Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Һади Атлас
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Һади Атласи

=>A<= Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Рәфыйк Абдрахманов
Найлә Абдулкәримова
Ибраһим Абдуллин
Искәндәр АБДУЛЛИН
Мансур Абдулин
Рәсим Абдуллин
Хәмид АБДУЛЛИН
Ләлә Абдуллина
Фәтхулла Абдуллин
Яхъя Абдуллин
Наилә Абдуллина
Равия Абдуллина
Ранизә АБДУЛЛИНА
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Шакир Абилов
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Фазыл АГИШ
Якуб Агишев
Хафиз АДНАШ
Рафаэль Адутов
Аитзак Аитов
Әсгать Айдар
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Руслан Айсин
Чыңгыз Айтматов
Ләбиб Айтуганов
Миләүшә Айтуганова
Гали Акбар
Илгизәр Акмал
Нияз Акмал
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Мәхбүбҗамал Акчурина
Акъегет
Муса Акъегет
Гали Акыш
Наил Алан
Людмила Аланлы
Дулат Али
Абдулла Алиш
Сәләм Алишев
Хәнисә Алишина
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Җәвад Алмазов
Лотфулла Алматави (Сабир)
Рушания АЛТАЙ
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Ринат Аляутдинов
Аманулла
Шәриф Амиди
Шамил Анак
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Азат АРСЛАНОВ
Гали Арсланов
Леонид Арсланов
Нури Арсланов
Рафаэль Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Ринат Архипов
Дамир АСЫЛОВ
Әнгам Атнабаев
Сәләх Атнагулов
Гамил Афзал
Римма Афзалова
Азат Ахунов
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Рәмилә Ахунова
Галимҗан Ахунҗанов
Илдус Ахунҗанов
Һади Атлас
(1876-1938)

Тормыш юлы

Башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала. Аннары атаклы Буа мәдрәсәсенә укуын дәвам итә. Белемнәрен тирәнәйтү нияте белән Оренбургның Каргалы бистәсендәге Гани бай Хөсәенов оештырган укытучылар хәзерләүче семинариягә укырга керә һәм аны 1908 елда тәмамлый. Аннары Һади Атласи Буа мәдрәсәсенә кайтып, уку-укыту эшләрен яңартуга күп көч куя, киң җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара.
1903 елда Һади Атласины Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсенә имам һәм мөдәррис итеп чакыралар. Ул монда кызлар мәктәбе дә ача. Диния нәзарәте каршында имтихан тотып имамлыкка указ ала.
1907 елда Һади Атласины Дәүләт Думасына депутат итеп сайлыйлар.
1905-1910 елларда Һади Атласи зур тырышлык куеп тарихи материаллар җыю, тарихи әдәбият өйрәнү өстендә эшли. Шул хезмәтләренең җимешләре буларак, 1911-1914 елларда бер-бер артлы аның "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөен-бикә" исемле тарихи әсәрләре басылып чыга. 1913 елда ул Казан университеты каршындагы "Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте"нең тулы вәкаләтле әгъзасы буларак сайлана.
Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 ел Февраль һәм Октябрь революцияләре, гражданнар сугышы елларында Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә тора. 1920 елдан 1929 елга кадәр ул Бөгелмәдә икенче баскыч мәктәбендә тарих һәм алман теле укытучысы булып эшли.
1929 елда аны бернинди гаепсезгә кулга алып, ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр.
1934 елда, Архангельскидан Бөгелмәгә кайтып ярты ел торгач, Һади Атласи гаиләсе белән Казанга күчеп килә. 1936 елда ул тагын кулга алына. 1936 елның августыннан 1937 елның маена кадәр аңардан 16 допрос алганнар. 1937 елның 23-28 октябрендә Менжинский исемендәге клубта Идел буе хәрби округы хәрби трибуналының ябык утырышлары "Атласовщина" дип аталган эшне карый. Хәрби трибунал буенча 9 кеше: Һ.М.Атласов, Р.Я.Яруллин, К.К.Туйкин, Ф.К.Туйкин, Б.Ф.Фаттахов, Г.А.Алтынбаев, К.Л.Исхаков, С.Ш.Уразманов, 3.Б.Фәттахов атып үтерелергә хөкем ителгән.
1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.
(Азатлыкта википедия)

