Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Мирсәй Әмир
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Мирсәй Әмир

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Мирсәй Әмир

(1907—1980)

Татар совет язучыларының олы буыны вәкиле — күренекле прозаик, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Мирсәй Әмир (Мирсәяф Мәсәлим улы Әмиров) 1907 елның 6 январенда Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Мәләүез районы) Җиргән авылында крестьян гаиләсендә туа. Әти-әнисеннән яшьли ятим калып, башта туганнан-туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда интернат-мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның хәзерге Авыргазы районы Яңа Карамалы авылында волость башкарма комитеты хезмәткәре һәм бер үк вакытта авыл комсомол ячейкасы секретаре булып эшли. 1926 елда Казанга килә һәм сәнгать техникумына укырга керә. Шул елда «Авыл яшьләре» журналының ноябрь санында аның «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе, аннары, күп тә үтми, үз иллюстрацияләре белән, «Сәйфулла», «Әби васыяте» дигән хикәяләре басылып чыга. Техникумның ике курсын тәмамлаганнан соң, М. Әмир, әдәбият дөньясына якынрак тору өчен, «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» журналы редакциясенә җаваплы секретарь булып күчә. Бу чорда яшь әдипнең көндәлек матбугатта авыл тормышына багышланган күп кенә хикәяләре («Үткәннәр», «Куркыныч урыннар», «Хафиз бармагы», «Җанлы бүкән», «Әбелгата күпере», «Бәхет порошогы» һ. б.) басыла, ә 1929 елда аерым китап булып «Пар күгәрчен» исемле повесте дөнья күрә. Шушы беренче әсәрләрендә үк М. Әмир үзен тормыштагы үзгәреш-яңалыкларга сизгер һәм халыкчан юмор белән сугарылган үткен-җор телле каләм иясе итеп таныта.

1929—1931 елларда М. Әмир Кызыл Армия сафында хезмәт итә: башта полк мәктәбендә укый, соңрак «Кызылармеец» исемле округ хәрби газетасында эшли. Армия хезмәте аның иҗатына яңа темалар алып килә. 1930—1933 еллар арасында әдип тыныч дәвердәге хәрби тормыш күренешләрен, ил сагына чакырылган авыл егетләренең сугыш һөнәренә өйрәнүләрен кызыклы, көлкеле ситуацияләргә куеп тасвирлаган «Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре» исемле повестен һәм «Аяк», «Сугыш сере», «Клим малайлары» кебек хикәяләрен иҗат итә. М. Әмир хәрби темага «Командир» («Карамалы егете») исемле зур роман язарга да керешә, ләкин әсәр тәмамланмый кала (беренче кисәге 1934 елда аерым китап булып чыга).

1931 елда армиядән кайткач, М. Әмир берникадәр вакыт «Чаян» журна» лында әдәби хезмәткәр, аннары 1934 елга кадәр Татарстан дәүләт нәшриятының (Татгосиздатның) матур әдәбият бүлегендә редактор вазифаларын башкара.

