|
(1925-1988)
Ләлә Бариевна Абдуллина 1925 нче елның 11 октябрендә Казахстанның Талды-Курган шәһәрендә хезмәткәр семьясында туган. 1941-1944 нче елларда Алабуга педучилищесын, 1947 нче елда укытучылар институтын (ике еллыкны бер елда), 1962 елда педагогия институтын тәмамлап 40 ел буе Мамадыш районы мәктәпләрендә балаларга рус һәм татар теле һәм әдәбиятын укыта, шул ук вакытта шигырьләр дә яза. Ләлә Бариевна шигырьләре үзәк матбугатта— «Совет мәктәбе», «Азат хатын», «Яшь ленинчы» кебек газета-журналларда басылып килде. «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсендә актив членнарның берсе иде.
Ләлә Абдуллина «1941-1945 елларда фидакарь хезмәт өчен», «Җиңүгә 30 ел», «Хезмәт ветераны» дигән медальләр белән бүләкләнгән.
1988 елның 14 нче декабрендә 64 нче яшендә каты авырудан соң вафат булды.
"Чулман язлары" күмәк җыентыгы, 1997.
|