|
Харис ӘШРӘФҖАНОВ -
филология фәннәре кандидаты.
Шагыйрь китте - каралары кипте...
Соңгы күрешүебез бүгенгедәй хәтеремдә. Кабинетыма - ул вакытта мин Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшли идем - зур-зур атлап Кадыйр Сибгатуллин килеп керде. Аның «Гомерем дулкыннары» исемле шигырьләр китабын чыгарган идек, шуңа рәхмәт әйтергә кергән. Озаклап сөйләшеп булмады.
Кадыйр ул көнне Чаллыгы кайтырга тиеш иде, язучылар белән килгән булган. Шунда кайтканда йөрәге туктап үлгән хәбәрен ишеттек. «Бөтенләйгә китәсе бар, китәрбез ничек итеп?!» - дип язган иде ул заманында. Менә шулай, авырып, операцияләр кичереп, хастаханәдән кайтканда салкын тидереп, түшәктә үлем белән көрәшеп ятып җиңеп чыккан Кадыйрыбыз исән-сау йөргәндә кинәт кенә үлгән дә киткән.
Мин аны 1972 елдан бирле беләм. Җиде ел буена Балык Бистәсе район гәзитендә бергә эшләдек. «Үткән эшкә салават», дип, барысын да ал да гөл итеп кенә күрсәтәсе килми, вакыт-вакыт шактый авыр холыклы иде, бер дә стандарт кеше түгел иде Кадыйр. Әйтик, мин аны, редактор буларак, райком, райисполком кебек оешмаларга җибәрмәскә тырыша идем. Берәр җирдә нидер әйтеп «мөгез» чыгара да, бу оешмаларда утыручы куштаннар, Кадыйрның үзенә әйтәсе урынга, миңа шалтыратып әләкләргә яраталар иде. Ә эшен ул һәрчак җиренә җиткереп башкарыр. Кабинетында, редакциядә түгел, «йөреп яза». Бервакыт планлаштыру вакытында: «Материалыгыз булсын, үзегез күренмәсәгез дә ярый», - дигәнрәк фикер әйткәнмен. Икенче көнне иртән эшкә килсәм, ишеккә ниндидер кәгазьләр кыстырылган. Укыйм. Бер колхозның урак батыры турында әйбәт кенә очерк. Аңлавымча, Кадыйрныкы. Байтак шулай дәвам итте.
Шигырьләрдәге кебек, гәзит материалларында да игенчене яратып, аның хезмәтенә чын күңелдән дан җырлый иде ул. Игенче хезмәтенә багышланган очеркларын җыеп, үрнәк итеп чыгарасы да иде бит аның...
Шагыйрь прозага да гаять таләпчән иде. Редакция «летучка»ларында теге яки бу материалларда кәкре-бөкре җөмләләр булса, аның авторына очып куна, хәтере калыр дип тә тормый. Әнә шулай, эштә хилафлыкны гафу итми иде ул. Редакциядә «Төтен» дигән стена гәзите чыгару да аның инициативасы белән башланды. «Хезмәтенә гашыйк», «Кырларга гашыйк», «Табигатькә гашыйк» дип баш куеп язучы авторлар турында «Гашыйклар почмагы»н чыгару дисеңме, «зурдан» башлап фикерсезгә әйләнгән язмалар турында дисеңме - гомумән, ай-һай эләкте аның битләрендә күпләргә...
Кадыйр юморга бай кеше иде. Хатлар бүлеге мөдире буларак аның җавап хатларын әле бүген дә күпләр хәтерлиләрдер. Хезмәт ветераны турында «Башында аның ак чал бар» дип язып, шигырен редакциягә җибәрүче бер авторга да: «Энем, ветеран башына ак чалбар түгел, җылы бүрек кидертергә кирәк», - дип яза. Аны аңлыйлар, аңа үпкәләмиләр.
Ә бервакыт... Шулай иртән КПСС райкомыннан чыгып киләм, «беренче»дән. Кадыйрны очраттым, эшкә төшеп бара. Бер елны шулай ничектер алдап мине «ләктергәне» хәтеремә төште дә, 1 апрель икәнен искә алып, аны да шаяртып алырга булдым. «Ярый очрадың әле, - дим моңа, - Василий Яковлевич сине чакырган иде, кереп чык әле». Үзем беләм, беренче секретарь ишектән минем белән чыгып, гаражга кереп китте, каядыр җыена иде.
Редакциягә кайтып, бүлмәгә кереп утырдым гына - звонок. Исем китте - Василий Яковлевич!
- Син нәрсә, шагыйреңне миңа җибәрдең?! - ди бу кырыс кына. -Аңладым инде 1 апрель икәнен. Бала-чага... - дип тә өстәде.
- Нигә шунда әсәреп барып кердең? - дим, Кадыйрны күрүгә, нәрсә әйтергә белмичә.
- «Беренче» белән шаярмас дип уйладым инде.
Соңыннан бу очракны еш кына көлеп искә ала иде ул.
Кадыйр Сибгатуллин - сугыш вакыты юклыкларын күреп үскән 40 нчы еллар вәкиле. Буаның иҗатында бөтен ачыклыгы белән чагыла. Беренче «Әманәт» китабын без, хезмәттәшләре, йотлыгып укыдык, яттан өйрәндек. Аннан соңрак икенче, өченче һәм башка китаплары дөнья күрде.
Беренче китабында шагыйрь: «Бишекләрдән үзебез төшеп җиктек туарылып калган атларны», - дип язса, соңга таба:
Ил канаты - ирләр үлсә, илләр үлә,
Ир исеме, ил исеме белән бергә, -
кебек саллы сүзләр әйтә.
