|
Шамил Рифат улы Әләветдинов (1974 елда туган, нәсел җепләре Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылына барып тоташа) – Мәскәү шәһәре Мемориаль мәчетенең имам-хатыйбы (1997), Русия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәтендә мөфти урынбасары (2002). Ислам турында аңлаешлы һәм тирән эчтәлекле итеп язылган күпсанлы мәкаләләр һәм китап авторы; www.umma.ru һәм башка интернет-проектларның авторы һәм җитәкчесе. Өйләнгән, дүрт бала үстерә.
|