(1893—1962)
Шагыйрь һәм драматург Кәрим Әмири (Кәрим Хөсәен улы Әмиров) 1893 елда хәзерге Башкортстанның Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылында туа. Мәдрәсә белеме алганнан соң, Уфа һәм Пенза губерналарындагы татар авылларында балалар укыта. 1918 елда Казанга килеп, укытучылык эшен дәвам иттөрә һәм матбугат органнарында («Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталарында) корректор һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1929—1932 елларда Уралда һәм Кузбасста татар эшчеләре өчен чыгып килгән газеталарда хезмәт итә.
Әдәбият мәйданында К. Әмиринең исеме 1913 елда Шура» журналында (Оренбург) басылган шигырьләре белән күренә башлый. Oктябрь революциясеннән сон, гражданнар сугышы һәм НЭП чорларында, аеруча актив эшли: газеталарда һәм журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре һәм поэмалары («Даһи», 1918; «Ике дус», 1919; «идел буенда». 1919; «Шәрекъ сәхрәсе», 1920; «Сулган чәчәк», 1921; «Ачлык көннәрендә»» 1921; «Бабай», 1922 һ. б.) басылып чыга. Каләмен драматургия жанрында да :ынап карый: борынгы болгар-татар шагыйре Кол Галинең мәшһүр «Кыйссай Йосыф» әсәре сюжетына нигезләп язган «Йосыф белән Зөләйха» трагедиясе 1922 елда Татар дәүләт театры сәхнәсендә куелып, театр тәнкыйтьчеләре та-зафыннан уңай бәяләнә. Яшь драматургның мещанлык күренешләрен оста фаш иткән, үз чоры өчен актуаль яңгырашлы «Печән базары» (1925), «Казан кызы» (1925) һәм 1905 елгы революцион күтәрелеш вакыйгаларына багышланган «Пайтәхет җәлладлары» (1925) пьесалары да 1925—1928 елларда театр сәхнәләрендә уңыш белән бара.
Шул ук егерменче, еллар ахырында әдип гражданнар сугышы чорында Уралда беренче коммуналар төзү, ак бандаларга каршы көрәш вакыйгалары
тырткан «Урал баласы» (1929) исемле повестен һәм балалар өчен «Завод
мәктәбендә», «Фабрик баласы», «Югалган малай» кебек хикәяләрен иҗат итә.
Утызынчы еллардан башлап әдип, нигездә, балалар өчен яза. Аның «Музыкант» исемле озын хикәясе һәм «Ак кәҗә» исемле әкият-поэмасы аерым
Зитап булып басылып чыга. Бөек Ватан сугышы вакытында «Көрәш җырлары» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
К. Әмири 1962 елнң 28 январенда Казанда вафат булды. Ул 1939 елдан
СССР Язучылар союзы члены иде.
БИБЛИОГРАФИЯ
Бабай: (Поэма).— Казан: Татар, социал шуралар җөмһүрияте дәүләт нәшр., [1922].— 15 б.— (Күчмә уку китаплары. 2 төп, 6-китап). 22.000.
Урманда йөрү: (Балалар өчен театр уены).— Казан: Татар, матбугат һәм нәшр комбинаты, 1924 [тышл. 1925] —16 б. (Балалар әдәбияты, әдәбият бүлеге, № 6) 5 000.
Завод мәктәбендә: (Балалар хикәясе).— Казан: Татар, матбугат-нәшр.. комбинаты, 1925.— 32 б.— (Балалар әдәбияты, әдәбият бүлеге, № 7). 5000.
Фабрик баласы: (Балалар хикәясе).— Казан. Татар, матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1925.— 47 б. (Балалар әдәбиятыннан 1-кит.). 5000.
Эш өстендә: [Шигырьләр].— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.—99 б.— (Татар әдәбияты к-ханәсе. № 33). 5000.
Печән базары: Комедия 4 пәрдәдә.— Казан: Татар матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.—76 б. 3000.
Пролетариат моңнары: [Шигырьләр].— М.: Нәшрият, 1926.— 23 б. 5000.
Габдрахман мулла: Комедия бер пәрдәдә.— Казан: Татар, дәүләт нәшр. 1926.—16 б. (Эшче-крестьян к-ханәсе). 3000.
Югалган малай: Балалар хикәясе.— Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1927.— 16 б. 5000.
Шул ук: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1962.—32 б., ил.—(Мәкт. к-ханәсе). 15 000.
Рец.: Вәлиев Н.—Сов. әдәбияты, 1963, № 1, 153 б.
Уңган кыз: 2 пәрдәдә. Авыл тормышыннан агит. пьеса.— Казан: Татар дәүләт нәшр., 1928.—24 б. 3000.
Казан кызы: 4 пәрдәле комедия.— Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1928.—56 б, 3000.
Кәрим Әмири шигырьләре. 1-кис—Казан: Яңалиф, 1929.—76 б. 5000.
Урал баласы: Хикәя.—Казан: Яңалиф, 1930.—94 б. 3000.
Ак кәҗә: Әкият.—Казан: Татгосиздат, 1938.—32 б. 9000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1959.—15 б. (Мәкт. к-ханәсе). 25 000.
Музыкант: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1938.—51 б. 10 000.
Көрәш җырлары: [Шигырьләр].—Казан: Татгосиздат, 1942.—46 б. 3070
Пьесалар [Авт- биогр. белешмәсе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1958218 б. портр. 5000.
Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1959.—92 б. 4000.
Яз килә: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—29 б., ил. 10 000.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)