|
АМИДИ (Гамиди) Шәриф (чын исеме Хәсән ибне Хөсәен ибне Мөхәммәд әл-Хөсәени әл-Хәнифи, ш.у. "Татар Али әфәнде" исеме б-н дә билгеле) (?—1523 б-н 1544 еллар арасы, Амид ш.г хәзерге Диярбәкер ш.г Төркия), төрки телле шагыйрь һәм тәрҗемәче, мәмлүкләр Мисырында дәүләт эшлеклесе. Солтан Кансух әл-Гаури вакытында (1501 — 17) диван сәркәтибе булып хезмәт итә. Солтан тәкъдиме б-н 1501 — 10 елларда Фирдәүсинең "Шаһнамә" поэмасын фарсыдан төрки телгә тәрҗемә итә ("Төрки Шаһнамә"). Тәрҗемәгә пролог һәм эпилог рәвешендә өстәп язган текстында 15—16 йөзләрдәге мәмлүкләр Мисырның идарәчеләре, илнең мәдәнияте, Каһирә шәһәренең топографиясе турында мәгълүматлар бирә. "Төрки Шаһнамә"нең кулъязма нөсхәләре С.-Петербург, Душәмбе, Каһирә, Лондон, Вена шәһәрләре китапханәләрендә саклана. А. үгет-нәсыйхәт рухындагы тарихи язмаларны үз эченә алган "Нәфаисел-мәҗалис әс-солтанийә" ("Солтан киңәшләре энҗеләре") җыентыгы, газәл, мәдхия жанрларындагы аерым шигырьләр авторы буларак та билгеле. А. иҗаты төрки телле халыклар поэзиясенә, ш.и. татар поэзиясенә мәгълүм дәрәҗәдә йогынты ясаган.
Әд.:Исламов Р. Алтын Урда һәм мәмлүкләр Мисыры: Язма мирас, мәдәни багланышлар.
Р.Ф.Исламов.
Татар энциклопедиясе
|