Баштан ук әдәби иҗатын яңа чынбарлык белән тыгыз бәйләгән М. Әмир утызынчы елларда үзенең игътибарын авылда барган социаль үзгәрешләрне яктыртуга юнәлтә. Колхозлашу хәрәкәтенең башлангыч дәверендә авылдагы сыйнфый көрәш күренешләрен публицистик пафос белән сурәтләгән һәм колхоз җитәкчесенең үзенчәлекле образын гәүдәләндергән «Безнең авыл кешесе» (1933) исемле повестеннан соң, 1935 елда әдип шул ук темага «Агыйдел» дигән атаклы әсәрен яза. Күп планлы, күп геройлы, драматик вакыйгаларга бай, шул ук вакытта яшьлеккә хас якты, романтик хис, лирик җылылык белән сугарылган бу повесть тиз арада укучыларның тирән мәхәббәтен яулап ала һәм әдәби тәнкыйтьтә утызынчы еллар татар прозасының күренекле казанышларыннан берсе итеп бәяләнә. Соңыннан, җитмешенче елларда, М. Әмир «Агыйдел» повестен пьеса итеп тә эшли, һәм шул пьеса буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен язучы 1974 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Ватан сугышы чорында М. Әмир Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли. 1943 ел башында ул, партиянең өлкә комитеты командировкасы белән, Төньяк-көнбатыш фронтка сәфәр кылып, өч айга якын «Ватан өчен» исемле хәрби газета редакциясендә эшләп кайта, шул газета битләрендә һәм соңыннан республика матбугатында совет кешеләренең сугыш кырындагы һәм тылдагы батырлыкларын, югары рухи-әхлакый сыйфатларын, тормышка, туган җиргә мәхәббәт хисләрен публицистик лирик планда тасвирлаган күп санлы очерк һәм хикәяләрен бастыра («Агитатор», «Коттыбый батыр», «Дошман көтмәгәндә», «Курай», «Үз өемдә», «Бабайлар», «Мөстәкыйм карт йокысы» һ. б.).

Утызынчы еллар ахырында ук «Җәдәч», «Көнлекче Әхмәт һәм аның матур хатыны», «Тун ачуы» кебек кече күләмле комедияләр язган М. Әмир сугыш чорында һәм сугыштан соңгы беренче елларда драматургия жанрына аеруча еш мөрәҗәгать итә. Бу өлкәдә аның иң зур иҗади уңышы итеп «Миңлекамал» (1944) драмасын исәпләргә кирәк. Бу әсәрендә ул ил азатлыгы хакына теләсә нинди авырлыкларны да җиңә ала торган нык ихтыярлы, рухи яктан бай һәм оптимист күңелле татар хатын-кызының реалистик образын тудырды. Сугыш чоры авылының хезмәт энтузиазмын, батырлыгын әхлак, мәхәббәт проблемалары белән бергә үреп сурәтләгән «Тормыш җыры» (1946) драмасы, сугыштан соңгы чынбарлыкка багышланган «Җыр дәвам итә» (1947), «Наилә» (1947), «Минем хатын» (1955), совет властеның беренче елларында авылдагы сыйнфый көрәш картиналарын кырыс буяуларда тасвирлаган «Хөррият» (1960) исемле драма, комедияләре белән М. Әмир татар сәхнә әдәбияты үсешенә сизелерлек өлеш кертте.

Гәрчә драматургия М. Әмир иҗатында мөһим урын алып торса да, әдипнең илленче-җитмешенче еллар арасындагы иҗади уңышлары күбрәк проза җанры белән бәйле, 1953 елда ул «Ялантау кешеләре», ә 1959 елда аның дәвамы булган «Саф күңел» исемле романнарын тәмамлый. Соңыннан «Саф күңел» исеме белән икесе бергә басылып чыккан бу дилогиядә автор сугыш чоры чынбарлыгының киң панорамасын күз алдына китереп бастыра, совет кешеләренең ил алдындагы гражданлык бурычларын сугыш кырында да һәм тылда да бердәй фидакярлек, намус сафлыгы белән үтәүләрен калку итеп гәүдәләндерә. «Саф күңел» дилогиясеннән соң язылган «Җан көеге» (1969) исемле повестенда исә язучы бөек сынау елларында шәхси мәнфәгатен ил-халык интересларыннан өстен куйган куркак җанлы, дезертир бер кешенең гыйбрәтле язмышын бәян итеп, халык азатлыгы хакына үз-үзен аямыйча көрәшүнең кеше өчен иң изге максат булуын раслый.

М. Әмирнең 1971 елда иҗат ителгән һәм укучылар арасында киң популярлык казанган «Балыкчы ялганнары» исемле повесте, маҗаралы һәм юмористик стильдә язылуыннан тыш, табигатькә мөнәсәбәттә кешенең рухи дөньясы һәм әхлакый йөзе, тормыштагы позициясе кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән дә әһәмиятле.

