Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Сәгыйть Әхмәтҗан
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Сәгыйть Әхмәтҗан

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Сәгыйть Әхмәтҗан
Сәгыйть Әхмәтҗан (Сәгыйть Мияссәр улы Әхмәтҗанов) 1960 елның 9 декәберндә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Татарстан гимны өчен
 (минем вариант)

Татарстан - илем, газиз җирем,
Идел белән Урал арасы.
Илем күкрәгендә җәүһәр булып
Балкый нурлы Казан каласы.

Республикам минем - горур илем,
Кодрәт ала бөек халкымнан.
Татарстан исемен Җир шарына
Чигеп яздык кара алтыннан.

Шаулап чәчәк аткан гөл бакчасы -
Татарстан Идел ярында.
Якларбыз да сине, сакларбыз да,
Бердәм, тату халкың барында.

Киләчәгең якты, Татарстан,
Тарихыбыз - данлы бер дастан!
Гасырларда саклап исемеңне,
Мәңге яшә илем -Татарстан!
	17 март 2012 ел

БАУЛЫМ
   (Ганс Сәйфуллин көе)

 Баулым таулы-таулы, 
Тауларында шаулый 
Җил-давылдан саклап, әй, урман! 
Шунда бабам туган, 
Буразналар ерган, 
Мең хәсрәтен чәчеп моң урган. 

Хисләр ташкынына 
Салып башкаеңны 
Баулы тавын йөгереп менсәнә! 
Йөрәккәең ярсыр, 
Җирең үзенә тартыр 
Күпме генә биек менсәң дә. 

Сагышларым алып, 
Җырларыма салып, 
Ерак-еракларга юл алсам, 
Офыкларда томан, 
Адашырмын сыман, 
Тавыш бирче, Баулым, югалсам... 
1985 

Якташым мәрхүм Фәнис Яруллин истәлегенә.
 
Башкаеңа ауды авырлык,
Каян алдың көч һәм сабырлык?!
Шигрияттин хамыт кидең шул,
Син бик күркәм кеше идең шул!

Синең иҗат - моңлы кыңгырау,
Сирәк була андый яңгырау.
Барыбызга да сабак бирдең шул,
Син бик галим кеше идең шул!

Гомерең буе балда йөзмәдең,
Бәладән дә мәгънә эзләдең.
бигрәк түзем шагыйрь идең шул,
Гакылың белән сабыр идең шул!

Шаян идең дуслар кырында,
Усал булдың тиеш урында.
Әүлияләр ише идең шул,
Син бик гадел кеше идең шул.

 Бухарест Мәхмүт улы Гарипов  истәлегенә
== == (Төп Баулы кешесе булуы белэн горурланып туялмады мәрхүм) 

Мин Баулыда тудым. Шул туфрактан 
Шытып чыккан минем тамырлар. 
Эзләсәләр, Баулы тауларының 
Һәр ташыннан мине табарлар! 

Ул ташларда минем күз нурларым, 
Шул ташларда кулым җылысы. 
Табаннарым каны, күз яшьләрем, 
Их. шуларга ятып җылыйсы! 

Баулы сәхнәсендә бүген инде 
Башка сандугачлар сайрыйдыр, 
Мине алкышлаган тамашачым 
Башкаларны сөеп карыйдыр. 

Ә шулай да, кайчак, тын кичләрдә 
Сагыныр әле Баулы сәхнәсе 
(Шулай булмаганда бу яшәүнең 
Булыр идемени мәгнәсе!) 

Безнең кебек шаян егетләрен, 
Кирәк чакта усал баласын! 
Бер җырлагыз әле Баулы җырын, 
Бухарестка хәтле яңгырасын! 

                                      07.08.11 
 
Фәйзулла Туишев исемендәге бөтентатар тальянчылар конкурсында Гран-при яулаган якташым, гармунчы Зәкинур Шәймарданов истәлегенә.
Челтер-челтер ага тальян моңы
Күңел чишмәләрен куптарып.
Тургай мәллә гармун күрегендә?
Ирексездән тыңлыйм тукталып.
Ирексездән эзлим моң иясен,
Кемнең бармагыннан тама соң,
Шушы кадәр сихри хушбуй булып
Күңелләргә сеңеп калган моң?!
Гармуны да ап-ак, чәчләре дә,
Күңеле дә актан сибә нур.
Баулы сәхнәсендә Маэстро
Тургайлардан туган Зәкинур!
Сихере бар ахры, бармагыннан
Саркып тора халкым моңнары.
Сирәк бәхет икән тальяннарны
Зәкинурлар аша тыңлавы!
Челтер-челтер ага тальян моңы
Күңел чишмәләрен куптарып.
Тургай кергән гармун күрегенә
Тыңлыйк әле, тыңлыйк тукталып...