Казан төрекләренең танылган тарихчы һәм милләтчеләреннән Һади Атлас

(1875-1940?)
"Милли уяну" хәрәкәтендә кайбер группаларның җитәкчелек итүе һәм үз милләтләрен "яктылыкка" чыгару өчен зур фидакарьлекләр күрсәтүләре ачык күренә. Финляндия һәм күршебез Болгарстанда бу мәсьәләне тормышка ашыру өчен үзләренә 'Укытучылар" алганнар. Тарихта "Дин реформасы" исеме белән танылган мәшһүр хәрәкәтнең җитәкчеләре доктор Мартин Лютер һәм аның иптәшләре "Дин кешеләре" иделәр. Моның белән немец милләте бердәнбер "хакыйкый инану"ны гына түгел, ә бер үк вакытта Тәүратның немецчәгә тәрҗемәсе аркасында "уртак бер әдәби тел" дә барлыкка китерде. Финляндия һәм Болгарстандагы авыл укытучылары халыкны бары тик укырга-язарга гына түгел, ә "мәдәни тормыш" кагыйдәләренә өйрәтү юлында да җитәкчелек иттеләр.

Казан төрекләре арасында да шуңа охшаш хәрәкәт һәм агымнар үзләрен күрсәттеләр һәм халыкны зыяландыруда (Казан төрекчәсе белән: "агарту"да) шәһәр, поселок һәм, аерым алганда, авыл имамнарының (Казан төрекчәсе белән: "муллаларының) вә аннан соң "авыл укытучыларының" хезмәтләре зур булды. Бу группаларның эшчәнлеге гадәти бер "миссия" характерын алды һәм зур матди вә шул вакыттагы мәгънәви изүләр астында зур эшләр эшләнде, уңышларга да ирешелде. Шулай итеп, 1917 елгы Рус революциясе алдыннан Казан төрекләре арасында уку-язу дәрәҗәсе бик югары булды (ир-атларда йөздән 40 һәм хатын-кызларда йөздән 25). Бу төр эшчәнлекнең бер үрнәге итеп Уфа губернасының Минзәлә өязе "Бәркәтә" авылындагы мулла Таһир Шаһморад углы күрсәтелә ала. Бу зат, һәртөрле матди һәм мәгънәви изүләргә карамастан, 1894 елдан башлап "Бәркәтә"дә ачкан мәктәптә йөзләрчә ирләр һәм ханымнарны "остаз-бикә", шакирә итте, кыз балаларны укытты. (Кара: Тел ярышы", N 80/81, 143-145 битләр).

Бу төр эшчәнлекнең тагын да зуррак үрнәген Һади Атлас* бирде. Ул да бер "авыл мулласы" (имамы) булып, XX гасыр башыннан алып Казан төрекләре арасында күбәя башлаган "мәгърифәтле дин әһелләре һәм җәмәгать хезмәтчеләренең" иң типик вәкилләреннән берсе һәм дә иң типигы иде.
* Ул үз фамилиясен кайчак "Атлас", кайчагында "Атласи" формасында язган; кайбер текстларда "Атласов" дип тә йөртелә.
Һади Атлас 1875 елларда Сембер (бүгенге Ульяновск) губернасы, Буа өязендәге "Чәке" авылында дөньяга килде*. Әтисе мулла иде. Башлангыч белемне әтисе янында, авылдагы кечкенә бер мәдрәсәдә алганнан соң, Буадагы зуррак мәдрәсәгә китте һәм шул вакытлардагы мәдрәсә программасы нигезендә укылырга тиешле булган "схоластик" әсәрләрне укып чыкты. Гамәлдә булган күп хата укыту ысулларына да карамастан, ул гарәпчә һәм фарсычаны гаять яхшы өйрәнде һәм үз теләге белән программадан тыш бик күп әсәрләрне өйрәнеп чыкты.

Бу вакытларда Казан Русия төрекләренең иң алдынгы "мәдәният һәм гыйлем-үзәкләреннән" берсе иде. Казан мәдрәсәләре һәм галимнәре бөтен Русия күләмендә атказандылар. Буа шәһәренең Казанга якын булуы аркасында, Казандагы "гыйльми һава" Буа мәдрәсәсенә дә үзенең тәэсирен ясый иде. Тумыштан бик кызыксынучан һәм гадәттән тыш зирәк бер кеше булган Һади Атлас, бу вакытларда тиз таралган "яңа ысулларны ("ысуле җәдидә"не) өйрәнде һәм күп тә үтмәстән бу ысулның "чемпионы" булу юлын тотты.