Ир башының илдә тоткан роле турында шушыннан да үтемле итеп әйтеп була микән?!
«И балалар, без күргәнне сезгә Ходай күрсәтмәсен!» - дип баштан сыйпаган ана шикелле, шагыйрь сугыш тудырган афәт, хәсрәт, югалтуларны шигъри сурәтләүләр аша тасвирлый:
Төзүчеләр китте - балта калды,
игенчеләр китте - буразна.
Шагыйрь китте - каралары кипте,
төер торып калды бугазда.
80 нче еллар башында Кадыйр гаиләсе белән Балык Бистәсеннән Чаллыга күченде. Авыл тормышына күнеккән шагыйрьгә рухи иркенлек, авыл табигате җитенкерәми, мөгаен. Шагыйрь күңеле эзләнә, сыкрый. «Бөтен нәрсәм дә бар минем, әллә нәрсәм юк сыман», - дип яза ул бер шигырендә, рухи халәтен чагылдырып. «Җансызларга кайда да бер, җанлыга кыенрак» - ди. Кадыйрның иҗатына еш кына үткән гомерне барлау, зиратта уйланып йөреп, үткәннәргә фәлсәфи караш ташлау, игеннәре җыелган моңсу басу-кыр образлары килеп керә. Аңа тәрәзәгә кышын каткан боз да төсле чәчәк булып күренә. «Тәрәзәдән килеп керә кебек чәчәк иснәп йөргән колыннар», - дип яза ул. Ә ыгы-зыгылы шәһәр аны җылытмый.
Кырларда яшел арыштыр,
дулкыны җанга таныш.
Көтмәгәндә килеп басты
җанымны яшел сагыш, -
дип уфтана, җанына якын авыл табигатен сагынып яши шагыйрь. Ә үткәннәр турында уйлап йөргәннән сон: «Мин бик риза, минем киләчәгем үткәнемә әгәр тиң булса» дип нәтиҗә дә ясый ул.
Шагыйрь гаять күзәтүчән, кызыксынучан, тормышның юк кына детальләреннән дә олы нәтиҗә ясап куя белә һәм аны укучы күңеленә барып җитәрлек сүзләр, образлар аша бирә. Мисал. Өй тулы ач бала булуга карамастан, әбисе мичтән алабута күмәчен алып, өйгә килеп кергән хәерчегә тоттыра. Моны, билгеле, берсе дә хупламый ул вакытта. Тик шагыйрь генә әбинең гамәленә бик матур бәя бирә:
...Саклап калган әби рухыбызны,
җаныбызны ялангачлыктан, -
ди ул, горурланып.
...Кадыйр Чаллыдан Балык Бистәсенә яңадан кайтырга талпынып карады. «Сагындыра инде, малай. Нишлисең?!» - диде ул бер кайтуында. Күрәм, шагыйрь күңеле сызлана. Озак кына гәпләшеп бергә хуҗалыкларга йөрдек, шагыйрь яшь әдәби көчләр белән яңадан очрашты, иҗатлары турында белеште.
«Ничә кабат ярлы килеш китеп, ничә кабат шуннан баеп кайтам», -дип язды ул соңыннан.
Шәһәрдә яшәсә дә, иген басулары, җир, авыл темасы шагыйрь иҗатында төп тема булып кала бирде. Бу «Карурман», «Яшьлек иртәсе», «Соңгы чабатачы», «Кар сулары», «Усаклар», «Агачларның шавы» һ. б., һ. б. «Нидер булган кебек, әллә нигә минем шатлык арткан. Күзем төште, уйнап алды күңел: бүлмәбездә бер гөл чәчәк аткан». Тормыштагы гади генә күренеш тә шагыйрь күңелендә әнә шундый матур яңгыраш таба.
Шагыйрь чын йөрәктән авылын, туган җирен ярата иде, ул чын авыл җырчысы иде.
...Мәхәббәткә Җирем батар иде,
бу йөрәгем китсә ярылып, -
дип язган иде ул.
Чыннан да, шагыйрь йөрәге көтмәгәндә тибүдән туктады. Бу хәбәрне райондашлары тетрәнеп кабул итте. Аны Балык Бистәсендә бүген дә юксыналар, сагыналар. Район гәзите редакциясендә аңа багышланган музей ачылды. Аны ачуда шагыйрьнең шәкертләре, район гәзите мөхәррире, берничә шигырь китабы авторы Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина башлап йөрделәр. Быел анда, тирә-юньнән шигырь сөючеләр, райондашлар җыелып, шагыйрьне искә алдылар. Кадыйр рухы яши, йөрәкләрдә моң да, туган җир белән горурлык та, киләчәккә ышаныч та тудыра ул.
Кадыйр Сибгатуллинның җанын, иҗат рухын аңлау өчен аның «Әманәт», «Гамь» кебек китапларына кергән шигырьләрен укып чыгу да җитә. Ә инде үзенең «Озату» шигырен ул үз-үзенә багышлап язган кебек тоела миңа хәзер.
Пристаньнар ярга ятып кала,
елый-елый китә пароход.
Бара-бара үксеп-үксеп ала,
кайтмаска ук китеп барган күк.
Безгә кирәкләрне алып китә,
кирәкмәсләр кала сөялеп.
Үзе белән бергә бар сагышы
нигә китми икән төялеп?
Хәзер, менә шулай, шигырьләре аша гына кайта ул безгә...
Казан, 2002 ел, 8 сентябрь.
Фәния Хамматова. "Нурлар суга төшә сынып-сынып". Казан, 2012.
|