|
Флера Абдуллина ТНВдан ник киткән?
Телевидениедә 26 ел эшләгән Флера Абдуллина шушы көннәрдә журналист эшчәнлегенә нокта куйган. «Татарлар» тапшыруының алып баручысы белән «Матбугат.ру» хәбәрчесе элемтәгә чыкты.
- Флера ханым, телевидениегә ничәнче елны килгән идегез?
- 1986 елда мине ассистент итеп алдылар. Бераз тәҗрибә туплаганнан соң, «Чулпан» тапшыруын алып бара башладым.
- Ә «Татарлар» ничек барлыкка килде?
- «Чулпан»да эшләгән вакытта, Татарстаныбызга читтә яшәүче татарлар кайта башлады. Нәкъ тә менә шушы күренеш «Татарлар» тапшыруын башлап җибәрергә этәргеч бирде. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, көнкүреше зур кызыксыну уятты миндә. Халык та яратып кабул итте.
- ТНВдан китүегезнең сәбәбе нидә?
- 26 ел эшләгәннән соң, сәбәп бер генә була торгандыр инде ул. Үзем теләп киттем.
- Кая киттегез?
- Башка өлкәгә күчтем. Тик бу әлегә сер булып калсын.
- Сез сайлаган өлкә иҗат белән бәйлеме?
- Юк, иҗат белән бөтенләй дә бәйле булмаган өлкә ул.
- Алайса, яңа эшегездә уңышлар телибез.
- Рәхмәт.
Белешмә:
Флера Абдуллина 1963 елның 30 июлендә Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туган. Балачактан журналист булырга хыялланган. Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Конкурс буенча телевидениегә килә. “Чулпан”, “Татарлар” тапшыруларын алып бара.
---
Матбугат.ру
|