Менә шушы кызыксынуы сәбәпле ул 1900 елда, югарыда исеме әйтелгән "фән курсларына" Каргалы поселогына китте. Аннан кайтканнан соң, 1902 елда бүгенге Татарстандагы Әлмәт исемле зур бер авылга "имам" итеп чакырылды. (Әлмәт - хәзерге көндә нефть белән мәшһүр зур үзәкләрнең берсе һәм русча "Альметьевск" шәһәре буларак билгеле). Моның әһелләре бай булулары һәм яңалыкларны яклаулары сәбәпле, Һади Атлас кебек "ачык фикерле бер яшь мулла" өчен Әлмәт гаять яраклы бер җир булды. Ничек кенә булмасын, Һади Атлас шунда ук үзенең халыкны агарту эшчәнлеген башлады. Үз мәхәлләсендә "Ысуле җәдид" системасында зур бер мәктәп ачтырды. Халык арасында фәнни белемнәрне тарату максаты белән ул берүзе Тыйльме хәят" (Тормыш гыйлеме") һәм "Тарих-и табигъ" (Табигать тарихы") исемле китаплар язды. Аның биредә аеруча "ДарвинизмҮа сокланып караганлыгы күренә.

Бер үк вакытта ул "Ысуле җәдид" хәрәкәтен яклап чыгып, "ысуле кадимчеләргә каршы әсәрләр бастыра башлады. "Ахырзаман ишаны", "Идел буе", "Мәктәп һәм мулла" исемле китаплар чыгарды. Шулар белән Һади Атлас Казан төрекләре арасында ачык фикерле бер кеше булып танылды. Үзлегеннән хосусый рәвештә русчага да өйрәнгәннән соң, ул гомуми культураны тагын да тирәнәйтү мөмкинлеген тапты.

Русиянең 1904/05 еллардагы сугышта Япониягә җиңелүе сәбәпле башланган революциядән һәм рус патшасы Николай Ннең "Конституция" игълан итәргә мәҗбүр булуыннан соң, Русия төрекләре арасында да "социаль" хәрәкәт һәм "социаль" проблемалар куәт тапты. Ачык фикерле күп кенә Казан зыялылары (башта мөхәррирләр һәм укучылар) "Эс-Эр" (социаль-революционерлар) карашларын үзләштерә" иделәр. Бу караш "социалист" булу белән бәрабәр, әмма "марксистлык" түгел иде. Аерым алганда, авыл халкын мул тормышка чыгару өчен кирәкле чаралар күрүне таләп итә иде: шуның аркасында алар программаларының нигезенә "җир реформасын" (ягъни җирне кичектерүсез крестьяннарга бүлеп бирүне) куйдылар. Казан төрекләре крестьяннарының җир эшкәртүдә гаять авыр хәлдә булулары сәбәпле, үз халкына мәхәббәт тойган һәркем, әлбәттә, "Эс-Эр"ларның бу фикерен кабул итеп ала иде. Әнә шулай итеп Һади Атлас та "Эс-Эр"лар карашларыннан күбесен кабул итте һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен Русиядә күп кенә "социаль" реформалар үткәрергә кирәк икәнлегенә төшенде.
* Тарих фәннәре докторы САпишев: "Һади Атласи 1876 елда хәзерге Чүпрәле районы Иске Чәке авылында мулла гаиләсендә туа", - дип күрсәтә (САлишев. Тарихчының фаҗигале язмышы". - "Социалистик Татарстан", 1990 ел, 5 август). Тәрҗемәче искәрмәсе.
Русиядә Конституция игълан ителгәннән соң, "Дума" төзелгәнгә кадәр ("Дума" - рус парламенты) Һади Атлас Самара губернасыннан (вилаятеннән) II нче Думага депутат итеп сайланды. Бу юлы Думадагы мөселман депутатларының саны 35 иде (Садри Максуди бәй дә Казаннан сайланды). Һади Атлас "Дума"дагы "Мөселман группасына (фракциясенә) катнашмады; үзенең сәяси карашына туры килә торган, "социаль-революционерларга" якын торучы "Хезмәт группасы" исемле Трудовиклар" төркеме белән кушылып, бергә эшләде. "Хезмәт группа-сы"нда 8 мөселман депутат бар иде. Һади Атласның "Дума" эшчәнлегенә гаять актив катнашуы билгеле. Ул чакта рус телен белүе зәгыйфь булуы сәбәпле, ул трибунадан речь сөйли алмады. Шуңа да карамастан Казан төрекләре аның депутатлыгыннан бик канәгать иделәр.
II нче Думада, I нче Дума белән чагыштырганда, "социалист" депутатларның саны күпкә артык булуы сәбәпле (180 кеше иде. Ә Думада барлыгы 600 кеше бар иде), Патша хөкүмәте куркуга төште һәм II нче Думаны таратты. Моның өстенә депутатлардан (күбрәк "социалистлардан) бер группа Финляндиядәге Выборг шәһәренә китеп, хөкүмәтнең бу карарына каршы бер "Мөрәҗәгатькә кул куйдылар һәм халыкны хөкүмәткә буйсынмаска чакырдылар. Кул куючылар арасында ике мөселман депутат та бар иде; боларның берсе Һади Атлас иде. Һади Атласның бу адымы аның чыннан да никадәр кыю, йөрәкле булганлыгын ачык күрсәтә.