Гомеренең соңгы елларында әдип автобиографик материалларга нигезләнгән документаль повесть өстендә эшләде. «Без бәләкәй чакларда», «Үсә төшкәч», «Казан» дигән кисәкләрдән торган һәм язучының утызынчы еллар уртасына кадәрге тормышына бәйле вакыйгаларны үз эченә алган бу повесть 1979, 1982 елларда аерым ике китап булып басылып чыкты.

М. Әмир — «Батыр исемле малай турында хикәяләр», «Әниләр юкта», «Зур бүләк», «Алдакчы бозау» кебек балалар китаплары, юмор-сатира җыентыклары («Кысыр хәсрәт» һ. б.), күп санлы әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр («Үзебез турында» исемле җыентык) һәм тәрҗемә әсәрләр-авторы. Аерым алганда, ул И. Тургеневның «Отцы и дети» («Аталар һәм балалар», 1949) романын, Б. Горбатовның «Непокоренные» («Буйсынмас кешеләр», 1945), Г. Гулианың «Весна в Сакене» («Сакен язы», 1950), В. Короленконың «Слепой музыкант» («Сукыр музыкант», 1954) повестларын, В. Вишневскийның «Незабываемый 1919-й» («Онытылмас 1919 ел», 1952), Н. Погодинның «Человек с ружьем» («Мылтыклы кеше», Г952), А. Корнейчукның «Платон Кречет» (1953) драмаларын татар теленә тәрҗемә итте. Аның үзенең дә күп кенә әсәрләре рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

М. Әмир — иҗтимагый-политик тормышта актив катнашкан язучы. Ул КПССның XXIII съезды делегаты, КПССның Татарстан өлкә комитеты члены, РСФСРның берничә чакырылыш Верховный Советы депутаты, РСФСР Верховный Советы Президиумы Председателе урынбасары, РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены булып сайланды; 1937, 1961—1962 елларда рес-щублика язучылар оешмасына җитәкчелек итте.

Иҗтимагый тормыш һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Әмир «Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнде, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.

М. Әмир 1980 елның 1 июнендә Казанда вафат булды. Ул 1939 елдан КПСС члены һәм 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Хикәяләр һәм пьесалар.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 287 б.— (Мәкт. сериясе). 10 070.

Сайланма әсәрләр.—Казан: Татгосиздат, 1948.—392 б., портр. 6165.

Сайланма әсәрләр.— Казан, Таткнигоиздат, 1953.—626 б., портр. 10 000.

Сайланма әсәрләр. 3 томда.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—1967. Т. 1. 1966, 378 б., портр. 15 000. Т. 2. Пьесалар. 1967, 529 б., портр. 15 000. Т. 3. 1967. 453 б., портр. 15.000. Рец.: Мусин Ф. Алгы сафка чыкканда.— Соң. Татарстан, 1967, 30 март.

Пар күгәрчен: Хикәяләр.—Казан: Татиздат, 1929.—112 б. 3000.

Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре: (Көлке хикәя).— 2-басма.— Казан: Татиздат, 1931.—60 б. 3000.

Клим малайлары: (Хикәяләр, очерклар).— Казан: Татиздат, 1932.— 85 б. 5000.

Безнең авыл кешесе: (Хикәя).—Казан: Татгосиздат, 1933.— 62 б. 6000.

Калку кырга кар ява: Мәкт. яшендәге балалар өчен хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1933.— 35 б. 5100.

Командир: 1-кит.— Казан: Татгосиздат, 1934.— 242 б., портр. 5000.

Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1934.—179 б. 5100.

Агыйдел (Артыкбикә): Озын хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1936.— 257 б. 10 115.

