Башка проектлар
Безнең дуслар
Безнең рейтинг
|
|
Хәмзә Арсланов шигырьләре
Киек казлар нигә каңгылдыйлар?..
Кай арада үтте гомеркәем,
Бигрәкләр тиз җиттем җитмешкә;
Тормыш дулкынына бирештемме,
Өлгермәдем әле күп эшкә.
Өйрәтәсем килә сандугачны
Сайратырга көзгә кадәрле;
Бу дөньяга туган бар сабыйны
Әй итәсем килә кадерле!
Һәйкәл куеп Җир шары кашына
Әниләрне килә зурлыйсым;
Язмышларны аны кисә торган
Көяләрдән килә арныйсым.
Төнге күлгә төшеп юаныч тапкан
Айны килә парлы итәсем;
Көзләр җиткәч, аны ялгыз ташлап
Кыр казлары, димен, китмәсен.
Борынлаган бәбкә-чебешләргә
Ярдәм кулы килә сузасым;
Басасылар килә бу тормышның
Мәрхәмәткә булган сусавын.
Бик асылган бәхет ишекләрен
Ачкыч табып, килә ачасым;
Татымасын иде җирдәшләрем
Бәллүр бөртек – күз-яшь ачысын.
Бер сабакта ике зур тук башак
Үстерәсем килә кырларда:
Бары тигез мәхәббәт турында
Ишетәсем килә җырларда.
Эссе җәйдә кысыр болытларны
Бик тә килә буаз итәсем;
Бар кешенең изге ниятләрен
Бер үземнең килә үтисем.
Ни хәл итим,
Тормыш сазлыгыннан
Чыга алмый үтте гомерем;
Өлгермәдем чынбарлык итәргә
Җаным үтенечен,
Рухым боерыгын,
Күңелем әмерен.
* * *
Җиңү бәйрәме алдыннан һәр ел
Киек казлар кайта тезелеп,
Парадына әзерләнгән кебек,
Рәт-рәт булып, саклап тигезлек.
Әллә инде казлар рәвешендә
Сугыш корбаннары кайтамы?
Туган-үскән, киткән нигезләрен
Таба алмас инде байтагы...
Хәләл җефетләре китеп барды,
Көтеп аргач, өмет өзелгәч;
Балалары күчте шәһәрләргә,
Авыл тормышыннан бизенгәч.
Җиңү бәйрәме алдыннан һәр ел
Киек казлар кайта тезелеп;
Көттегезме безне дип сорыйлар,
Шул чак йөрәк төшә өзелеп.
* * *
Мин Җир шарын табанымда йөртәм,
Күчсен аңа тәнем җылысы;
Түзәм, үкчәләргә кадалса да,
Чыршыларның очлы ылысы.
Мин Кояшны баш очында йөртәм,
Арган чакта аңа таянсын;
Минем баш түбәсе пешсә пешсен,
Башкаларның, димен, янмасын.
Төнлә Айны күз алдымда йөртәм,
Очрашсыннар өчен нурлары;
Алар яктысында төнге юлчы
Адашмыйча чыксын урманны.
Йолдызларны күкрәгемдә йөртәм,
Хәтерләтсен Җиңү бәйрәмен;
Һәлак булганнарның каберенә
Салам әле алар бәйләмен.
Мохтаҗларны күңелемдә йөртәм,
Булмаса да бирер мөлкәтем;
Алар өлешенә кергәннәрне
Яклар идем, җитми куәтем,
Сөйгәнемне йөрәгемдә йөртәм,
Газап чигүенә карамыйм;
Ул буш булса, миңа авырырак,
Сөю хисен тоймый торалмыйм.
Татар сүзен тел очымда йөртәм,
Кирәк чакта эзләп тормаска;
Милләттәшләр белән очрашканда,
Алар алдында тартынмаска.
Куеным буш, анда йөрим дигән,
Рәхим итсен, алсын урынны...
Муеныма асылынсын барсы,
Күтәрермен белми аруны.
* * *
Киек казлар нигә каңгылдыйлар?
Әллә инде миңа дәшәләр;
Ияреп китәр идем мин аларга
Әгәр була алсам рәшәләр.
Гизәр идем илләр, диңгезләрне.
Кичәр идем елга, тауларны;
Бик тырышыр идем туктатырга
Юлда күргән канлы яуларны.
