|
Үзем турында үзем
1935 елда Мамадыш районының Иске Комазан авылында туганмын. Яшьлек елларым шушы авылда узды. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамланганлыктан, гомеремнең күп өлеше авылда зоотехник булып эшләп узды. Шигъриятне яшьтән үк яратам. Югары белемем булмаганлыктан, байтак лирик шигырьләремне басмыйча кире борып тордылар. Соңгы вакытта дөньялар үзгәргәч, яңадан каләмгә үрелдем.
Гарәфи Әгъләмҗан.
|