Чү, ни булды? Гармун күрегеннән
Кая китеп моңнар югалды?
Өстәл уртасында ап-ак гармун
Ак нурларга төренеп тын калды.
Зәкинурның елый ак гармуны,
Ак күрекләр бераз каралган..
Таныш бармакларны көтә-көтә,
Телләренә сары сарылган.
05.02.12

Күмерләр
 (Ганс Сәйфуллин көе)

Учакларда утлар яна, 
Кала бары күмерләр, 
Сүнеп барган күмерләрдә 
Яна безнең гомерләр,
Яна безнең гомерләр...

 Әйдә, туган, җырлыйк әле 
 Үзәкләргә үткәнче. 
 Дөнья малын бүлгәләшеп, 
 Үтәр гомер үпкәләшеп, 
 Бәхиллекләр биргәләшик 
 Авыр көннәр җиткәнче,
 Янган учак сүнгәнче.

Әйдә урам урыйк әле, 
Гармуннарны өзгәләп. 
Барыбер очмый калмас инде, 
Безнең җаннар - күбәләк,
Безнең җаннар - күбәләк!
Әйдә, туган, җырлыйк әле 
Үзәкләргә үткәнче. 
Дөнья малын бүлгәләшеп, 
Үтәр гомер үпкәләшеп, 
Бәхиллекләр биргәләшик 
Авыр көннәр җиткәнче,
Янган учак сүнгәнче.
Учакларның гомере кыска, 
Сулар сипмә, көярсең. 
Тик бер ходай белә безгә
Күпме гомер бирәсен,
Күпме гомер бирәсен.

Әйдә, туган, җырлыйк әле 
Үзәкләргә үткәнче. 
Дөнья малын бүлгәләшмик, 
Үтсен гомер бергәләшеп, 
Күргәләшик, йөргәләшик, 
Югалыплар беткәнче,
Янган учак сүнгәнче.

                        05.05.10 

БАРЫЙК ӘЛЕ УФАЛАРГА
(Көй языгыз - чәстүшкә) 

Барыйк әле Уфаларга 
Уфа юлы тар, диләр,  
Анда кызлар иренендә 
Башкорт балы бар, диләр. 

Барыйк әле, карыйк әле, 
Күрик әле Уфасын. 
Курәсене күрми булмас, 
Күрмәгәннәр уфтансын. 

Барыйк әле, күрик әле 
Уфа кызын ичмасам. 
Безне күрсә ушы китәр, 
Йөрәге туң булмаса. 

Дөнья күрдем, димә, имеш, 
Уфаларда йөрмичә. 
Башкорт кызы сылу, диләр, 
Ышанмаем күрмичә. 

Барыйк әле Уфаларга, 
Урлыйк әле кызларын. 
Йөрәкләре салкын булса 
Эретербез бозларын. 

Бардык инде Уфаларга, 
Уфа юлы тар икән, 
Ә кызлары иренендә 
Башкорт балы бар икән. 

                                07.11.03 
Рәссам

Төнге авыл. Кара силуэтлар... 
Өй, агачлар кара корымнан. 
Тик тәрәзләр генә сары алтын,  
Ә офыкка көмеш сарылган. 

Ташкын булып аккан тормыш кинәт 
Тынып калган рәссам күзендә. 
Пумаласы бии тукымада, 
Буяулары балкый тезендә. 

Кызарып ла пешкән мизгелләрне 
Тормыш бакчасыннан өзә ул, 
Күз нурларын сибеп тукымага 
Мизгелләрдән дисбе тезә ул. 

Дисбеләрнең һәр бөртеге саен 
Тамчылардан туган дөнья бар. 
Ул дөньяда рәссам үзе Алла, 
Бәяләрне безгә ул язар. 

Төнге авыл. Кара силуэтлар... 
Бар да монда кара корымнан. 
Кара белән рәссам дөнья аклый, 
Нурлар манып "Алла кулы"ннан. 
	26.08.2011. 

