(1930-1990)
Әдәбият тәнкыйтьчесе Илдус Габделгани улы Ахунҗанов 1930 елның 23 апрелендә Ижевск шәһәрендә туган. Аның әтисе Габделгани абзый чыгышы белән Татарстанның Чаллы төбәгеннән булып, егет чагында ук «атлык акча эшләү» дәрте белән «Ижау якларына» чыгып китә һәм Ижевск металлургия заводында корыч коючы һөнәренә өйрәнеп, тора-бара бөтенләйгә шул шәһәрдә төпләнеп кала. Илдусның балачагы Бөек Ватан сугышының кырыс елларына туры килә. Шул чордагы һәрбер яшүсмер кебек, ул да өлкәннәр белән беррәттән хезмәт чыныгуын уза. 1948 елда Ижевскидагы 29 номерлы ир балалар урта мәктәбен тәмамлагач, ул Казанга килә һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Монда ул үзе яраткан әдәбият дөньясына чума. Икенче-өченче курсларда укыганда үзе дә каләм тибрәтә башлый, республика газеталарында рецензияләре белән чыгышлар ясыи. Ул вакытта университетта татар әдәбияты буенча махсус курс алып барган күренекле тәнкыйтьче Гази Кашшаф, яшь егетнең иҗади сәләтен күреп алып, аны укуын тәмамлаганчы ук үзе баш редактор булып торган «Совет әдәоияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенең тәнкыить бүлегенә эшкә тарта. Журналда эшләү (1953-1958 еллар) Илдус Ахунҗанов өчен чын тәҗрибә мәктәбе була. Монда ул татар әдәбиятын тагын да тирәнрәк өйрәнергә керешә, аның күренекле вәкилләре (Н. Исәнбәт, М. Җәлил, Ф. Кәрим Ә фәйзи, С. Хәким һ. б.) турында тирән эчтәлекле, оригиналь фикерле мәкаләләр язып чыга. Бер ук вакытта дөнья әдәбияты һәм рус классик язучыларының иҗаты белән татар укучыларын таныштыру юнәлешендә дә актив эшли. В. Шекспир, М. Сервантес, Л. Толстой, А. Чехов, В. Короленко, Н Островский кебек бөек әдипләр иҗатына кагылышлы мәкаләләрен яза.
1958—1964 елларда И. Ахунҗанов Татарстан радиосында, телевидениедә һәм Казан хроникаль фильмнар студиясендә әдәби сотрудник булып эшли, аннары, каты авырып киту сәбәпле, исеме шактый еллар матбугат битләрендә күренми. Ќитшешенче еллар дәвамында «Казан утлары» «Волга», «Полымя», «Молот», «Дружба народов» кебек журналларда һәм бөтенсоюз газеталарында басылып чыккан мәкаләләре исә аның профессиональ тәнкыйтьче буларак каләменең тагы да чарлана төшүе турында сөилиләр. 1978 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Художник һәм аның сүзе» дигән тәнкыить мәкаләләре жыентыгы авторның талантлы әсәрләрне һәм әдипләрне тиз күреп ала торган, аларга жылы сүз әйтә белә торган зәвыклы, үткен күзле тәнкыйтьче икәнлеген раслый. Тәнкыйтьче буларак, И. Ахунҗанов бигрәк тә күпмилләтле бердәм совет әдәбиятларының үзара багланышлары, үзара баетышу һәм тәэсир итешү процессының хәзерге чорда татар әдәбиятында чагылышы мәсьәләләре белән кызыксына һәм, шул проблемаларга бәйле рәвештә, ике телдә яки рус телендә язучы милли әдәбият вәкилләре (М. Рафыйков, Ш. Анак, Р. Мостафин, Я. Мостафин, М. Зарипов, Р. Кутуй, Д. Вәлиев, Р. Солнцев һ. б.) иҗатларын тикшерүгә зур игътибар бирә.
И. Ахунҗанов—1979 елдан СССР Язучылар Союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Художник һәм аның сүзе: Әдәби портретлар, мәкаләләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—1446. 2560.
Аның турында
Юзиев Н. Илдус Ахунждновка 50 яшь.— Казан утлары, 1980, № 4, 175—176 б.
Мостафин Р. Безнең сафка.—Казан утлары, 1978, № 1, 150 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)