|
(1924-1997)
Дәмниха Шакирҗан кызы Әлмөхәммәтова 1924 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасының Сарман районы Иске Имән авылында туган. Авылда җидееллык мәктәп, аннан Зур Нөркәйдә урта мәктәпне тәмамлый. Минзәлә педагогия училищесыннан соң эшкә туган ягына кайта - бик күп еллар Иске Дөреш авылында балалар укыта. 1993 елдан алып КАМАЗ газета-китап нәшриятында эшли. «Истәлекле шомырт» (1993) шигъри китабы дөнья күрә.
1997 елның 26 ноябрендә вафат була.
Аның турында
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009
|