Һади Атлас әле "Дума"да чакта рус мәгариф министры тарафыннан хәзерләнгән һәм Русиядәге төрки мөселманнарны "руслаштыру" максатында "31 мартта чыгарылган бер закон проекты" мөнәсәбәте белән "Яңа низам һәм голямәбез" исемендәге бер әсәр нәшер итте һәм шул уңайдан Патша хөкүмәтен бик нык тәнкыйть итте. II нче Дума таратылганнан соң, Һади Атлас Выборг "Мөрәҗәгатемә кул куйган өчен дә һәм шушы китапны язганы өчен дә эзәрлекләнде һәм бер ай төрмәдә булды. Шуның белән ул үзенең "депутат" булып сайлану хокукын да югалтты һәм аның "сәяси" эшчәнлеге дә туктатылган булып чыкты.

Әмма ул бу юлы үзенә эшчәнлек өчен яңа мәйдан тапты. Самими бер "милләтче" һәм аның өстенә "төрекче" дә булуы сәбәпле, ул үз милләтенең үткәндәге бөек эшләре белән кызыксынып китте һәм "Казан төрекләренең тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә башлады. Гарәпчә, фарсыча һәм русча белгәнлеге һәм тарихи чыганакларга үтеп керә алуы аркасында, ул шунда ук бу эшкә дүрт куллап ябышты. Рус хөкүмәте тарафыннан кулыннан "имамлык" таныклыгы да алынды; чөнки ул "куркыныч" бер шәхес итеп карала иде. Шулай итеп, ул янә Әлмәткә кайтты. Артык танылган һәм зур хөрмәт казанган кеше булуы сәбәпле, аның үзенә мәмләкәтнең төрле тарафларыннан байлардан ярдәм килә иде; шуңа күрә ул материаль яктан һичбер авырлык кичермәде.

