(1908—1941)
Шагыйрь Аитзак Аитов 1908 елның декабрендә хәзерге Саратов өлкәсенең Дергач районы Алтата авылында крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән әтисез калып, җиде яшеннән үз көнен үзе күрә башлый — көтү көтә, ялчылыкта йөри. Октябрь революциясеннән соң авылда беренчеләрдән булып комсомолга языла.
1928 елда район комсомол комитеты А. Аитовны Мәскәүгә кыска сроклы курсларга укырга җибәрә. Укып кайтканнан соң, ул туган төбәгендә төрле җаваплы урыннарда эшли, утызынчы еллар башында берникадәр вакыт авыл советы председателе булып та тора.
Илне индустрияләштеру чорында А. Аитов — Донбасста, шахтер хезмәтендә. Шушы елларда ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый: шигырьләр, очерклар яза. Алар Донбасста татар шахтерлары өчен чыга торган «Пролетар» газетасында басылалар.
Ватан сугышы башлануга, А. Аитов — фронтның алгы сызыгында. 1941 елның 28 октябрендә, Смоленск өлкәсендәге Демидов шәһәре өчен барган сугышларның берсендә, ул батырларча һәлак була.
А. Аитовның зур булмаган шигъри иҗатында шул чор өчен характерлы темалар — авылны коллективлаштыру, илне саклау, комсомол яшһләр тормышы темалары яктыртыла. Шагыйрь иҗатыннан аерым урнәкләр 1961 елда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Алар сафта» исемле күмәк җыентыкта урын алган.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы буларак, А. Аитовның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
Аның турында
Аитзак Аитов (1908—1941): (Биогр. белешмә).— Кит.: Алар сафта (Тез. С. Шакир). Казан, 1961, 237 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)