|
(1918-2011)
17 июльдә Төркия башкаласы Әнкарада күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, журналист, язучы, “Бөтендөнья татар лигасы”ның мактаулы президенты Али Акыш вафат булды.
Гали Акыш 1918 елның 14 гыйнварында Манчжуриянең Хайлар авылында туа.
1924-1929 елларда Хайларда татар башлангыч мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач Хайлардагы рус гимназиясендә укуын дәвам итә.
Гимназияне тәмамлагач, Ерак Көнчыгыштагы татар милли-мәдәни оешмасы ярдәме белән Мисырдагы Әл-Әзһәр университетына җибәрелә.
1938 елдан башлап ул Варшавада яши башлый. Анда чакта “Прометей лигасы” эшчәнлегендә актив катнаша.
Гали Акыш 1940 елда Төркиягә күченә. Анда Истанбул университетының икътисад факультетын тәмамлый.
1956 елның 28 ноябрендә Финляндия татары Зарифә Хөснетдин белән гаилә кора.
1966-1983 елларда Германиянең Мюнхен шәһәрендә "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясендә тәрҗемәче-диктор булып эшли.
2000 елда кабат Төркиягә әйләнеп кайта.
Бик күп китаплар авторы Гали Акыш соңгы елларда Төркиянең Әнкара шәһәрендә сеңелләре Саидә һәм Наҗия Акышлар белән бергә гомер кичерә иде.
Мәрхүмне соңгы юлга озату 18 июль көнне икенде намазыннан соң булды. Ул Әнкараның Җебеҗи зиратындагы әти-әнисе, абыйсы һәм сеңлесенең каберләре янына җирләнде.
Азатлык радиосы.
|