Тарих өлкәсендәге иң беренче әсәре 1912 елда чыккан "Себер тарихы" булды. Шул ук елда "Сөем-бикә" исемле тагын бер әсәре чыкты. "Сөем-бикә" - Казан ханлыгының ахыргы дәверендә Казан ханы Сафа Гәрәйнең хатыны, нугай мирзаларыннан (байларыннан) Йосыфның кызы. Сөем-бикә Казан төрекләренең "милли каһарманы" буларак танылган. Мәскәү патшасы Явыз Иванга илтеп бирелгән хәлдә ул трагик бер язмыш кичерде. Һади Атлас бу тарихи "хатынны" гаять ялкынлы бер рухта, милләтчелек хисләре белән тасвирлады һәм Казан илендә "милли" рухның бик нык артуына хезмәт итте. "Сөем-бикә" китабы кыска вакытта язылды һәм бик зур уңышка иреште. Аннан соң Һади Атлас "Казан ханлыгы" исеме белән зур бер китап нәшер итте (Казан, 1913). Бу китап та бик ялкынлы һәм дулкынландыргыч, милли рухта язылган тарих китабы булды. Башта русча һәм аннан башка чыганаклардан файдаланып язылган бу әсәр Казан ханлыгы хакында иң әүвәлге, зур һәм гыйльми хезмәт иде. Бу әсәр ярдәмендә Һади Атлас тагын да ныграк танылды һәм "тарихчы" исемен алды. Аның ару белмәс энергиясенә бер мисал сыйфатында, аның Германия белән сугыш вакытында, немец әсирләреннән берсен өенә алып, аңардан немецчә өйрәнүен күрсәтергә мөмкин. Ул немецчә шактый чиста сөйләшә һәм һәр укыганын аңлый иде. Шулай итеп ул үзенә немецчә китаплардан да файдалану мөмкинлеген булдырды. Ул үзенә бик бай китапханә туплады һәм "Алтын Урда тарихы" өлкәсендә эшли башлады. Шул вакыт 1917 нче ел революциясе башланды. Шуннан соң Һади Атлас тормышында да зур үзгәрешләр булды. Табигате һәм күренеп торган омтылышлары ягыннан сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлекләрдән зур канәгатьлек алган Һади Атлас өчен хәзер бик зур офыклар ачылды. Русиядә башланган "хөррият" һавасы аңа үз милләтен үстерү юнәлешендә бик күп хезмәт итәргә мөмкинлек бирәчәк иде. Нәкъ менә шул рәвештә Һади Атлас Мәскәүдә җыелган (1917 ел, 1-2 май) "Русия Мөселманнарының Беренче Съезды"нда бик актив роль уйнады, иң танылган ораторлар исемлегенә керде һәм хәтта "Мөфти" сыйфаты белән аның кандидатурасы тагын депутатлыкка күрсәтелде.

Ул Казанда һәм Уфада җыелган төрле съездларда булды, Уфадагы "Милләт мәҗпесе"нә әгъза итеп сайланды, Казандагы "Русия Мөселманнарының Икенче СъездьГнда булды Һәм 22 июльдә Казанда игълан ителгән "Милли вә мәдәни автономия" утырышында катнашты. Бер үк вакытта Бөгелмә өязендә җирле идарә (земство) әгъзалыгына да сайланганлыктан, ул бу юлы Бөгелмә шәһәренә килеп урнашуга да ризалашты. Ул бу вакытта тирә-якта бик яратыла торган һәм хөрмәт ителгән бер шәхес иде. Төрле җирләрдән киңәш сорап килүче кешеләр аның белән сөйләшүдән ләззәт алалар иде. Еш кына тарих һәм мәдәният темаларына лекцияләр оештыра һәм аеруча хатын-кызларны "эманси-пацияләүгә зур әһәмият бирә иде. Хатыны (Хөсникамал) да, асылда, бик күренекле бер гаилә кешесе булып, Шәлчеле авылында мәшһүр мәдрәсәсе булган Фәттах хәзрәтнең кызы иде. Бу мәдрәсәдә үз заманында мәшһүр галим һәм мөфти Ризаэтдин Фәхретдин дә "хәлфә" - мөдәррис булып эшләгән иде. Бөтен бу эшчәнлеге белән Һади Атлас бары үзе яшәгән тирә-юньдә генә түгел, бәлки бөтен Казан төрекләре арасында да нык танылган "милләтче" лидерларыннан берсе булып санала иде.

Большевиклар революциясе үзенең табигате белән Һади Атласның "милли эшчәнлекләрен" юкка чыгарачак иде. Чехословаклар күтәрелешеннән соң да Бөгелмәдә калган Һади Атлас мәктәпләрдә хуҗалык эшләре белән мәшгуль булды. Фәкать 1919 елның язында Колчак (Белоруслар) көчләре Бөгелмәне алганнан соң гына Һади Атлас, үз вакытында "ЗемствоҮа сайлануы һәм муниципалитет әгъзасы булуы сәбәпле, Бөгелмә шәһәр идарәсендә бер вазыйфа алды. Шуннан соң, кызылларның кире килгән вакытында Һади Атлас аклар белән бергә китте һәм беркадәр вакыттан соң Бакуга килде. Аның 1920 елның сентябрендә Бакуда җыелган "Көнчыгыш халыклары СъездьГнда рәсми булмаган делегат сыйфатында катнашканлыгы билгеле/Бераз соңрак ул Банудан үзенең гаиләсе янына, Бөгелмәгә килде һәм большевик властьлары баштагы чорларда аны кыерсыттылар, хәтта мәктәпләрдә немец теле укытуга да бәйләнделәр.