Яшьлекне сагыну

Дуслар, яшьлек дуслар, 
Ниләр булды безгә?! 
Йөрәкләрдә җылы калдымы? 
Әллә заман җиле 
Безнең җаннарга да 
Мәнге эремәс бозлар салдымы? 

Гомер агышларын 
Кире борып булмый, 
Ышанасы гына килми шул. 
Егет чакка кайтып, 
Шашып гармун тартып, 
Тик бер үтәргә дә бирми шул. 

Һәркемгә дә шулай 
Тоеламы икән ? -  
Безнең яшьлек сагынып үләрлек! 
Тик бер кичкә кайтып, 
Ятып елар өчен 
Гомерләрең белән түләрлек! 
	1997 

***
Заман, заман, заман җилләре, 
Безне инде мең кат җилгәрде. 
Җирдә ятып, тәгәрәп үскәнгә 
Матурырак идем элгәре. 
	1997 

Рудамирга

Дустым китте, җилдә калдым, 
Ярда ялгыз тал кебек. 
Югалмасак икән илдә 
Суга сеңгән бал кебек. 
	1997 

Такмак

Җилән салам җилкәмә, 
Ошасын, дип иркәмә. 
Уф, җанкаем, дип уянсын, 
Саташыплар иртән лә. 

Ак түшәк, йомшак түшәк, 
Җанкаем салды түшәп. 
Сөюем җанымнан кыйммәт, 
Суларга салмабыз шәт. 
	1996 

Мизгелләр

Шатлыкның да, газапның да һәр мизгеле 
Кан сарса да, җан алса да, барыбер изге. 
Бер бәхеткә, бер хәсрәткә ташласа да, 
Синең гомер түгел мени шул бер мизгел?! 

Әче, димә, төче, димә, туктаталсаң, 
Тотып кара мизгелләрне кочагыңда. 
Син аларның гузәллеген, бик әзлеген 
Аңлый алырсың бары тик шул чагында. 
	1997 

Ирек

Агым суның яры була, таралыплар 
Сәхраларда югалыплар бетмәс өчен. 
Ирекнең дә чиге була, яры була, 
Хаосларга сибелепләр кипмәс өчен. 
	1994 

Мәрхүм Рәшит абый Әхмәтҗанга
"Талларга качты сандугач,  
Мин аны эзлиммени? 
Сандугач керде күңелгә - 
Җырламый түзиммени?!"     (Рәшит Әхмәтҗан) 

Сандугач иде күңлеңдә, 
Ялыккандыр шул җаның, 
"Аръягында сайрыйм әле 
Бу битараф дөньяның", - 
Дигэнсендер абый, анлыйм сине, 
Арыткандыр, көйсез дөньяны 
Көйгә салып булмас микән диеп, 
Меңгә бүлү үзеңә бер җанны. 

Сандугач иде күңлеңдә, 
Сайра да, сайра гына... 
Күбрәк ышкылдымы җаның 
Шигърият кайрагына – 
Нечкәрде, өзелде кинәт, 
Көйләрең тынды, дисәм: 

«Шагыйрьләр үлә димени?! 
Шагыйрьләр мәңге исән!»- 
Дип, җиһаннан кычкырасың, 
Шул бәгырьләрне кисә! 

И, абый, аңлыйм, һәр шагыйрь 
Ул хакыйкатьне белгән… 
Шагыйрь абыем үлмәс тә, 
Рәшит абыем үлгән!!! 

Сандугач иде кунлеңдә! 
Сайрар да, сайрар идең… 
«Каләмем сынды,энекәш, 
Соңгысы иде,» - диден. 
	05.01.1995.  

Кандызга кондыз килсә...
Куркыта күрмәгез берүк. 
Кандызга кондыз килсә, 
Тарих битләреннән төшеп, 
Оясын эзләп йөрсә. 

Ул коенган сулар күптән 
Диңгезләргә иңделәр, 
Тал төпләре көтә-көтә 
Кумерләргә көйделәр. 

Купкыта күрмәгез берүк, 
Бәлки эзләрен табар, 
Без язар тарихларда да 
Кондызлы елга агар. 

Төшләрендә таллар ауса, 
Тын гына елый Кандыз:
Исемең суларга салып, 
Кайларга киттең кондыз? 