Шул ук: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1940.—260 б. 10 063. Рец., К а ш ш а ф Г. Әсәрнең икенче гомере.— Кит.: Кашшаф Г. Күңел көзгесе: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1975, 192—196 б. «Агыйдел» повесте буенча эшләнгән драма әсәре Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә куелу һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителү уңае белән; ХатиповФ. М. Әмирнең «Агыйдел» повесте.— Сов. әдәбияты, 1957, № 1, 102—122 б.; Бәширова И. М. Әмирнең «Агыйдел» повестенда сүз-сурәт.— Сов. мәктәбе, 1966, № 9, 20—22 б.; Ханзафаров Н. Яшьлеккә дан җырлый,— Татарстан яшьләре, 1974, 16 апр.; Зарипов X. Алар кабызган утлар.—Татарстан яшьләре, 1978, 11 апр. Ямьле Агыйдел буйлары: «Агыйдел» озын хикәясеннән.— Казан: Татгосиздат, 1937. 60 б.—(Башлап укучы көтепханәсе). 20 125. Алдакчы бозау: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1940.—19 б. 10 000.

Шул ук: (Хикәя).—Казан: Таткитнәшр., 1959.—12 б. (Балалар бакчасы) 25 000.

Батыр исемле малай турында хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1941.—» 104 б.—(Мәкт. сериясе) 10 000.

Партизан Иван: Хәзерге партизаннар тормышыннан пьеса. 4 пәрдәдә, 6 картинада.—Казан: Татгосиздат, 1942.—94 б. 6 030.

Әниләр өйдә юкта: (Хикәя).— Казан: Татгосиздат, 1946.—14 б. 10 195.

Якташ: Хикәяләр.— Казан, Татгосиздат, 1948.— 148 б. 10 000.

Җиңү: (Җыентык).—Казан: Татгосиздат, 1951.— 247 б. 3065.

Кысыр хәсрәт: (Комедияләр һәм сатирик хикәяләр.— Казан, Таткнигоиздат, 1954.—163 б. 5000.

Ялантау кешеләре: Роман.— Казан: Таткнигоиздат, 1954.—474 б. 15 000.

Зур бүләк: (Хикәяләр).— Казан: Таткнигоиздат, 1956.— 187 б. 10 000.

Пьесалар.— Казан: Таткнигоиздат, 1956.—418 б., портр. 7000.

Саф күңел: («Ялантау кешеләре» романының 2 кит.).— Казан: Таткитнәшр., 1960.—496 б. 10 000.

Шул ук: Роман-дилогия. Кит. 1, 2.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—917 б. 15 000.

Өч пьеса: (Хөррият; Минем хатын; Гөлшаян).— Казан: Таткитнәшр., 1962— 199 б. 4000. Рец.: X а т и п о в Ф. Мирсәй Әмир драмалары.— Сов. әдәбияты, 1963, № 1, 137—139 б.

Батыр: Хикәяләр.—5-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 238 б., ил. 25 000.

Үзебез турында: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—199 б. 2000. Рец.: Рамазанов Г. Остазлар һәм каләмдәшләр хакында,— Кызыл таң, 1972, 18 янв.; Рамазанов Г. Заман рухында.— Казан утлары, 1972, № 5, 179—181 б.: Әгъзәмов Ф. Чор рухы.—Соц. Татарстан, 1972, 13 апр.

Исеңдәме: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—280 б. 12 000. Рец.: Сарьян X. Кыскалык — әдәби осталыкның бер шарты. «Җан көеге» повесте мисалында/.— Кит.: Сарьян X. Уеңны уйдырып сал. Казан, 1977, 22—33 б., шул ук мәкалә.— Казан утлары, 1974, № 39 177—181 б.; Рамазанов Г. Исеңдәме, солдат?— Кызыл таң, 1973, 21 февр.; Расих А. Художник осталыгы.— Соц. Татарстан, 1973, 24 июнь.

Балыкчы ялганнары: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—158 б. 14 000. Рец.: Төхфәтуллин Р. Ялган түгел, хак сүз.— Соц. Татарстан, 1973, 16 март.