Фәкать 1936-38 елларда Русиядә башланган коточкыч эзәрлекләү ("Ежовщина" исеме белән билгеле) һәм, аерым алганда, төрек-мөселман халыкларының бөтен зыялыларын, дин әһелләрен һәм азмы-күпме күренекле кешеләрен юк итү, хезмәт лагерьларына җибәрү кебек дәһшәтле вакыйгалар заманында гына Һади Атлас та кулга алынды һәм Мәскәүдәге мәшһүр "Лубянка" төрмәсенә ябылды. Монда чакта аның инглиз телен өйрәнүе риваять итеп сөйләнелә; ягъни ул үзенең табигатенә тугры калып, иң авыр вакытларда да шөгыльсез калырга теләмәде һәм үзен һичбер җәһәттән дә өметсезлеккә бирелдермәде. Аның шуннан соңгы язмышы бик үк билгеле түгел. Бары тик аның белән бергә совет лагерьларының иң дәһшәтлеләреннән саналган ерак төньяктагы "Соловки"да (Ак диңгездәге бер утрауда) булган бер зат Һади Атласның 1940 елда әле исән булуын сөйләде. "Соловки"да чакта аның күзләре мәңгегә йомылган булуы мөмкин*.
* Тарих фәннәре докторы СДлишев болай дип яза: "Һади Атласи Казанда 1938 елда нахакка атып үтерелә". -САлишев. Тарихчының фаҗигале язмышы. - "Социалистик Татарстан**, 1990 ел, 5 август.
Һади Атлас кеше буларак бик көчле рухлы, бик әдәпле һәм чын мәгънәсендә "демократ" иде. Русия стандартлары буенча ул зур бер вазыйфага ия булмаса да, ул һәр өлкәдә гаять садә һәм самими иде, һәртөрле тәкәбберлектән ерак тора иде. Иң әүвәл ул "милләтчелек" принципларына бөтен йөрәге белән бирелде һәм аның "төрекчәлеге" аның зчке сыйфатыннан, һичнинди тышкы ялтыраусыз барлыкка килә иде; ул, һичбер төрле табыш-файдага өметләнеп хезмәт итмичә, бары бер максатны гына күздә тота иде. Төрки халыклар тарихыннан алган илһам аның өчен тормышта иң зур әһәмияткә ия иде. Аның "төрек теленә" һәм "төрек культурасына", "милли традицияләргә" нык бәйле булуы үзе язган күп кенә әсәрләреннән ачык күренә. Үз милләтенә бәйле булу һәм аңа иң караңгы, иң кыен көннәрдә хезмәт итәргә теләве аның Русиядән читкә китеп, "сәяси качак" булуына каршы килмәде. Һади Атлас "тарихчы" булганга кадәр үк "телче" дә булырга омтыла иде. Әлбәттә, ул һәр ике өлкәдә һәвәскәр, махсус белеме булмаган дидактик иде. Әмма бу өлкәләрдә ул бик җитди рәвештә эшләде һәм уңышларга да иреште. Мәсәлән, 1909 елда Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан Оренбург шәһәрендә чыгарылган һәм чын мәгънәсендә "милли бер орган" булган "Шура" журналында оештырылган Тел кон-курсьГнда (Казан төрекчәсе белән: Тел ярышьГнда) Һади Атлас беренчелекне казанды. Бу "конкурсының нигез шарты мәкаләләрне саф төрек телендә язу иде. (Билгеле, мәкаләнең әдәби кыйммәтенә дә әһәмият бирелдә). Бу конкурста җиңеп чыккан ул мәкаләнең Һади Атласның шәхесен танытуын һәм ошбу мәкаләнең дә Һади Атласка багышлануының мәрхүм доктор Рәшит Рәхмәти Аратның мәсләгенә тулысынча туры килүен түбәндә сүзгә-сүз китерелгән мәкаләдән күреп булачак.

"Бер төрек хатынының үзенең углына әйткән үгете".