Әйтер идем яңгыр болытына
Кая барып кирәк яварга;
Бар бит җирдә суга сусаганнар,
Су тапмаган яра юарга.
Адашканга дөрес юл күрсәтеп,
Йолыр идем аны үлемнән;
Ышыклар идем Көньякны
кыш – Котып,
Җәй – Себерне чүлләр җиленнән,
Җылы якның елга-күлләренә
Зыян салмас идем аш эзләп;
Ач булсам да түзәрмен, атмамын
Балык башларына таш төзәп.
Егылып төшсәм дә үкенмәмен,
Әгәр теләгемә ирешсәм;
Кыр казларына иярә алсам,
Армый артларыннан җитешсәм.
* * *
Тормыш юлы тимер юлы түгел,
Беркем сиңа салып куймаган;
Анда хәвеф-хәтәр адым саен,
Күпме фаҗигаләр уйнаган.
Гомер юлы уңга, сулга ташлый,
Җиргә ега, күккә күтәрә;
Мәҗбүр итә рәхимсез тормышның
Куласасы аша үтәргә.
Син уйлыйсың алга барам диеп,
Ә чынлыкта артка чигәсең;
Хыялыңа ирештерер юлны
Таба алмый җәфа чигәсең.
Боргалана, чатлана юл, алдый,
Адаштырмак була, хәерсез;
Тормыш юлы булмый чәнечкесез,
Тигәнәксез, ачы әремсез.
Юлдашны да сайлый белү кирәк –
Ул үзеңнән булсын яхшырак;
Җил-давыллар купса, кар-боз яуса,
Тора алсын сине ышыклап.
* * *
Тәрәзәгә кар яктысы төште,
Төн карасы төсен югалтты.
Таң ата, яңа көн туа диеп,
Күңел үзен-үзе юатты.
Күңел – гомер буе сабый бала,
Юкка сөенә, тиз алдана;
Тигәнәк, мин өрпәк тузганак, дип,
Бик еш аңа кереп кадала.
Тамак кипсә, төштә кара елан
Чишмә булып керә күңелгә;
Көтмәгәндә чага аны, дучар
Итмәк була сине үлемгә.
Сине дошман күргән тасма телле
Дустың булып йөри күңелдә;
Сайравына таң калып күрмисең
Таш барын да күлмәк җиңендә.
Төнбоек
Күл өстенә иелдем дә
Төнбоекка үрелдем;
Буем җитте, өзеп алдым,
Ә соңыннан үкендем.
Кушымта.
Әй төнбоек, әй төнбоек,
Син бары төнлә боек;
Ә мин төнлә генә түгел
Көндезләрен дә боек.
Күл суыннан аерылгач,
Төнбоек бик тиз сулды;
Болай да боек күңелне
Сагыш күленә салды.
Кушымта.
Төнбоек күлдә үсә лә,
Су өстендә ул йөзә;
Сагыш күлендә күңелем,
Белмимен, ничек түзә.
Кушымта.
Әй төнбоек, әй төнбоек,
Син нигә шулай боек;
Әллә боекландыңмы син,
Мин боекканны тоеп.
Кушымта:
Әй төнбоек, әй төнбоек,
Син бары төнлә боек;
Ә мин төнлә генә түгел,
Көндезләрен дә боек.
Күңелем нидер көтә
Бала чакта мин утырткан тирәк
Үзем белән бергә картайды;
Аңа көткән яз көннәре килде,
Үткән көннәр миңа кайтмады.
Кушымта:
Көн артыннан көн үтә,
Гомерем агып бетә;
Язны көткән тирәк кебек
Күңелем нидер көтә.
Язын яшәргәнен күргән саен
Исәрләнеп кочам тирәкне;
Кәүсәсенә кысып бушандырам
Сагыш белән тулы йөрәкне.
Кушымта.
Тирәк көтә язны, картайса да,
Яфрак яра һәр ел яз җиткәч;
Минем гомер мизгелләрем генә
Яңармыйлар никтер бер үткәч.
Кушымта.
Вакыт агышына каршы барсам,
Эзләп тапсам үткән көннәрне;
Тирәк утырткан бала чагыма
Кайтарырга алар күнәрме?
Кушымта:
Көн артыннан көн үтә,
Гомерем агып бетә;
Язны көткән тирәк кебек
Күңелем нидер көтә.
