авылларында уза. Татарстанда — татар, Себердә казакъ мәктәпләрендә укып, җиде класс белем алгач, 1957 елдан 1960 елга кадәр Алабуга китапханә техникумында укый, аннары өч ел Апае районының Урта Балтай авылымда китапханә мөдире, ә 1963 елдан башлап Казандагы промышленность предприятиеләрендә слесарь, аппаратчы булып эшли. 1973 елда, читтән торып укып, В. И. Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Студент елларында һәм аннан соң төзелештә, милиция бүлегендә, мәктәптә, республика халык иҗаты йортында, редакцияләрдә төрле вазифалар башкара, 1983—1985 елларда ул Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый.
Т. Әйдинең балалар өчен язган беренче хикәяләре «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә 1967 елдан басыла башлый. Шуннан бирле республика көндәлек матбугатында, «Казан утлары» журналында, 'Инешләр Иделгә кушыла» (1971) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре, мәкаләләре дөнья күрә. 1978 елда милиция хез-мәткәрләре тормышыннан алып язылган «Боҗра» исемле повесте басылып, °Дәби җәмәгатьчелекнең һәм укучыларның уңай бәясенә лаек була. Детектив жанрда язылган бу повесть 1980 елда Республика конкурсында премия ала һәм СССР Эчке эшләр министрлыгы, СССР Язучылар союзының махсус дипломы белән бүләкләнә.
Т. Әйди аеруча очерк, документаль публицистика жанрында нәтиҗәле эшли. Халкыбызның күренекле галимнәре һәм сәнгать эшлеклеләре — СССРның халык артистлары Ришат Абдуллин, Мәрзия Даутова, Галия Измайлова, художниклар Фәйзрахман Әминев, Чыңгыз Әхмәрев, Әхмәт Кытаев, композитор Латыйф Хәмиди, галимнәр Шәүкәт Ибраһимов, Шәрфыйка Шәрәф һ. б. турындагы очерклары автор иҗат диапазонының киңлеген күрсәтә. 1984 елда Т. Әйдинең документаль очерклары тупланган җыентыгы дөнья күрде («Кайда да кадерле»).
Т. Әйди казакъ, кыргыз, уйгур, каракалпак һәм башка төрки телләрдән хикәяләр, повестьлар тәрҗемә итү юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара.
Т. Әйди— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Боҗра: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1978.—208 б. 15000.
Рец.: Хәйруллин М. Уңышлы адым.— Социалистик Татарcтан, 1979, 22 июнь. Вахидов Р. Интересная встреча.— Сов. Татария, 1979, 30 сентября.
Кайда да кадерле: Очерклар.— Казан:Таткитнәшр., 1984.—176 б. 6500, Рец.: Нәҗми Н.— Кызыл таң, 1984, 27 май.

Аның турында

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. ӘЙДАМАН
Бикә Рәхимова. УЛ БЕРЕНЧЕ ИДЕ
Равил Фәйзуллин. Әйдәүче
Тәүфикъ Әйди: (Безнең сафка).—Казан утлары, 1983, № 9, 188 б.
В ә л и е в М. Тугрылык.— Кит.: Вәлиев М. Яшьләр мәйданга чыга: тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1978, 85—90 б. «Тугрылык» хикәясе турында.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986).


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013