Зәңгәр күзле кыз бала
Зәңгәр елга ярларында 
Ап-ак карлар ял итә. 
Язлар үтә, бозлар китә - 
Дөнья җанын эретә. 
Болай да тулышып торган 
Күңелгә шул да җитә! 

Зәңгәр елга ярларында 
Зәңгәр күзле кыз бала, 
Зәңгәр бозлар киткән якка 
Тутырып карап кала. 
Тагын бер яз җәйләр эзләп, 
Тын гына китеп бара. 

"Дус"ларыма
Инде күңел төшкән чакта 
Кайгымны да бүлдегез... бугай... 
Моң-зарымны бер карауда 
Күзләремнән күрдегез. 

Инде адашмасын, дипме, 
Янымда да йөрдегез... бугай...
Уңышларымны үземнән 
Алдарак та белдегез. 

Инде туңмасын, дипмедер, 
Мамыкка да төрдегез... бугай...
Тартынмыйча күңелемнең 
Түрләренә кердегез. 

Түрләренә кердегез дә, 
Җаннарымны телдегез. 
Сөртенгәнем күрдегез дә, 
Мыштым гына көлдегез. 

Мин түбәндә, сез түбәмдә, 
Шуңа да сөендегез. 
Тырмашып мин торып бастым, 
"Егыла ул", - дидегез. 

Ә, юк инде! Буыннарым 
Хәзер тимердән минем. 
Горур бөркетләр иңенә 
Терәлеп бара иңем. 

 Рәмзиягә

Бар гөлләрен җыеп бу дөньяның, 
Ташлыйм, дисәм синең каршыңа, 
Өзмә, дисең, рәнҗер сабый гөлләр, 
Хәсрәт кенә килер башыңа. 

Һәр көнебез булсын сиңа чәчәк, 
Мәңге бергә яшик янәшә. 
Уртак гөлләребез - балаларда 
Сөю хисләребез мең яшәр. 

Алтын тәңкәләрен бар дөньяның 
Җыеп бирәм, дисәм, бәгырем, 
Җыйма, дисең, һәр тәңкәсе аның 
Намуслата сорый әҗерен. 

Алтыннарга алмаштырмас хисең, 
Изге мәхәббәтең бир, иркәм. 
Өч кенә көн кебек гомеркәйләр, 
Һәр минуты мең алтын икән! 


Тауларым

Авылымның чал таулары
офыкларны биләгән.
Төшләремдә җыеп йөрим
Шул тауларның җиләген.
Көтәдер күк "Пәри-ташлар"
Юлга борып йөзләрен,
Малай чакта салып киткән
Яланаяк эзләрем.
Һәр кылганы шул тауларның
Җанны кисә җил иссә.
Үпкәләр идем, берәрсе,
Сагынасыңмы, дисә.
..
Тәхет
(мәсәл) 

Бөек патша - Арысланны аучы аткан.
Белсәң! Тәхет өч көн буе җирдә яткан!
Чөнки Бүре, төлке, юлбарыс һәм аю,
Арадан бер лаеклыны сайлый алмый.
Бүрегә дә өчәү каршы, төлкегә дә,
Юлбарыс та ялгыз кала- көлке генә!
Аю ала самоотвод, иренәм, ди,
Кышлар җитсә җир өстендә күренмәм, ди.
Утыралар болар – берсен берсе батыралар,
Урман ярып ни җитте сүз акыралар.
Бер читтә бер Ишәк кенә тик утыра,
Ни ишетсә, барсын колакка тутыра.
Колак бит зур, сыя анда ярты дөнья,
Кырык еллык кыңгыр эшләр тула монда.

Тукталалар башта болар юлбарыста.
Бу “Явызга” ябырыла барысы да.
Бүре әйтә: Һич онытмыйм, яшь чагымда,
Мәңгелеккә тамга калды аягымда.
Бер гөнаһсыз идем үзем, бер гаепсез,
Шушы явыз калдыра язды арт шәрифсез.
Ни өчен, дигез! Имеш, минем тоткан куян,
Аның күптән күзләп куйган куяны булган!
Әйтерсең лә бу урманда куян беткән!
Әйтерсең мин соңгы судан мәхрүм иткән!
Арттан килеп капты-алды аягымны,
Чак умырып алмый калды арт ягымны.
Барыгыз да беләсездер ул явызны,
Патша итү дөрес булмас Юлбарысны.

