|
(1935-1992)
АБДУЛЛИН Искәндәр Габдулла улы
Туган көне
1935 елның 22 ноябере
Вафат булган көне:
23.10.1992
Фәнни мөхәрририят: Тел белеме
Дефиниция: тел галиме
Абду́ллин Искәндәр Габдулла улы (22.10.1935, Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылы - 23.10.1992, Казан), тел галиме, филология фәннәре кандидаты (1990).
Тәрҗемәи хәле
Казан педагогия институтын тәмамлый (1956). Чиләбе өлкәсендә укытучы булып эшли (1956-59). 1962 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында.
Фәнни эшчәнлеге
Әрмән графикасындагы кыпчак язма истәлекләрен тикшерә, революциягә кадәрге татар публицистикасы телен өйрәнә. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (1-3 т., 1977-81), бер томлы «Татарча-русча сүзлек»не (1988) төзүчеләрнең берсе.
Фәнни хезмәтләре
Г. Камал драмаларының теле. Казан, 1968.
Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
Чыганак:
Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
www.TataIle.org
|