Саф күңел: Роман-дилогия. (Флүн Мусин кереш сүзе б-н).— Казан: Таткитнәшр., 1976. Кит. 1. Ялантау кешеләре. 430 б. 30 000. Кит. 2. 479 б. 25 000. Рец.: Мостафин Р. Бүгенге романнарны укыганда.— Сов. әдәбияты, 1960, № 7, 122—133 б.; Ю з и е в Н. Ирекле форма бөтенләй үк иреклеме?— Кит.: Юзиев Н. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. Казан, 1969, 135—162 б.

Миңлекамал: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—220 б.—(Мәкт. к-ханәсе). 12 000. Рец.: Җәләлиева М. 6 класста М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасын өйрәнү.—Сов. мәктәбе, 1979, № 2, 24—27 б.

Без бәләкәй чакларда: Автобиогр. повесть.— Казан. Таткитнәшр., 1979,— 254 6. 15 000. Рец.: Галимуллин Ф. Тормыш баскычлары.— Соц. Татарстан, 1979, 14 окт.

Хатирәләр урманы: Автобиогр. повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1982.-— 178 б. 14 500.

Земляк: Рассказ/Пер. с татар. М. Никитина.— Казань: Татгосиздат, 1947.-32 с. 10 000.

Агидель: Повести и рассказы. Пер. с татар. Вступит. статья С. Кирьяно-ва.—М.: Сов. писатель, 1948.—228 с. 15 000.

То же.— Казань: Таткнигоиздат, 1951.— 176 с. 7 105.

То же: Повесть/Пер. с татар. Н. Алкина.—Казань: Таткнигоиздат, 1957.— 138 с. 30 000. Рец.: Хатипов Ф. Проблема положительного героя в творчестве Мирсая Амира: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филоЛ-наук. Казань, 1955. 16 с. (Казан, ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина); С а д ы к о в а Ф. Б. Изобразительно-выразительные приемы в повести М. Амира «Агидель».— В кн.: Материалы IV конференции молодых научных работников. Казань, 1976, с. 148—150. (Ин-т языка, лит. и истории им. Г. Ибрагимова); Ахмадуллин А. Комсомольская юность.— Сов. Татария, 1973, 13 дек. Драма «Агидель» по одноименной повести М. Амира на сцене Татар. акад.театра; Махмутов А.— Сов. Татария, 1974, 7 апр. О драме «Агидель». Рассказы/Авториз. пер. с татар. И. Заботина.— Казань: Татгосиздат, 1948.— 28 с. 10 000.

Песня жизни: Драма в 4 д. с прологом и эпилогом/Пер. с татар. А. Глебова. Муз. Дж. Файзи. Послесл. Г. Кашшафа.— М.— Л.: Искусство, 1949.—> 120 с. 5000.

То же.— Казань: Татгосиздат, 1949.— 104 с. 5165.

То же.— Казань: Таткнигоиздат, 1952.—60 с. 3105. Рец.: Г л е б о в А. Борьба двух тенденций в татарской драматургия.—Театр, 1950, № 6, с. 42—49. О пьесах «Минникамал», Песня жизни».

Рассказы о мальчике Батыре/Пер. с татар. Ю. Карева.— Казань: Татгосиздат, 1951.-84 с. 10 105.

Рассказы/Авториз. пер. с татар. И. Заботина.— Казань: Татгосиздат, 1952.— 28 с. 10 105.

Пустые хлопоты: Рассказы. Авториз. пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1956.—82 с. 30 000.

Минникамал: Пьеса в 4 д., 8 карт./Авториз. пер. П. Градова.— Казань: Таткнигоиздат, 1957.—96 с, портр. 5000.

Моя жена: Комедия в 3 д./Авториз. пер. с татар. П. Градова.— М.: Искусство, 1957.—72 с. 5 000.

Плут-теленок: Рассказ для детей./Пер. И. Заботина.— Казань: Таткнигоиздат, 1959.-11 с. 25 000.

То же./Пер. С. Радзиевской.—Казань. Таткнигоиздат, 1977.—15 с. 450 000.

