|
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итә. "Туган як" газетасы каршында эшләп килүче әдәби берләшмәдә шөгыльләнә.
ӘТКӘЙ КҮЛМӘГЕ
Илебезгә фашист бәреп кергәч
Кырык бернең җәйге көнендә,
Әткәй белән ничек хушлашканын
Искә ала әнкәй бүген дә.
Мин туасын белгәч, сөенгән дә,
Табалмагач бүтән бүләген,
Истәлеккә әти салып биргән
Өстендәге киндер күлмәген.
Батырларча һәлак булды, диеп,
Өч айдан соң хәбәр дә килгән.
Гомере буе шушы кара кәгазь
Әнкәемнең йөрәген телгән.
Әтиседәй батыр булсын диеп,
Терәк булыр диеп иленә,
Мин тугач та әби биләп куйган
Әткәй күлмәгенең җиңенә.
Әнкәй сиңа мәңге туры калды,
Үстерсә дә мине гел ятим.
Җылы булды, әткәй, синең күлмәк;
Үзем инде бүген дәү әти.
Унсигез яшь әле тулмаганда
Ятып калдың окоп төбендә.
Үлгәнеңә әни һич ышанмый,
Көтә әле сине бүген дә...
Мәйдан" № 6, 2010.
|