Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Шәһит Әхмәдиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Шәһит Әхмәдиев

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Шәһит Әхмәдиев
(1888—1930)

Язучы, журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев 1888 елның 29 декабрендә элекке Казан губернасының Чистай өязе Татар Ялтаны авылында туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, аннан Оренбургтагы иске тәртипле Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә һәм Уфадагы «Галия»дә укый. Шунда ул Галимҗан Ибраһимов белән таныша һәм Дуслаша.

1905-1907 еллардагы революция тәэсирендә кузгалган шәкертләр хәрәкәтендә иң башлап йөрүчеләрнең берсе буларак, Ш. Әхмәдиев ике мәдрәсәдән дә куып чыгарыла һәм кара реакция чорында Себер якларына китеп, Иртыш буендагы авылларда балалар укыта, бер үк вакытта үзлегеннән беемен күтәрү өстендә тырышып эшли, телләр өйрәнә. 1919 елның җәендә Ш. Әхмәдиев Казанга килә һәм типографиягә хәреф хәреф җыючы, корректор булып эшкә керә. Шул елларда ул әдәби иҗат һәм журналистика өлкәсендәге тәүге адымнарын атлый: газета-журналларда төрле хәбәрләр, спектакльләргә, әдәби әсәрләргә рецензияләр, публицистик мәкаләләр бастыра, соңга таба «Суга баткан килен» (1912), «Хат һәм җаваплар» (1912), «Шагыйрь моңая» (1913), «Мөгаллим» (1913), «Татар кызына» (1914), «Сагыш» (1914) кебек хикәя һәм нәсерләрен иҗат итә. Шул чорның башка демократик фикерле язучылары кебек, Ш. Әхмәдиев тә үзенең әсәрләрендә азатлык идеяләрен яклап, тормыштагы гаделсезлеккә, дини фанатизмга, кыргый гореф-гадәтләргә каршы чыга, чын дуслыкка, рухи тигезлеккә нигезләнгән саф мәхәббәткә, халыкның аң-белем дәрәҗәсен үстерү юлыңда армый-талмый тырышкан хезмәт кешеләренә дан җырлый.

Ш. Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре, нигездә, 1917 елга кадәр язылган. Революция елларында һәм Бөек Октябрь революциясеннән соңгы чорда ул күбрәк публицистик мәкаләләр, истәлек язмалары авторы һәм бигрәк тә күренекле җәмәгать, дәүләт эшлеклесе буларак таныла. Февраль көннәрендә, ул Мулланур Вахитов белән бергә Үзәк Мөселман социалистлар комитетында зур оештыру эшләре алып бара, Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм конторщиклары профсоюз оешмасына җитәкчелек итә, соңга таба «Аваз» исемле газета, оештырып, халыкның прогрессив һәм демократик көчләрен большевистик позицияләргә якынайту эшенә үзеннән зур өлеш кертә.

1918 елда Ш. Әхмәдиевне Казан губерна башкарма комитеты члены итеп; сайлыйлар; Башта ул Казан шәһәр мәгариф бүлегенең мөселман секциясе мөдире, соңыннан губерна мәгариф халык комиссары булып эшли. Бер үк. вакытта Бөтенроссия мөселманнарының мәгариф халык комиссары урынбасары вазифаларын да башкара. Бу чорда Ш. Әхмәдиев тагын Мулланур Вахитов белән бергә эшли. 1919 елда ул РКП(б) сафларына член итеп кабул ителә. Партия һәм революция алдында күрсәткән хезмәтләрен искә алып, аның партия стажын 1917 елның мартыннан билгелиләр.

1919—1921 елларда Ш. Әхмәдиев партия кушуы буенча Урта Азиядә халык мәгарифе системасында җитәкче эшләрдә эшли: башта Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының «Кызыл Шәрекъ» исемле агитпоездында политбюро члены һәм халык мәгарифе инструкторы буларак, соңыннан Төркстан республикасының мәгариф комиссары һәм мәгариф эшчеләре профсоюзы председателе сыйфатында, җирле халык арасында уку-укыту эшләрен җайга салу, наданлыкны бетерү, культура-агарту учреждениеләренең эшен: яхшырту, газета чыгару кебек мөһим чаралар уздыруга җитәкчелек итә. 1921 елда Урта Идел буе өлкәсендә каты ачлык башланып, аңа каршы, көрәш бөтен ил күләмендәге мөһим бер иҗтимагый эшкә әверелгәч, Ш. Әхмәдиев партия Үзәк Комитеты рөхсәте белән Татарстанга кире кайта һәм яңадан мәгариф халык комиссары булып эшли башлый. Ул сугыш елларында тәрбиячесез калган, ачлыктан интеккән ятимнәр өчен балалар йортлары, һөнәр мәктәпләре, производство мастерскойлары ачу, республикада мәгариф эшләрен юлга салу, эшче-крестьян дәүләте өчен белемле кадрлар әзерләү буенча зур оештыру эшләре башкара. Бу елларда ул партиянең Татарстан өлкә комитеты члены һәм СССР Үзәк Башкарма комитеты члены итеп сайлана.

Ш. Әхмәдиев озак дәвам иткән каты авырудан соң 1930 елның 12 августында вафат була һәм Казанның М. Горький исемендәге культура паркындагы Туганнар зиратында күмелә.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр. [С. Сабиров кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1959. 286 б., 2 б. портр. 8000. Канатлы тай: [Хикәя].—Казан: Мәгариф, 1921.— 166.— (Балалар күкеле. 3-төп, 22-китап). 20 000. Хан кызы: [Хикәя].—Казан: Мәгариф, 1921—40 б.—(Балалар күңеле 4-төп., 38—39-кит.). 20 000. Шәһит Әхмәдиев әсәрләре: (Хикәяләр)/[X. Кәримов кереш сүзе].— Казан-Яңалиф, 1930.— 120 б. 3000. Ай алдады: [Хикәя].— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 11 б. 17 000.

Аның турында

Шәһит Әхмәдиев. (1888—1930).—Сов. әдәбияты, 1958, № 12, 116—118 б. Мулюков М. Көрәшкә бирелгән тормыш.— Татарстан коммунисты 1968, № 12, 55—56 б. Сабиров С. Кайнар йөрәкле көрәшче.—Казан утлары, 1968, № 12, 119 б. Мөхәррәмов М., Сәйдәшева М. Йөрәк ялкынын революциягә (Ш. Әхмәдиевкә 90 яшь).—Соң. Татарстан, 1978, 29 дек. Сабиров С. Беренче мәгариф халык комиссары.— Сов мәктәбе 1978 № 12, 56—57 б. Сабиров С. Ялкынлы публицист һәм язучы.—Соң. Татарстан, 1978, 9 дек. Сабиров С, Мулюков М. Кайнар йөрәкле көрәшче.— Кит. Көпәш-тәшләр. Казан, 1972, 122.— 137 б. Халык бәхете өчен көрәшүчеләр: Җыентык.—Казан: Таткитнәшр., 1985__ Ш. Әхмәдиев турында 384—389 б. Сабиров С. Революцией призванный.— Сов. Татария, 1968, 29 дек Мухарямов М., Сайдашева М., Загитов х. Воплотитьсяр в долгие дела. (90-летие со дня рождения Ш. Ахмадеева).—Сов Татария 1978, 30 дек.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013