|
Ранизә АБДУЛЛИНА
1996 елның 20 октябрендә Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында туа. Туган авылының урта мәктәбендә 7 нче сыйныфта белем ала. 2006 нчы елда беренче иҗат җимешләре «Көмеш кыңгырау», «Туган як» газеталарында басылып чыга. Ранизә Абдуллина 2008 елда «Балалар почмагы»на актив язганы өчен «Туган як» газетасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2009 елда Р.Вәлиев премиясенә багышлап уздырылган конкурста катанашып «Күпкырлы талант иясе» номинациясендә җиңүче дип табыла.
"Туган як" гәзите 5 ноябер, 2009.
|