Төлке исә болай туры әйтәлмәде,
Бик читләтеп, урап кына шелтәләде:
Юлбарысны ул кадәрле явыз итмик,
Бүре туган, үзеңне дә онытып бетмик.
Көче ташкан, тавышы көр, гәүдә килеш,
Мәрхүмкәем Арысланга кардәш тиеш.
Бу бер яктан. Икенчеләй уйлый калсак,
Плүсләрен, минусларын исәпкә алсак,
Юлбарыста диктаторлык юк микән, дим?
Тик минем дә ялгышуым бик тә мөмкин.
Юлбарыскай, ялгыш булса, кичер, кодам,
Сайлармынмы, юкмы әле, белми торам.
Патша булгач, мин уйлыймын, матур булсын,
Сокландыргыч купшы койрык болгап торсын!

Көтә торгач, чират җитте Аюга да.
Уф та, диде, пуф та, диде, тору кая,
Авыр сулап, тирә-якка күз ташлады,
Яткан җирдән, иренеп кенә сүз башлады:
Мин уйлыймын: безгә бүген уйлау кирәк,
Мондый хәлләр булып тора бик-бик сирәк,
Кинәт кенә баш эшләми, фикер килми,
Уен эшме – патша эшен беркем белми.
Бүре... бүре... бүре, дисез, ай-хай, туган!
Тартыр микән, кем соң аны санлап торган?
Куян куып, анда-монда сарык буып,
Алай гына булыр микән патша булып?
Бер әйләнеп төкерәм мин ул бүрегә,
Әмер бирсен тагын миңа...  көн күрергә!..
Патшаның ул гәүдәсе зур, йодрыгы мул,
Тавышы көр булсын әмерен бирергә!

Өнсез калды халык кинәт бу чыгыштан,
Калды микән берәрсендә коры ыштан!?

Эһем, диде ишәк кенэ,  тынлык бозып,
Ыңгырашып, иснәп алды сузып-сузып.
“Бетерикме әллә бүгенгә бу сүзне?
Каш-керфекләр авырайды – йома күзне.”

Ишәк сүзе бик йогышлы булды, белсәң,
Бар да исни, йокымсырый... Мәзәк – күрсәң!
Баш селкәләр ризалашып барысы да.
Менә шулай патшасыз да калырсың ла!

Кем әйткәндер, хәзер инде һичкем белми,
Ул вакытта калалмады беркем көлми,
Кемдер әйтте: “Вакытлыча, таңга кадәр,
Патша булып... ризалыгын алсак әгәр...
Патша булып... уйный торсын әнә Ишәк.
Иртә таңнан лаеклыны сайларбыз шәт...”

Иртә таңнан бүре китте сарыкка дип,
Аю абзый йокыга чумды тәпиен кабып,
Юлбарысны аучы күреп куып йөрде,
Төлке исәр кемнәрдәндер тәгәрәп көлде.

Таң да атты, кич тә җитте, төн дә үтте,
Ишәк патша тегеләрне шактый көтте.
Аптырагач, тәхетенә үрмәләп ул,
Аяк бөкләп утырды да, йоклап китте.

Көн йоклады, төн йоклады, арып бетте,
Менә хикмәт! Эшләр кинәт хутка китте.
Үткәне дә, сүткәне дә башын иде,
Тәхетебезне буш тотмадың, рәхмәт, диде.

Хәзер инде ул үзе дә хәтерләми,
Шул хәлендә күпме гомер үтелгәнен,
Колак шиңде, тояклар да тырнакланды,
Ишәк абзый әкрен генә тернәкләнде.

Беркем белми - тәхет харап ябышкак ул,
Мәңге җавабы табылмас табышмак ул!
Кем утырса шул төшәлми гаҗиз булыр,
Тирә-якка галим дигән даны тулыр.

Син уйлыйсың патшадан дип курка халык,
Тәхеттән шул калтырыйлар өнсез калып,
Ишәк йөзендә арыслан төсе шәйләп,
Һәм дә аны мәңгегә тәхеткә бәйләп.

ТАЯК
(мәсәл)

Озак ятты чүплекләрдә ул таяк,
Типте аны уңга-сулга күп аяк.
Инде черим, инде бетәм шунда, дип,
Кайгыланды, хәсрәтләнде ул таяк.

Ә бит бер-бер эшкә ярар идем, дип, 
Инде берсе казык кагар иде бит
Ахыр чиктә, аптыраса, йөдәсә!..
Бар дөньясын сүкте шулай бу таяк.