Чистая душа: Роман./Пер. с татар. А. Зуева.— М.: Сов. писатель, 1963.— 567 с, ил. 30 000.

То же. (Вступ. статья Р. Мустафина).— М.: Худож. лит., 1973.—511 с, ил. 50 000.

То же.—Казань: Таткнигоиздат, 1981.—528 с. 200 000. Рец.: Куклис Г. Жизнь как она есть.— Лит. Россия, 1964, 22 мая, с. 7; Мусин Ф. Испытание огнем.—Дружба народов, 1964, № 10, с. 268—269.

Грехи моей молодости: Рассказы. Пер. с татар.— М.: Ож Россия, 1968.— 80 с, ил. 50 000. Р е ц.: М у с т а ф и н Р.— Сов. Татария, 1969, 5 марта.

Рыбацкие байки: Юмор. Повесть/Пер. с татар, и авт. предисл. Л. Ленча.— М.: Современник, 1973.—142 с. 50 000.

То же.—М.: Современник, 1975.—142 с. 15 000.

Курай: Повести и рассказы. Пер. с татар.—М.: Сов. писатель, 1978.— 414 с. 100 000. Рец.:Нуруллин И. Мелодия курая.— Лит. Россия, 1979, 3 ноя-бря, с. 20; Нуруллин И. Жизнь в ее перспективе.— Сов. Татария, 1979, 26 сент.

Аның турында

Флүн Мусин. Өчтомлыгына кереш сүз

Әмир М. Өч сорауга бер җавап.— Идел: яшьләрнең әдәби альманахы. Чүп\ 7. Казан, 1976, 66—69 б.
Хатипов Ф. Мирсәй Әмир.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—179 б. 3000. Библиогр: 177—179 б.
Иделле Г. Мирсәй Әмир иҗаты турында кайбер фикерләр.—Кит.: Иделле Г. Язучы һәм аның китабы. Казан, 1964, 32—48 б.
Ахунҗанов И. Чор белән бер адымнан.— Кит.: Ахунҗанов И. Художник һәм аның сүзе. Казан, 1978, 82—88 б.
Әхмәдуллин А. Әсәрләрендә чынбарлык рухы.— Кит.: Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980, 228—235 б.
Мусин Ф. Мирсәй Әмир.—Кит.: Мусин Ф. Чор белән аваздаш. Казан, 1983, 195—217 б.
Гыйззәт Б. Саф күңелләр җырчысы: М. Әмиргә 60 яшь.— Соц. Татарстан, 1967, 6 янв.
Расих А. Әйтәсе сүзләр күп әле.— Казан утлары, 1967, № 1, 16—18 б. Миңнуллин Ф. Талантлар юлы: М. Әмиргә 70 яшь.— Казан утлары, 177, № 1, 111—114 б.
Мирзагилдина-Баязитова Г. Мирсәй Әмир белән очрашу.Казан утлары, 1983, № 7, 185—186 б.
К а ш ш а ф Г. «Тормыш җыры».— Кит.: Кашшаф Г. Күңел көзгесе: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1975, 21—25 б. Шул исемдәге драма Татар .гүләт акад. театры сәхнәсендә.
Кашшаф Г. «Хөррият».— Кит.: Кашшаф Г. Күңел көзгесе: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1975, 75—81 б. Шул исемдәге драма Татар дәүләт гад. театры сәхнәсендә.
Мустафин Р. «Живи с открытым, чистым сердцем...» (Мирсай Амир). кн.: Мустафин Р. Образ времени. Казань, 1981, с. 234—242.
Бикмухаметов Р. Чистая душа: К 60-летию М. Амира.— Лит, Россия, 1967, 6 янв.
Пехтелев И. Человек с Агидели...—Волга, 1967, 1, с. 177—180.
Гаффаров А. Души прекрасные порывы.— Сов. Татария, 1974, марта.
Мусин Ф. Гражданин и художник: К 70-летию М. Амира.—Сов, Татария, 1977, 7 янв.



©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013