Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Мөхәммәт Әблиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Мөхәммәт Әблиев

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Мөхәммәт Әблиев

(1900-1941)

Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев 1900 елның 15 июлендә хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы Даныш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Мәдрәсәдә уку белән бергә, кече яшьтән үк төрле яллы эшләрдә эшли. 1915 елда Казанга килеп, Октябрь революциясенә кадәр бай йортларында хезмәт итә. Революциядән соң заводта ташчы, туку фабрикасында эрләүче булып эшли. 1920—1921 елларда партия мәктәбендә укып, аны тәмамлагач, берникадәр вакыт янәдән туку фабрикасында яшьләр арасында уку-тәрбия эшләре алып бара. 1921 елда партия сафына алынып, үзе телән Кызыл Армиягә языла һәм 1922 елда Урта Азияне басмачылардан тазарту өчен барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, аннары Төньяк Кавказдагы хәрби элемтә оешмасында партия работнигы булып хезмәт итә.
1923—1926 елларда М. Әблиев Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбен, 1927—1928 елларда Мәскәүдә хәрби-политик курсларны тәмамлый. Шуннан соң аны Төркстан укчы полкына рота политругы итеп җибәрәләр, соңгз таба ул анда рота командиры булып хезмәт итә.
1932—1936 елларда М. Әблиев Ленинградтагы Хәрби-политик академиядә укый, аны тәмамлагач, Казандагы укчы полкта инструктор, соңыннан хәрби комиссар хезмәтендә була. Фин кампаниясе чорында акфиннәргә каршы сугышта катнаша.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк М. Әблиев, укчы дивизиянең политбүлек начальнигы сыйфатында, фронтның алгы сызыгында сугыша һәм, күп тә үтми, фашист пулясыннан һәлак була.
М. Әблиев егерменче елларда яза башлый. Башта ул проза жанрында көч сынап карый: «Минем дустым сугышта» исемле хикәя, «Ком улы», «Итекче кызы» исемле повестьлар яза. Соңга таба драматургия жанрына игътибарын юнәлтә. Аның 1923—1925 елларда иҗат иткән «Ике туй» исемле пьесасы 1926 елда Татар-башкорт хәрби мәктәбенең драма түгәрәге тарафыннан сәхнәгә куела һәм матбугатта уңай бәя ала. Шулай да М. Әблиевне драматург итеп таныткан әсәр — «Шәмсекамәр» драмасы. 1929—1936 еллар арасында язылып, 1937—1938 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театрында зур уңыш белән барган һәм 1939 елда нәшрият тарафыннан аерым китап итеп чыгарылган бу әсәр бүгенгә кадәр профессиональ һәм үзешчән театр сәхнәләреннән, төшми уйнала килә. Бу драмада язучы тарихка мөрәҗәгать итеп, унтугызынчы гасырның икенче яртысындагы татар авылы тормышын, андагы социаль тигезсезлекне, дини фанатизмны һәм шулар аркасында киң күңелле, тирән хисле, яшь, чибәр крестьян хатынының фаҗигале язмышка дучар булуын оста итеп, җанлы картиналарда сурәтли.
М. Әблиев 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013