Көнең уйлап, төнең уйлап тилмерсәң,
Һәр типкәннең колак итен кимерсәң.
Чыдый алмас берәр "алла" эндәшер:
Чурту, дияр, әйт теләгең, әй, таяк!

Әйтмичә ни! Әйтте таяк. Ахырда
Күзе төште бер крчыкных бахырга,
Алып кайтып себеркесен саплады.
Әй куанды. әй сөенде соң таяк!

Шатлыгыннан шартлар чиккә җитте ул -
Соң бит шактый биек үсеп китте ул!
Яңа гына таяк иде, чүп иде,
Инде менә сап та булып җитте ул!

Уңга-сулга пыр тузадыр чүп-тузан,
Себеркене бу өлкәдә кем узган?
Ә кем йөртә себеркене селтәләп?
Безнең таяк, уңган таяк, төз таяк!

Сездә генә дисез мәллә борыннар?
Ялгышмагыз, таякта да борын бар.
Күтәрелде китте әнә биеккә - 
Себеркегә муен булды ич таяк!

Алдын-артын абайламый себерке
Чүбен-чарын уңга-сулга себерде,
Өермәләр булып купты тузаннар,
Кыямәткә охшап калды тирә-як.

Чүплекләрдә ахры озак йөргәндер,
Йөри торгач таягыбыз чергәндер,
Ах, мескенкәй, нәкъ биленнән сынды шул,
Чүп базына борыны белән чумды шул...

Бетте шунда безнең "Таяк" әкияте,
"Сабак булсын!" - шул таякных васыяте.

Халидә Гыйләҗевадан
(русчадан тәрҗемәләр)

Баулыда төн. Үткән көннәремнең  
Дисбеләрен тартам тын гына.  
Тылсымчылар төш күрәме әллә -   
Тирә-якта сихри моң гына.  

Йолдыз чиккән кара юрганына  
Төренгән дә өем төн куна.  
Хыялларым Питер гранитына  
Бәргән дулкын сыман ургыла.  

Мин Баулыда. Төньяк ерак монннан.  
Урам буе кырыс күләгә.  
Балачагым төсе -печән исе  
Яшьлек хисе сеңгән өйләргә.  

Киек каз юлында сагышланып,  
Үткәннәрем йөри адашып.  
Баулым минем! Күзне күзгә текәп,  
Төн чыгарбыз ахры карашып.   

            *** 
Тән сыкравы авыр җәза мени?! 
Җан еласа аңым бәйләнә. 
Шигырь тама каләмемнән, гаклым 
Тагын бер кат дөнья әйләнә. 

Аң иясе мең мәсьәлә чишә. 
Хакыйкатьне тотмакчы кеше. 
Минем ялгышларга аңлатма юк, 
Синең белән миндә чишелеше. 

Үксүеннән җаным туктар булса, 
Тау-кыялар күчерү ни тора! 
Мине сөйсәң, ходай ишетер, дисәң, 
Тик тынычлык миңа син сора.  

*** 
Җирем белән сөйләшәлдем бүген, 
Башым идем. Шаһит зәңгәр күгем. 
Уттай яфракларны кочып көйдем, 
Судай үләннәрне сыйпап сөйдем. 
Салды кинәт кулын ул иңемә, 
Шул минуттан гашыйк мин Җиремә. 

*** 
Шомырт чәчкә атты исә, 
Умарта бал тапты исә, 
Сарылып шомыртыма, 
Кайтам туган йортыма. 

Шомырт тагын чәчкәдә, 
Мин генә Һаман бәйдә: 
Сагынам, елыйм, туңам, 
Бар җылым туган өйдә. 

Беләм, кояш хәмере 
Ага кәрәз эченнән. 
Монда күпме сөенеч 
Шул коедан эчелгән! 

Бар аклыгын шомыртым 
Миңа диеп саклаган. 
Сарылам шомыртыма, 
Кайтам туган йортыма. 

*** 
Карлар эресә үлән күтәрелер, 
Чәчәк атар җирдә өр-яңа. 
Һәр орлыгын - газиз балаларын 
Җилгә салып сибәр дөньяга. 

Ә бит мин дә гөлнең бер орлыгы... 
Җилләр генә ала алмады. 
Бер мизгелдә давыл урлап китте, 
Шуңа ахры Җирдә калмадым. 
Очам, очам, кая очам - белмим!... 

