Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фәния Әхмәтҗанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фәния Әхмәтҗанова

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Фәния Әхмәтҗанова

Язмыш бардыр ул

Бу язма редакциябезнең тагын бер хөрмәтле кешесе – нинди генә хәлләрдә дә сабырлыгын җуймый торган, һәрберебезнең шатлыгын-борчуын үзенеке кебек кабул итеп, акыллы киңәше белән дә, эше белән дә ярдәм итүче җитәкчебез – баш мөхәррир урынбасары Фәния Кәбир кызы Әхмәтҗанова гаиләсе турында булыр.

Болай да күңелләре китек булган инвалидлар белән уртак тел табу, "Өмет"не аларның яраткан газетасына әверелдерү өчен дә нәкъ менә шундый холыклы баш мөхәррир кирәк булгандыр шул. Татарстанның инвалидлар ассоциациясе гамәлгә куйган "Өмет" газетасын юктан бар итеп, 6 ел җитәкләгән Фәния Әхмәтҗанова. Шуннан соң "Ватаным Татарстан"да ике ай эшләгәч, "Татарстан яшьләре"нә күчеп караса да, кабат үзебезгә кайтмый булдыра алмый ул.

Тәкъдиреңә журналистлык язылгач, берни эшли алмыйсың икән шул: 14 ел төзелеш системасында эшләгәннән соң да беренче сайлаган сукмагыңа кайтып төшәсең икән. КДУның журналистика факультетын тәмамлап йөргәндә, эш урыным "Казань­промстрой" трестында булыр дип башына да китермәгән әле Фәния. Татарстан китап нәшриятына биргәннәр аңа юлламаны. Ләкин сабые Алсуның каты авыруы яшь ананы 1 елга үз хисабына отпуск алырга мәҗбүр иткән. Ярты гына көнлек эш эзләп йөргәндә, бер танышы "Казаньпромстрой"га чакырган. Тора-бара кызы да сәламәтләнә, эш көне дә яртыдан тулыга әйләнә, тик фатирлы булу өмете Фәнияне тресттан җибәрми. "Минем трестта эшләвем, беренчедән, гаиләм өчен кирәк булган: Аллага шөкер, менә дигән фатирда яшибез. Икенчедән, хәзер миңа журналист булу, кешеләр белән уртак тел табу да җиңел, озак еллар яһүд җитәкчеләр кул астында, төрле катлау кешеләре белән бергә эшләгәнгә, тормышның асылын тирәнрәк төшенәм кебек тоела", – дип сөйли Фәния апа.

Холкының без яраткан сыйфатлары иренең дә күңеленә бик хуш килә икән. "Язмыш бардыр ул, – ди Равил абый, – башка төрле холыклы кеше булса, болай әйбәт яши алмас идек, мөгаен". Язмыш бар, билгеле. Соң шул язмыш бит инде Яшел Үзән кызы белән Балык Бистәсе егетен әллә кайдагы Әгерҗегә алып барып таныштыра. Июль урталары алар өчен истәлекле: танышканнарына 28 ел тулган көннәр. КДУның 4 нче курсын тәмамлаган берничә егет-кыз, студентлар төзелеш отряды булып, Әгерҗегә тимер юл төзергә килеп төшәләр. Казанның Идел буе районыннан килгән егетләр отряды анда инде эшләп ята икән. Җитәкчеләре – Бөтенсоюз насос машиналары технологияләре фәнни-тикшеренү институты инженеры Равил Әхмәтҗанов. "Менә монысының буе да озын, чибәрлеге дә бар", – дип, егет беренче күрүдә үк үз күңелендә Фәниягә аерым урын билгеләп куя. Равил белән карашлары очрашкан беренче мизгелдә үк Фәниянең дә башыннан: "Насыйбым шушы икән", – дигән уй йөгереп уза. Аларның чынлап торып танышып һәм дуслашып китүләренә сәбәпче бейсболка гаиләдә хәзер дә саклана әле. Шул баш киеме онытылып калгач, Фәния ашханәгә кире йөгереп килә бит инде. Ашханәдән алар отряд урнашкан җиргә бергә кайталар. Равил абый хәзер хатынын, бейсболкаңны юри калдырып киткән идең син, дип үртәштергәли дә икән әле.

Юриме, түгелме – 3 айлап очрашып йөргәч, үзенең туган көне 2 нче сентябрьдә, ояла-кызара: "Туй ясыйк без булмаса", – дигән сүзләр чыга егет авызыннан. Ә инде бер елдан, аның икенче туган көненә бүләк булып, кызлары Алсу дөньяга килә. Бераздан Равил Галимҗан улы Борисково ремонт-механика заводындаи инженер булып эшли башлый, аннан генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Соңрак Равил абый үз эшен ачып җибәрә: туганы белән бергәләп, шәхси төзелеш оешмасын җитәклиләр.

Гаиләдә өч ир бала булганлыктан, Равил абый бөтен эшкә өйрәнеп үсә. Үзе өйләнеп яши башлагач та эшне ирләрнекенә-хатыннарныкына бүлми ул. Бала коендыру, пешерү, юу-чистарту аның өчен проблема түгел. Шуңа күрә Фәния апаның еш кына берничә көнгә командировкаларга чыккалавы да катастрофага әверелми, ул тыныч күңел белән йөреп әйләнеп кайта. Гомумән, бу гаиләнең үзенә генә хас бер ягы бар: беркемнең дә иреген кысмыйлар. "Безнең өйдә чикләүләр юк, шуңа күрә яшәү рәхәт, – диләр Равил абый белән Фәния апа. – Чикләү юк дигәч тә, теләсә кем теләсә нишләп йөрми, әлбәттә, барыбыз да чаманы белә, үпкә сүзләре әйтешерлек дәрәҗәгә җитми. Бер-береңә яраклашудыр инде бу. Үзеңчә дә яшисең, шул ук вакытта сиңа теләсә нинди ситуациядә ярдәмгә киләчәк ныклы терәгең барлыгын да белеп торасың. Ирекне чикләмәү мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Кызларны да мөстәкыйль итеп үстерергә тырыштык. Теге ярамый, бу ярамый, дип боерып тормасак та, кысадан чыкмады алар. Кирәк булганда, уртага салып сөйләшә идек: алар йә безнең белән килешәләр, йә үзләренең хаклы икәнлекләрен дәлилләп күрсәтәләр".

Кызлары Алсу белән Гүзәл икесе дә КДУның журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган. Алсу ире Сергей белән нәкъ менә телевидениедә эшләгәндә танышкан да инде. "Безнең "служебный роман" булды: мин редактор идем, ул – оператор", – ди Алсу, шаяртып. Хәзер ул Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советында интернет порталы редакторы, ә ире "Фикер" дигән шәхси студиядә эшли. Гүзәл дә, 6 ел (!) дуслашып йөргәннән соң, быел кияүгә чыкты. Ире Алексей КДУның юридик факультетын тәмамлап, "Татнефть" оешмасына эшкә урнашкан. Хәзер алар Әлмәт шәһәрендә яшиләр. "Балалар, Аллага шөкер, тулы гаиләдә, гаилә тормышының ничек булырга тиешлеген күреп үстеләр", – ди Равил абый. Шуңа күрә кызлары өчен күңеле тыныч ата-ананың. Бәхет өчен моннан да артык ни кирәк тагын?

Фәния Фәизова

Ватаным Татарстан




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013