|
Тарихта сынлы сәнгать, җыр һәм музыка осталарына ихтирам белән карап, аларны тирәсенә җыйнаган Мөхәммәд Әмин хан үзе дә әсәрләр язган дигән караш урнашкан. М.З. Хөсәенов «Тәварихы Болгария» исемле китабында Мөхәммәд Әмин дә шагыйрь булган, халык телендә Болгар шәһәрен җимерүче саналган Аксак Тимергә карата «Гыйкаб» («Үч алу») исемле әсәр язган дип сөйли. Автор аныкы дип, 12 юллык шигырь урнаштыра.
Чыкды һиҗрәттән йиде йөз 3 илледә — Төшде галәмгә хәраблык зилзилә. Үзе — аксак, гаклы — ахмак, фетнәдар Золымыны изһар кылды һәр йирә.
Күп голәма вә мәшайехләр шәһид Булдылар, дине ислам нурилә. Дарел-ислам фетнәсендин, бел гайан, Булды вәйран, акды йәшләр хәүфилә. Нә җәвап бирүр хода кашыда ул, Сурса алла шиддәт вә гыйкаб илә. Йа илаһи, әй лә ул бәндәңне сән Ахирәтдә залим вә җаһиле илә.
Н. Ф. Катанов Мөхәммәд Әминне «татар шагыйре» дип атый һәм әле китерелгән юлларны русча тәрҗемәсе белән бастырып чыгара. Бу шигырь «Мөхәммәд Әмин бәете» дип тә йөртелә. Әсәрдә ул вакытларда татар халкы өчен Болгар шәһәренең җимерелүеннән дә зуррак берәр хәлнең булмаганлыгы аңлашыла. Әсәрнең XVI йөз урталарына кадәр иҗат ителгәнлеге күренә. Чөнки Идел һәм Урал буенда яшәгән халыклар, бигрәк тә татарлар өчен Казанның Мәскәү дәүләтенә кушылуыннан да зуррак вакыйга булмаган. Шуның белән бәйләнештә «Казан алынганы бәете», «Сөембикә бәете», «Шаһгали бәете», «Хан кызы бәете», «Ханәкә Солтан бәете» кебек әсәрләр иҗат ителгән.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том
|