*** 
Бәгырь телгәләнә - пәрәвезләр 
Оя иткән әткәм өен. 
Күкрәгемдә шигырь бәргәләна,  
Китерәлми телгә таныш көен. 
Сихри бакча! 
Күз нурларым яфракларны назлый...  
Этем янда. Бакчам - яшел диңгез! 
Оҗмахлары шушы түгел, диген! 
Үткәннәрем җилдә кайтты бүген. 
Тынлык!  
Яхшыгамы, ямангамы безгә?! 
Кояш байый алтын сибеп күзгә... 
Шушы мәңге тере гүзәллекне 
Саклар идем алып гомеребезгә. 

Дус турында җыр.               
(Высоцкийдан тәрҗемә)

Дустыңа ышаныч бетсә. 
Барсын да гел синнән көтсә, 
Күзләрен гел читкә алса, 
Күңлеңдә шик калса - 
Алып кит тауларга үзен, 
Ташлама, тыңлама сүзен, 
Бәйләнеп бер бауга бергә 
Калырсыз гомергә. 

Тауларда егеткәй сүнсә, 
Күзендә гел курку йөрсә, 
Упкында үлемен күрсә, 
Борылып йөгерсә, 
Яныңда, димәк, чит, таны. 
Ачуланма син, ку аны. 
Андыйны алмыйбыз өскә, 
Аңа җыр юк бездә. 

Суксаң да, сукранмас булса, 
Сынса да, сыкранмый барса, 
Син кинәт абынган чакта 
Кан йотса да, тотса, 
Синең арттан утка керсә, 
Чайкалмыйча торса биектә, 
Үзеңә таянган кебек 
Таян син егеткә! 

Песня о друге (В. Высоцкий)

Если друг оказался вдруг и не друг и не враг а так 
Если сразу не разберешь плох он или хорош 
Парня в горы тяни рискни не бросай одного его 
Пусть он в связке одной с тобой 
Там поймешь кто такой 
Если парень в горах не ах если сразу раскис и вниз 
Шаг ступил на ледник и сник 
Оступился и в крик 
Значит рядом с тобой чужой 
Ты его не брани гони 
Вверх таких не берут и тут про таких не поют 
Если ж он не скулил не ныл 
Пусть он хмур был и зол но шел 
А когда ты упал со скал он стонал но держал 
Если шел за тобой как в бой 
На вершине стоял хмельной 
Значит как на себя самого 
Положись на него 
Значит как на себя самого 
Положись на него. 
.
Таулар белән хушлашу

Машиналар тулган шау-шулы калага
Кайтабыз без кабат, барыйк соң кайларга?!
Буйсынган үрләрдән төшәбез түбәнгә,
Калдырып йөрәкне,
Йөрәкне калдырып тауларда!
Кирәкми, ташлагыз бәхәсләрне,
Җаваплар бик җиңел табыла:
Таулардан яхшырак була ала,
Без әле менмәгән тау гына!

Кемне кем бәладә ялгызын калдыра ала?!
Йөрәген тыңламый кем китә калаларга?!
Шулай да, буйсынган үрләрдән төшәбез...
Нишлисең!
Төшкәннәр бит җиргә аллалар да!
Кирәкми, ташлагыз бәхәсләрне,
Җаваплар бик җиңел табыла:
Таулардан яхшырак була ала,
Без әле менмәгән тау гына!

Күпме сүз һәм өмет, күңелдә күпме җыр
Уята бу таулар, ялвара калырга!
Тик төшәбез аска, кем күпкә, кем азга,
Чөнки без һәрвакыт бурычлы кайтырга!
Кирәкми, ташлагыз бәхәсләрне,
Җаваплар бик җиңел табыла:
Таулардан яхшырак була ала,
Без әле менмәгән тау гына!

Прощание с горами (В суету городов и в потоки машин...)

В суету городов и в потоки машин
Возвращаемся мы — просто некуда деться! 
И спускаемся вниз с покорённых вершин,
Оставляя в горах, 
оставляя в горах своё сердце.

Так оставьте ненужные споры —
Я себе уже всё доказал:
Лучше гор могут быть только горы,
На которых ещё не бывал,
На которых ещё не бывал.

