Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Илдар Әхсәнов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Илдар Әхсәнов

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәно Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Илдар Әхсәнов Шагыйрь Илдар Гали улы Әхсәнов 1935 елның 27 августында Татарстанның Әлмәт районы Әлмәт авылында (хәзер Әлмәт шәһәре) колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1956-1962 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, 1979-1981 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча Әлмәт төзелеш техникумында укып, техник-плановик дигән дипломга да ия була. Хезмәт эшчәнлеген «Әлмәтбурнефть» идарәсендә токарь булып эшләүдән башлый (1955-1958), шуннан соңгы хезмәт юлы тулысы белән диярлек журналистикага, нефть сәнәгатенә бәйле: Буа район газетасында әдәби хезмәткәр (1959-1960), «Татарстан яшьләре» газетасының нефть төбәге буенча үз хәбәрчесе һәм шул ук газета редакциясендә сәнәгать бүлеге мөдире (1961-1963), аннары егерме биш ел (1965-1990) Нефть-газ сәнәгате министрлыгының «Нефтьгазстройтруд» дигән оешмасының Әлмәттәге Алдынгы хезмәт ысулларын өйрәнү-тикшерү үзәгендә инженер, өлкән инженер һәм бүлек мөдире булып эшли. 1990 елдан ул әүвәл «Әлмәт таңнары» газетасы, аннары «Аргамак» журналы һәм 1993 елдан «Нефтяник Татарстана» газетасы редакцияләрендә журналист-мөхәррирлек хезмәтен дәвам иттерә.
Шигырьләре көндәлек матбугатта 1952 елдан басыла башлый. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Кыйбла» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, 1987 елда «Ак дөнья» исеме белән икенче китабы басылып чыга. Туксанынчы елларда Әлмәт матбагаларында хосусый тәртиптә «Жирәбә» (1995), рус телендә «Даль памяти» (1998) дигән китаплары һәм Әлмәт торба заводы турында «Альметьевский трубный завод» (1998) исемле очерклар китабы басыла.
Илдар Әхсәновның әдәби иҗаты нигездә заман темаларына, хезмәткә, экология проблемаларына багышланган публицистик яңгырашлы шигырьләр һәм мәхәббәт лирикасы белән үзенчәлекле. Ул 2003 елның 8 июлендә вафат була. И.Әхсәнов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кыйбла: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 72 б. — 2000 д.
Ак дөнья: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 79 б. — 950 д.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013