|
АЙМАНОВ Якуб (1891, хәзерге Казакъстан Респ-касы Талды-Курган ш.—2.11.1937 шунда ук, Павлодар ш.), шагыйрь. "Галия мәдрәсәсендә укый. 1920 — 30 елларда Павлодарда урта мәктәп директоры. Шигырьләре "Кояш" г-тасында һәм "Шура?" ж-лында басыла. "Табигать" (1913) исемле шигырьләр җыентыгында Казакъстан һай Алтай табигатенә мәдхия җырлый, "Самак"" поэмасы—төркиләрнең борынгы тарихына багышлана. Аның романтик характердагы шигъриятендә Тукай иҗатының йогынгысы сизелә. Нахакка репрессияләве үлгәннән соң аклана.
Әсәр.: Табигать. Уфа, 1913; Хөрмәтме шагыйремез Тукаевка // Кояш. 1913. 9 дду Саман. Семипулат, 1914; Шигырьләр Мирас. 1998. № 3.
Әд.: Мусин Г. Яңа юлда // Йолдыз 1915. 23 окт; 29 окт; Рәмиев 3. Алтайлы татар шагыйре. // Казан утлары . 2001. 11 сан.
З.З.Рәмиев.Татар энциклопедиясе.
|