|
Күренекле шагыйрә Белла (Изабелла) Әхәт кызы Әхмәдуллина 1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә туа. Әтисе - Әхәт Вәли улы Әхмәдуллин һәм әнисе - Лазарева Надежда Макаровнаның нәселләре Казан белән бәйләнгән. Бөек Ватан сугышы елларында Б. Ә. Әхмәдуллина Казанда яши.
Шагыйрә Белла Әхмәдуллина рус әдәбиятына 1950-1960 еллар арасында, СССРда шигърияткә массакүләм кызыксыну арта башланган чорда килеп керә. Бу "шигъри шаукым" "алтмышынчылар" исемен йөрткән яңа чор шагыйрьләренең иҗаты чәчәк аткан һәм " җепшеклек" чоры башлану белән бәйле була.
Белла Әхмәдуллинаның әсәрләре беренче мәртәбә 1954 елда дөнья күрә. Соңрак ул А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала һәм шагыйрә аны 1960 елда тәмамлый. Шуннан бирле Әхмәдуллинаның бер-бер артлы "Струна" (1962), "Озноб" (Франкфурт, 1968), "Уроки музыки" (1969), "Свеча" (1977), "Метель" (1977), "Тайна" (1983), "Сад" (1987), "Избранное" (1988), "Ларец и ключ" (1994), "Однажды в декабре" (1996), "Друзей моих прекрасные черты" (2000) һ.б. шигъри җыентыклары чыга.
Б. Әхмәдуллинаның үзенчәлекле шигъри дөньясы кызыклы һәм аңа гына хас эмоциональ һәм стилистик бизәлеше, табигыйлеге һәм шигъри сөйләме, нәфислеге, музыкальлеге белән үзенә җәлеп итә. Шагыйрә, гадәттә, үзенең эчке дөньясы турында яза. Әмма ул гадәти, көндәлек көнкүреш түгел, ә мәшәкатьсез, ыгы-зыгысыз, тирән рух белән чолгап алынган һәм даими тарихи экскурслар,
классикадан алынган ремини-сценцияләр аркасында, үзенә бертөрле көнкүреш. Әхмәдуллинаның каләме кагылган гадәти хәлләр дә кайчакта реаль булмаган, тетрәндергеч, сихри төсмерләр ала.
Кырык елдан артык иҗат юлында Б. Әхмәдуллина төрле халыкларның әдәбиятларын бер-берсенә якынайтуга да көч сала. Ул элеккеге Советлар Союзы, Европа һәм Американың хәзерге һәм классик шагыйрьләрнең әсәрләрен зур осталык белән тәрҗемә итте.
Б. Әхмәдуллина - СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1989), Россия Президенты премиясе лауреаты (1998), шулай ук күп кенә Россия һәм чит ил премияләре һәм бүләкләре иясе.
"Татарстан" журналы.
|