Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Гүзәл Әдһәм
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Гүзәл Әдһәм

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Гүзәл Әдһәм
Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы 1957 елда Арча районы Наласа авылында укытучы гаиләсендә туган. Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлагач, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала.Актаныш районы мәктәпләрендә татар теле һәм рус теле фәннәрен укыта, ә 1987 елда Казан дәүләт педагогия институтының рус бүлеген читтән торып тәмамлап, икенче югары белемен ала. Мәктәптә укыту белән беррәттән халык театры режиссеры вазифасын да бик теләп башкара, үзе үк төп рольләрдә дә уйный, Үзешчәннәрнең Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз смотры лауреаты исемнәренә лаек була.
1990 елда гаиләсе белән Алабуга шәһәренә күчеп килгәч, татар гимназиясендә укытучы булып эшли, укытучыларның театр коллективы белән җитәкчелек итә.Соңрак Алабуга дәүләт педагогия университеты аспирантурасын тәмамлап, татар драматургиясе буенча диссертация яклый.Хәзерге вакытта Алабуга педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты.
Мәктәптә укыганда беренче хикәяләре район газетасында, “Яшь ленинчы” һәм “Ялкын”да басыла. Соңгы елларда тагын әдәби иҗат эшенә чумды , хикәяләре “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Мәйдан”, “Алабуга нуры” газете- журналларында басылып килә.
“Сине миңа язлар алып килде” мелодрамасы белән “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашып, әлеге пьеса шул исемдәге җыентыкта басылып та чыкты. Үзе язган “Асылмалы күпер” повесте буенча эшләнгән нәфис фильм өчен сценариясе Яңа гасыр каналы уздырган конкурста җиңеп 3 урынга лаек булды.
2009 елда “Мәйдан” журналында Гүзәл Әдһәмнең “Тыкрык” повесте дөнья күрде.Ул шулай ук “Туфан Миңнуллин драматургиясе”, “Мәктәптә Туфан Миңнуллин иҗатын өйрәнү” дигән китаплар авторы да.

Гүзәл Әдһәмнең матбугатта чыккан кайбер хикәяләре: ("Ватаным Татарстан"), “Җәүһәрия”(“Мәйдан”,2007, № 9), “Әкълимә” (“Ват. Татарстан”,2008,29авг.),”Икәү” (“Ват. Татарстан”, 2009, 27 март), “Ир җылысы”(“Ват.Татарстан”,2009, 14 авг.), “Сылу исемле кыз”( “Мәдәни җомга”, 2009, 9окт.) һ.б.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013