Тәңрегә тапшырылып, көн-төн сыгынамын; (Әгузе биллаһи минәшшәйтан ирраҗим).
Куркынычлардан саклаучы һәм гафу итүче Тәңренең исеме белән башлыймын; (Бисмиллаһиррахман иррахим).
Әй, хөрмәтле бала! Син борынгы чакларда арыслан исемен алган, сугышларда юлбасарлары (кушун, урдалары) белән ят халыклар өстенә давыл кебек ташкын булып ябырылган, аларны җәнлекләрне камаган кебек төрле яктан камап алып, шул үзләре торган җирләрендә үк әсир иткән, атаклы "төрек" ырутысының баласысың!
Синең борынгы Угыз, Бонак, Итләр, Чыңгыз дип аталган бабаларың, иңе-буе чиксез булган ком диңгезләрен кичеп, дошман булган ил-дәүләтләрне җимергәннәр. Ят халыклар, аларның юлбарыстай үтергеч, юшманлы*, юртавилларын* күргәч тә, яшендәй йөгерек атларының шаңгырдауларын ишеткәч тә, арыслан алдындагы куй кебек каушап, кайгы чоңгылларына чумганнар. Аңла, бала! Барлык ил-дә үләтләр аякларындагы авыр тышауларын, кулларындагы күтәрмәслек богауларын, муеннарындагы калын бауларын алып ташлаганда, сезгә - арыслан балаларына - "әсирлектә" йөрергә язык, бала!
Юшманлы, юртавиллар - бу сүзләрнең мәгънәләре аңлашылмый
Борынгылары Лачын, Алып, Тимур, Балык исемнәре белән дан казанган бабаларның балаларына, Лу чаклардагы* карчыгаларның тырнаклары арасында изелергә, канлы мыскыл итүчеләрнең үткен кылычлары астында тапалырга килешмәс, бала! Көньяктан чыгып, тау кебек дулкыннарга* ... юлбарыстай куркытып*, ... аларның терлек-туарларын байлык итеп алган атаклы ир-атларның угылларына куркак булырга ярамас, бала! Аз гаскәрен (урда, яуларын) күп күрсәтеп, ят халыкларның йөрәкләренә шашкынлык биргән, төлке кебек алдакчы, юлбарыстай көчле булган аталарның угылларына, күп булып та, куркаклыктан аз күренергә язык булыр, бала! Тәңренең күктәге йолдызларын, колларына багышлаган ярлыкауларын санап бетерерлек булмаган кебек үк, җир йөзен тетрәткән синең бабаларыңның батырлыкларын санап бетереп булмас, бала! Сезнең бөек, зур хаканнарыгыз сезнең бабаларыгырның ярлык, боерыкларына, алтын билгеләр берлегенә баш була алганнар. Анык бел, бала! Киләчәк сезнекедер.
Тимер Казык йолдызы адашканнарга юл күрсәтүче булып яратылган кебек үк, син дә бу "калтагай"ларга* юлбашчы булырга тырыш! Борынгы бабаларың кебек сөйкемле, чыдам, олпат, зирәк, хөрмәтле, чыныккан, төпле, акыллы бул! Аумакай, томана, пешмәгән, җебегән, җобалгы, ялкау, иркә, азгын, алдакчы, пычрак, мин-минле, оятсыз, кабахәт булма, бала! Күктәге кояш, ай-йолдызлар бертуктаусыз әйләнеп, бөтен дөньяны яктыртып йөргән кебек үк, син дә белемле булып, белемең белән ил-дәүләтләрне зыяландырырга, аларның йөзләрен ике дөньяда да якты кылырга тырыш, бала!
Шулай булсаң, "түкәдә"* сораучылар килгәндә, сорау көне җиткәндә йөзең ак булыр, бала!
Һади Атлас (ов).
("Тел ярышы"; "Шура", N 5,7; Оренбург, 1910, 70-72 битләр). Текстны төрек теленнән Әнвәр Шәриф тәрҗемә итте.

* Лу чакларда - бик иске вакытларда.
* Текстның ксерокопиясендә моннан соңгы берничә сүз танылмый.
* Калтагаи" - сөйрәлчек хатын-кыз.
* Түкәдә" - кабер тормышында.


Әкъдәс Нигъмәт Курат Анкара
"Аргамак" журналы № 11, 1994.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013