Йөрәк
Нинди түземле син, йөрәк,
Гаҗәп сабыр була беләсең;
Син чыдыйсың, сер бирмисең,
Нинди хәлләр башка килмәсен.
Нинди сәләтле син, йөрәк,
Күпме хис тудыра аласың;
Мин алардан кайчак гаҗиз булам,
Ә син һаман өстәп торасың.
Нинди егәрле син, йөрәк,
Гомер буе хезмәт итәсең;
Дәрман биреп җанны яшәтәсең,
Үз бурычын, диеп, үтәсен.
Нинди эчкерсез син, йөрәк,
Ялганлаша бер дә белмисең;
Яратасың икән – яшермисең,
Теләмисең икән – сөймисең.
Нинди рәхимле син, йөрәк,
Рәнҗегәнең миңа булмады;
Парә-парә килгән чагыңда да
Әлегәчә туктап калмадың.
Синең алда мин гаепле, йөрәк,
Күп чак чыбыркылап эшләттем;
Син чыгарган көчле җылылыкны
Кешеләргә мулдан өләштем.
Көз
Көз законлы хокукларын яулый,
Җәйге көннәр белән судлаша;
Бар тарафка үтеп керә әрсез
Җәйге гүзәллеккә алмашка.
Агач яфраклары сагыш булып
Күңелләргә кереп куналар;
Кат-кат ямау болытларны җилләр
Бик авырлык белән куалар.
Күк йөзендә казлар саубуллаша,
Елга-күлләр кала кул болгап;
Томан сыена җиргә, җир яңгырга,
Тәрәзәләр елый сулкылдап.
Чолан түшәмендә ышык урын
Кыш йокларга эзли күбәләк;
Салкын керә тишек-ярыкларга
Аяк-кулларында үрмәләп.
Халәтемне били көз кәефе,
Каршы тота алмыйм, бирешәм;
Көзгә ияреп кышка кереп барам,
Җәйге көннәргә дим ирешсәм.
Югалтуларсыз
Очрашалар ветераннар көзен,
Табигать сагышка чумгач;
Исәнлек-саулык теләп аларга
Җылы якка кошлар очкач.
Туры карашмыйлар ветераннар,
Кичке шәфәкъ күзләрендә;
Ничек әйтәсең кыеп шул хакта,
Таң балкышы йөзләрендә.
Кочаклашалар, күңел өчен диләр:
– Син, молодец, бирешмисең,
Чираттагы юбилееңны күрү
Бәхетенә ирешерсең.
Олау кайгы-хәсрәтләрен,
Төенчек шатлыкларын
Ветераннар уртаклаша;
Очрашуга килмәгәннәр үтә
Кан саудырып хәтер аша.
Таралыша ветераннар, тагын
Очрашуга өмет итеп;
Югалтуларсыз кабаттан
Күрешергә язсын диеп.
* * *
Сары төс ул бик күп төрле була,
Яфракларга күчә көз көне;
Үз дигәнчә чигә офыкларны,
Сагышларга мана күңелне.
Сары төсләр уңа кыш килгәчтен,
Язын алар агып китәләр;
Җәйгә чыккач туктап ял итәләр,
Тагын көз килүен көтәләр.
Тик күңелдән китми көз юшкыны,
Чарасыздан гаҗиз буламын;
Көзен, кышын, язын, җәен – һәр чак
Сары төстә әсир каламын.
* * *
Р.Г. га
Агыйделкәй бик тар икән,
Тирән җире бар микән?
Мин торамын пароходта,
Дебаркадерда – иркәм.
Чытырдатып тотынган ул
Пароход иңсәсенә;
Җибәрмәскә тели аны,
Ышана җиңәсенә.
Көче җитмәде иркәмнең,
Пароход җиңде кулын;
Ул ычкынгач пароходтан,
Өзелде күңел кылым.
Әллә димен сикерепләр
Төшимме Агыйделгә;
Йөзеп чыгып, назга чумып
Калыйммы берәр төнгә.
Ярлар якын булсалар да,
Ерагая безнең ара;
Ак пароход, борма санап,
Чулманга төшеп бара.
Әй пароход, ак пароход,
Нигә аердың безне?
Аерылышу авыр булды,
Ничек йөрәгем түзде.
Агыйделкәй тар булса да,
Тирән җире күп икән;
Мин аларның кайсысыннан
Иркәмне эзлим икән? "Ватаным Татарстан".
|