Кто захочет в беде оставаться один?!
Кто захочет уйти, зову сердца не внемля?!
Но спускаемся мы с покорённых вершин...
Что же делать — 
и боги спускались на землю.

Так оставьте ненужные споры —
Я себе уже всё доказал:
Лучше гор могут быть только горы,
На которых ещё не бывал,
На которых ещё не бывал.

Сколько слов и надежд, сколько песен и тем
Горы будят у нас — и зовут нас остаться! 
Но спускаемся мы (кто — на год, кто — совсем),
Потому что всегда, 
потому что всегда мы должны возвращаться.

Так оставьте ненужные споры —
Я себе уже всё доказал:
Лучше гор могут быть только горы,
На которых ещё не бывал,
На которых никто не бывал! 
	966 

Зур каретный
Кайд унҗиде яшең?
Шунда - Зур каретныйда!
Кайда түктең күз яшең?
Шунда - Зур каретныйда!
Кайда кара мылтыгың?
Шунда - Зур каретныйда!
Кайда бүген онтылдың?
Шунда - Зур каретныйда!

Исеңдәме, дустым, ул урам?
Һич оныта алмый мин торам.
Кем Каретныйны буйлап бер үтмәгән - 
ул гомрен заяга үткәргән!
Я, әйтче:
Кайда унҗиде яшең?
Шунда - Зур каретныйда!
Кайда түктең күз яшең?
Шунда - Зур каретныйда!
Кайда кара мылтыгың?
Шунда - Зур каретныйда!
Кайда бүген онтылдың?
Шунда - Зур каретныйда!

Исеме аның хәзер бүтән,
Бар да яңа монда бик күптән.
Кайда яшәсәң дә син түзалмассың,
Каретныйдан бер үтми калмассың!
Я. әйтче:
Кайда унҗиде яшең?
Шунда - Зур каретныйда!
Кайда акты күз яшең?
Шунда - Зур каретныйда!
Кайда кара мылтыгың?
Шунда - Зур каретныйда!
Кайда бүген онтылдың?
Шунда - Зур каретныйда!

Бүреләргә ау бара

Соң көчем тартыша сеңерләрдә,
Бүген тагын урап алдылар.
Кичәгедәй кабат сөенешеп,
Аучыларга таба кудылар.

Чыршылар астыннан явызларча,
Мәкерле мылтыклар үрелә,
Корбанга әверелеп кар өстендә
Тәгәри яралы бүреләр.

Бүреләргә ау бара, һай, бүреләргә!
Көчлеләргә дә, көчекләргә дә!
Куучылар шаулый, этләре кан даулый,
Ак карда - кызыл кан! Баулары да кызылдан...

Тигезсез алышта аучының да
Калтырап та алмый бармагы!
Бүреләр иреген бауларга бәйләп ул
Атты да, әй, атты - армады!

Без бүре! Бүреләр көчектән үк
Өйрәнгән аркага сукмаска.
Анадан имелгән кануннар ул:
Чикләүнең  артына чыкмаска!

Бүреләргә ау бара, һай, бүреләргә!
Көчлеләргә дә, көчекләргә дә!
Куучылар шаулый, этләре кан даулый,
Ак карда - кызыл кан! Баулары да кызылдан...

Аяклар да көчле, яңаклар да,
Әйт, өер башлыгы, нигә без
Сихерле шикелле, бауларны сикерми
Мылтыкның күзенә керәбез?

Ә бүре башкача булдыралмый!!!
Мин сизәм гомерем бетәрне.
Өлешенә мине алган аучы
Елмаеп мылтыгын күтәрде.

Бүреләргә ау бара, һай, бүреләргә!
Көчлеләргә дә, көчекләргә дә!
Куучылар шаулый, этләре кан даулый,
Ак карда - кызыл кан! Баулары да кызылдан...

Яшәүгә сусавым көчлерәк шул -
Сикердем мин читкә, түзмәдем.
Артымнан ишеттем кешеләрнең
Сокланып кычкырган сүзләрен.

Соңгы көч тартыша сеңерләрдә,
Әйе, мине урап алдылар.
Тик бүген кичәге кабатланмый,
Аучылар бернисез калдылар.

Бүреләргә ау бара, һай, бүреләргә!
Көчлеләргә дә, көчекләргә дә!
Куучылар шаулый, этләре кан даулый,
Ак карда - кызыл кан! Баулары да кызылдан...
	3.01.2012



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013